Көз килә җыры

Бурганова Римма Нурмухаметовна

Көз килә җырын уңыш бәйрәмендә башкарырга мөмкин.

Көз килә.

1.    Шаяра әле күбәләк,

Үтсәләр дә җәйләре.

Ә урамга килеп керде

Килде яфрак бәйрәме.

Кушымта:

Нинди генә төсләре юк,

Күреп исең китәрлек!

Яфрак ява, яфрак ява,

Юлыбызга түшәлеп.

2.    Өлгереп җиткән миләшләр,

Утлар шикелле яна.

Ә яфраклар бөтерелеп

Ява да ява, ява.

3.    Югалмаган икән әле,

Төсләрнең яшеле дә,

Ясап яфрак бәйрәмнәре

Килә көз әкрен генә.