Главные вкладки
Ахметзянова Алсу Адгамовна
сайт учителя татарского языка
Профессия: Учительница
Профессиональные интересы: Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу
Увлечения: Алар күп инде
Регион: Республика Татарстан
Населенный пункт: Сабинский район, с. Кзыл Меша
Место работы: ГБОУ "Сабинская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа-интернат VIII вида"
Звание, ученая степень:
Навигация
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/alsuaxmetzyanowa1976yandexruЕллар имин булсын!
Туган Телем
Туган телем - татар теле,
Әниемдәй якын миңа.
Туган телем - изге тел ул,
Кадерледер, бэлки, шуңа.
Туган телем - татар теле,
Туган җирем - Болгар иле.
Суы тәмле, җире ямьле,
Таңы аяз, йомшак җиле.
Туган телем - татар теле,
Җырга-моңга, шигырьгә бай
Шушы телдә иҗат иткән
Бөек шагыйребез Тукай.
Туган телем - татар теле,
Татар теле - болгар теле.
Әти-әни, туганнарым,
Илем-җирем, халкым теле
Алга таба да бары тик уңышлар юлдаш булсын!

О себе
Мин Әхмәтҗанова Алсу Әдһәм кызы Кызыл Мишә төп мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәнен укытам. Бу һөнәр белән кечкенәдән кызыксынганга, шушы юлдан киткәнемә һич тә үкенмим.
Төп вазифам укучының физик һәм психик сәламәтлеге , аның укуда уңышларга ирешүе, үсеш юнәлешен билгеләү һәм тормышта үз юлын табу белән бәйле шәхси проблемаларын чишүдә аңа педагогик ярдәм күрсәтү.
Минем өчен тәрбия эшендә осталыкка китерүче төп принциплар:
-балаларны тәрбияләгәндә катгый таләптән чыгып эш итү түгел, бала шәхесенә шәфкатьле мөнәсәбәттә булу;
- педагогик эштә үзеңне гади, гадәти тота алу, алар күңелендә үз-үзләренә ышаныч , өмет чаткылары кабыза алучы , малайлар һәм кызлар өчен кирәкле, якын кеше була белү.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир
З.Кадыйрова
М.Маликова
Н.Гыйматдинова
Ф.Яруллин
Ш.Галиев
Мәйдан
Ачык дәрес

Мой взгляд на мир
Һәр эшкә өлгерергә, яңалыклар белән таныш булырга кирәк!

Мои достижения
Район, республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда, ярышларда катнашам. Укучылар белән дә катнашып, яхшы нәтиҗәләребез бар.

Моё портфолио
Укытучы
Кирәк чакта җитез дә син,
тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син,
батыр да син.
Бик җаваплы , авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
Барлык коллегаларга эшләрендә уңышлар телим! Эш тәҗрибәбез белән уртаклашып яшик!
Добавить творческую работу ученика
Код для вставки списка публикаций на другие сайты