Батталова Назира Рахимулловна

сайт учителя татарского языка и литературы

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: начальная школа, педагогика, психология

Увлечения: чтение художественной литературы, вязание, цветоводство

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Зеленодольск

Место работы: МБОУ "Лицей №1 ЗМР РТ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/battalova-nazira-rakhimullovna
Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз.
Р.Фәхреддин


О себе

Мин Татарстанның Апас районы Сатмыш авылында туганмын. Нәкъ Тукай шигырендәгечә

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

бер чишмә бар якын безнең авылга ул.

Туган авылымда сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, Тәтеш педагогия училещесында белем алдым. 9 ел башлангыч сыйныф укучыларына белм бирдем, югары белем алдым. 1993 нче елдан татар теле һәм әдәбияты укытам. Икенче югары белем алдым. 

Мин - укытучы... Уйларыма чумам... Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым? Педагогия училещесенә укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, “Балаларны яратам” дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр. Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам...
Яңа максат, яңа өмет, яңа ышанычлар белән мәктәп ишеген ачам. Үз эшемне никадәр яратуымны мин моңа кадәр аңламаганмын икән бит. Сыйныф ишеген ачып керергә мәҗбүр итүче көчнең исеме мәхәббәт икән, ләбаса. Балаларга, укытучы һөнәренә мәхәббәт!
Җиң сызганып эшкә керешәм: “Исәнмесез, утырыгыз!”... Ничә пар күз өметле карашларын миңа төбәгән. Ничек кенә аларның йөрәгенә юл табарга? Ничек итеп үз фәнеңә мәхәббәт уятырга? Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рәсемлеме, рәсемсезме, авторы кем, теге, я бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала.  Башлангыч сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, уен-дәрес, сәяхәт-дәрес, практикум-дәресләрне отышлы дип табам. Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти. Куйган хезмәтем бушка китмәсә иде!..

Миңа сорау бирсәләр:

-Сөенечең ни? - дисәләр,

Сөенечем таңнан торып,

Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

-Шатлыгың ни? - дисәләр,

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

-Бәхет ни ул? - дисәләр,

Бәхет - шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

 

 
 
 
 
 
 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир


Мой взгляд на мир

М.Горького: "Нужно любить то, что ты делаешь, и тогда труд возвышается до творчества".

Мои достижения


Моё портфолио

Батталова Назиря Рахимулловна Учитель татарского языка и литературы I квалификационной категории Образование высшее Казанский государственный педагогический институт Учитель татарского языка и литературы Стаж 31 год Методическая тема «Использование новых педагогических технологий, повышающих познавательную активность и эффективность духовного воспитания учащихся на уроках татарского языка» Приемы и технологии обучения, используемые мной на уроке, нацелены на: развитие интереса, мотивации; активность субъекта учения; увеличение самостоятельности школьников; достижение функциональной грамотности; получение реальных речевых продуктов, на приращение знаний, навыков и умений; самореализацию учащихся; предотвращение их перегрузки

Добавить грамоту в портфолио