Блог пользователя Прокопьева Татьяна Ильинична

Прокопьева Татьяна Ильинична

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме уңаеннан

Хәерле юл!

Ашыгабыз һаман , ашыгабыз,

Ни көткәнен белми һичкем дә -

Сезнең юллар вакыт кулында гел,

Сезнең юллар язмыш иркендә.

Хәерле юл!

Прокопьева Татьяна Ильинична

"Аһәңле сүз һәм шәхес тәрбияләү"

    Бүгенге көндә әдәбиятны өйрәнү – гаять күпъяклы, катлаулы һәм җитди мәсьәләләрнең берсе. Әдәби әсәрләрне өйрәнү тормышны тулырак аңларга, кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Билгеле инде: әдәби әсәр дулкынландыра, андагы вакыйгалар, образлар төрле фикерләр тудыра, уйлата. Уй-фикерләрне билгеле бер тәртипкә салырга, дөрес бәя бирергә әдәбият дәресләре ярдәм итә.