Аппазова Нурания Накиповна

"сайт учителя татарского языка и литературы"

Эшемнең нәтиҗәсе булсын

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: работа с одаренными детьми, использование новых учебных технологий

Увлечения: литература и искусство

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: город Казань

Место работы: МБОУ " Гимназия №102 Московского района города Казани имени М.С.Устиновой"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/appazova-nuraniya-nakipovna
Уңышлы тәрбиянең сере- укучыларга хөрмәт белән карау.
Эмерсон Ралф Уолдо

Олы бәхет - бөтен гомереңне
Яшь буынга бирү, багышлау,
Илең- халкың белән бергә атлау,
Тормыш агышыннан калышмау.

О себе

    Мин Казан шәһәре Мәскәү районының 102 нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Менә инде мәктәптә эшли башлавыма да 22 ел булган. Шушы вакыт эчендә шактый гына тәҗрибә туплап өлгердем.Үземнең эш нәтиҗәләрем белән уртаклаша алам икән дигән фикергә килдем. Мәктәптә ана теле укытучысы буларак максатым – укучыларымны телебезнең  матурлыгы, аһәңлеге , бай әдәби мирасыбыз белән таныштырып калу гына түгел, аның  матурлыгына соклану, әйтергә теләгән уй-фикереңне ана телендә әйтергә өйрәтү, үз милләтең белән горурлану хисе  тәрбияләү. Бары тик үз телен югары дәрәҗәдә белгән кеше генә югары уңышларга ирешә ала. 

    Укытучы– баланың остазы да, киңәш бирүчесе дә, өлкән дусты да... Тормыштагы авыр вакыйгалардан яклаучысы да, җил – яңгырдан саклаучысы да. Укытучы... Ул укытып кына калмый, фикерләргә дә өйрәтә, уйларга юнәлеш тә бирә... Үрнәк алырлык һәм гыйбрәт булырлык хәлләр турында сөйли.

  Укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк.  Әгәр дә укытучы дәресне  укучы  кызыксынырлык  итеп оештырса, ул, һичшиксез,эшендә уңышка ирешәчәк.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә. 
Китап — канатлы ул! Китап, үзенең канатына утыртып, сине мең елга артка илтеп ташлый, яисә ул кешене йөз елга алга алып китә. Китап — әнә шундый могҗизалы нәрсә ул. «Яхшы китаплар уку — үткән заманның яхшы кешеләре белән сөйләшү ул», — ди Р. Декарт.
  Һәр кешенең яратып укый торган өстәл китабы була.  Мин, үземнең яраткан китабым дип, Ф. Ярулинның “ Җилкәннәр җилдә сынала” китабын атар идем.

Мой взгляд на мир

Укытучы...Мөгаллим... Бу сүзләр һәркемнең тормышында эз калдыра: һәр кешенең беренче укытучысы, укыган дәвердә  күңелләргә үтеп кереп гомер буена үрнәк булып торучы, мәктәпне тәмамлаганда олы юлга озатып калучы да алар. Кем соң ул укытучы? Тәрбиячеме? Өйрәтүчеме? Әйдәп баручымы?  Бу сүзләр бер-берсеннән аерым кулланыла алмый, чөнки укытучыда аларның барысы да булырга тиеш. Шундый сыйфатлар үзеңдә бар диеп нык ышанганда гына шушы  һөнәрне сайларга кирәк.

    Минемчә, укытучы – ул һөнәр   түгел,  ул – яшәү мәгънәсе. Шулай булганда гына балалар белән аңлашып, аларны кызыксындырып була.

Минем педагогик  кредо – укучыны хөрмәт итү.  “Уңышлы тәрбиянең сере- укучыларга хөрмәт белән карау” диеп әйткән Эмерсон Ралф Уолдо. Һәр укучы шәхес, аның  дөньяга үз карашы һәм үз фикере бар.  Укучылар белән аралашу, аларның уңышларына чын күңелдән шатлану теләге булганда гына, үзара аңлашуга һәм укытуда уңышларга ирешеп була диеп саныйм. Бүгенге  заман укытучысы  укучыларны фикер йөртергә, мөстәкыйль рәвештә яңа  белемнәр алырга, бик күп мәгълүмат  агымында югалып калмыйча, кирәклесен сайлап алырга өйрәтергә тиеш. Мин һәрвакыт шуңа омтылам. Федераль Дәүләт стандартлары  да бүген шуны таләп итә.

    Вакыт уза, заманалар, җәмгыять һәм укучылар да үзгәрә.  Безгә, укытучыларга, бүгенге заман укучыларына караганда тизерәк үзгәререгә кирәк, чөнки укучылардан артта калырга ярамый. Бүген заманнан артта калмас өчен,  укучыларның үзләреннән күп нәрсәгә өйрәнергә була. Әйе, укучылардан! Мин бу фикеремне һич курыкмыйча әйтәм, чөнки укучы үзенең укытучысын уздырганда гына алга китеш була дигән фикердә торам. Укучылар сәләтле, алардан дәресләрдә дә  бүген көтелмәгән кызыклы  идеяләр ишетергә мөмкин. Шундый укучыларны күреп күңел шатлана һәм  кирәкле эш башкарасың икәнлегенә ышанасың.  

    Дәүләт безгә, укытучыларга, иң кыйммәтлесен- балаларны  тапшыра, һәм без аларны шәхес итеп  олы тормышка озатырга тиеш. Укучыларның   үз урыннарын таба алу да, дөрес һөнәр сайлый белүләре дә  бездән тора.  Ә кеше бу тормышта ата-ана, тел, туган җирдән кала бар нәрсәне дә сайлый ала. Димәк, мин укытучы язмышын сайлаганмын икән, бар көчемне, иҗатымны, мөмкинчелекләремне тулысынча кулланырга тиеш.  Минем тормышымның төп  девизы – “ Эшемнең нәтиҗәсе булсын.” Мин, укытучы, укучыларым киләчәктә заман куйган сорауларга җаваплар табарлар, чишелмәгән проблемаларны чишәрләр, тормышны яхшыртуга омтылырлар дигән ныклы ышаныч белән эшлим. Үзем өчен һәрвакыт шуны беләм: укытканда үзең  дә гел өйрәнергә,  эзләнергә, алга омтылырга тиеш.

 

 

 

Моё портфолио

Эш тәҗрибәм белән төрле мәйданнарда уртаклашам:

-         конференцияләрдә чыгыш ясау;

-         конкурсларда катнашу ( үземне сынап карау);

-         газета- журналларда, интернет челтәрендә мәкаләләр бастыру;

-         күренекле шәхесләр белән очрашулар оештыру;

-         массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш булдыру;

-         укучыларымны төрле дәрәҗәдәге конкурс, конференция, олимпиадаларга әзерләү.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы