Блог пользователя Гарапшина Лилия Альбертовна

Гарапшина Лилия Альбертовна

Эзләгән – кыргый бал кортының балын табар. (Сәләтле балалар тәрбияләү тәҗрибәсеннән)

      XXI гасырда әти-әниләр яхшы белем алуның мөһимлеге, ягъни укуның һәм тәрбия әһәмияте турында ешрак сөйлиләр. Әйе,белем алу процессында белем һәм күнекмәләр өлкән буыннан яшь буынга тапшырыла һәм ул рухи-әхлакый кыйммәтләрне үзләштерү белән дә бәйле. Җыеп әйткәндә,белем алу ул- уку һәм тәрбия. ”Яшьтән алган белем ташка уелыр,картайгач белгәннәр бозга язылыр”,- ди татар халык мәкале. Белем алу гыйлем туплау өчен генә түгел,ә кирәк вакытта аны дөрес кулланып, акыллы гамәлләр кылу өчен кирәк. Бу гыйбәрәләр укучыларга башлангыч сыйныфтан ук аңлатыла.