Гарипова Ануда Касыймовна

"Сайт учителя татарского языка и литературы "

Укытучы ! Нәни күңелләргә җылы бирүче кояш бул, Кеше хисләрен үстерү өчен, уңдырышлы туфрак бул! Ш. А. Амонашвили

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: Заложить доброту и любовь к каждому ребенку.

Увлечения: люблю читать книги,выращивать цветы

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: село. Татарские Суксы Актанышский район

Место работы: МБОУ "Татарско - Суксинская СОШ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/anuda
Миңа сорау бирсәләр; -Бәхетең ни?-дисәләр, Бәхет шушы укучылар Кеше булып үссәләр.
(Клара Булатова)

О себе

Беренче дәрес,беренче кыңгырау,беренче укытучы!Бала чакның иң гүзәл мизгелләре...Әйе, чыннан да, мәктәп елллары, иң гүзәл, иң күренекле чак булып, һәр кешенең күңел сандыгында саклана.Еллар арты еллар узган саен, ул шатлыклы мизгелләр әкияти бер төш кебек тоела башлый. Балаларның сумка тотып мәктәпкә килүләрен күргән саен, йөрәкнең иң түрендәге балачакны сагыну, юксыну кыллары тибрәнеп куя. Ә менә үземнең укытучы булуым белән бу яктан бик бәхетлемен. Минем үземә шул шаулап торган мәктәп елларым һаман да дәвам итә төсле. Дөрестән дә, балалар белән кайнашып, аларның шатлыгына үзләренә караганда да ныграк сөенеп, борчуларына көенеп йөри- йөри үзеңнең гомер китабыңа бер – бер артлы битләр өстәлгәнен сизмисең дә.

   Беренче сентябрь... Бу көнне  мин һәр ел саен бик тә дулкынланып көтеп алам. Әйтерсең лә, укытучы буларак, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәм. Ә бит 34 ел инде шушы мәктәп сукмаклары бәхетемә илтәләр. Үзем укыган мәктә-бемдә, гаиләм ышыгында бәхетемнең тәмен тоеп яшәп ятам.

  Менә сыйныф ишеген ачам. Минем күзләремә күпме караш төбәлгән. Һәркайсының үз мөмкинлеге, үз дөньясы.Бу дөньяга бик сак якын килергә кирәк, югыйсә ул җимерелергә мөмкин. Балаларым төрле авылдан килеп укыйлар. Шулай булуга карамастан, безнең сыйныфта дуслык хөкем сөрә. Алар актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя бирәләр, үз фикерләрен әйтәләр.

   Укучыга үзен шәхес итеп тойдыру, ул эшләрдәй эшләрне беркем дә аннан башка яхшырак эшли алмаячагына төшендерү- минем төп  педагогик фәлсәфәм. Илнең лаеклы гражданинын, әхлаклы шәхес тәрбияләү- төп бурычым.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Ф.Яруллин " Җилкәннәр җилдә сынала", Г. Исхакый "Көз", Н. Островский " Корыч ничек чыныкты", Г. Әпсәләмов " Алтын йолдыз".

Добавить грамоту в портфолио