Насибуллина Айгуль Ринатовна

Тел — ананың теләге, Тел — ананың баласына иң кадерле бүләге

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Чтение

Увлечения: Китап уку, эшемдә яңа методикалар эзләү.

Регион: Республика Татарстан

Место работы: МБОУ "СОШ №11" г.Альметьевск

Звание, ученая степень: учитель

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/aygul-rinatovna

Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш.

    Әйе,  мин дә - укытучы... Уйларыма чумам... Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым? Укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, “Туган телемне, әдәбиятны яратам”, “Балаларны яратам” дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам. 

 

О себе

2008 нче елда институтны тәмамлап, Әлмәт шәһәре 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә эшкә урнаштым. Бүгенге көнгә эш стажым 8 ел һәм мин беренче категорияле укытучы. 2015 елдан татар теленең методик берләшмәсе җитәкчесе. Үз хезмәтемне тырышып, намус белән башкарам. Төрле профессиональ  конкурсларда катнашам. Укучылар белән  әдәби кичәләр үткәрәм. Хезмәттәшләрем  белән эш тәҗрибәмне бик теләп уртаклашам. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 

КИТАП - БЕЛЕМ ЧИШМӘСЕ...Тапталган сүзләр, әмма бик тирән мәгънә салынган аларга. Бөек Тукай да: “...Шул вакытта мин кулыма китап алам”, – дигән бит. Китап яшәргә, фикер йөртергә өйрәтә, кыскасы, суы кимемәс рухи чишмә ул. 

Г.Әпсәләмов "Ак чәчәкләр" . Бу роман кеше турында кайгыртучанлык, келеклелек фикерләре һәм хисләре белән сугарылган.

Ә.Еники "Туган туфрак"

Мой взгляд на мир

Минем дөньяга карашым...

Һади Такташ әйткәнчә: "Дөнья матур, шушы дөньяның мин — ирке чикләнмәгән юлчысы..."

 

Без яшәгән дөнья серле дә, кызыклы да. Анда яхшы кешеләр начарларына караганда күбрәк. Тормышың яхшы ягын күрә белик. Һәр нәрсәдән позитив эзлик. Дөнья матур, кеше бөек, яшәү - мәңгелек...

Мои достижения

 

 

 

 

 

 

Моё портфолио

 

 Укытучы хезмәте - авыр да, жаваплы да, шул ук вакытта кызыклы да. Гомерен балаларга багышлаган, аларны киләчәк  тормышка әзерләүгә алынган, шушы мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз, көчле рухлы кеше генә мөгаллим була ала. Әлеге һөнәр, беренче чиратта, сабырлык, түземлек сорый. Икенчедән, балаларга карата олы мәхәббәт таләп итә.Чыннан да, балаларны чын күңелдән яраткан, аларга ярдәм итәргә алынган нык ихтыярлы кеше генә укытучы булып эшли ала.

Добавить грамоту в портфолио