Опыты с водой - Тәҗрибә су белән.

Ибраева Раушания Альбертовна

 

Тәҗрибә № 1 «Су үтә күренә!»

   Балалар алдында 2 стакан тора: берсе су белән, икенчесе – сөт белән.

Беренче стаканга ракушканы салырга, икенчесенә– кашык.

Стаканнын кайсысында алар күренәләр, кайсысында – күренмиләр? Нигә? Безнең алдыбызда су белән сөт. Су салган стаканда без ракушканы күрәбез, ә сөт салынган стаканда курмибез.

Нәтиҗә:Су үтә күренә, ә сөт юк.               

Тәҗрибә№ 2 « Суның исе һәм тәме юк».

   Балаларга трубочка аркылы суның тәмен кабып карарга эйтергә . Суның тәме бармы?Тикшереп карар өчен балаларга сок бирергә. 

Балаларга суның исен иснәп караргабирергә. Ләкин крандагы суның исе булырга мөмкин, чөнки крандагы суны терле фильтрлар һәм эйберләр  белән чистарталар  кешеләрнең сәламәтлегенә почрак су  зыян китермәс өчен.

Нәтиҗә:суның тәм һәм исе юк.

Тәҗрибә № 3 «Су сыек – агырга мөмкин !»

   Балаларга ике стакан бирергә: бесе су белән, икенчнсн - буш . Балалрга бер стаканна алып икенче стаканга суны агызырга кушарга. Су ага? Ни эчен?  Чинки су сыек.Сыек булмаса су дингезләрдә, чишмәләрдә елгаларда агып тормас иде. Балаларга кисель бирергә һәм киселҗне икенче савытка күчереп карарга. Нинди аермасы бар?  Кисель акмый ченки ул куе, стаканнан төшә.

Нәтиҗә:су сыек – ага, киселҗ куе – акмый, төшә..

 

Тәҗрибә № 4 «Суның формасы юк».

  Балаларга боз шакмагын карарга тәкъдим итәргә (искә төшерергә, боз – каткан су). Боз нинди формада? Боз формасын үзгәртә ме, мәсәлән без бозны өстәлгә куябыз,тәлинкәгә яки кулга салабыз ?

Юк, бөтен җирдә боз шакмак булып кала.

Ә сыек су?Балалар суны төрле савытларга салалар: стакан, банка, тәлинкә, шешә.

Нәтиҗә:суны савытка салсаң, су савытның формасы кебек була. Шуңа күрә суның формасы юк.

 

Тәҗрибә № 5 « Җиңель әйберләр батмыйлар, авырлары топкә төшәләр».

    Балалар суга төрле әөберләр салалар: пластмас, агач, тимер, пыяла, резин. Шуннан күзәтеп торалар, нинди әйберләр өстә өзәләр,  кайсысы бата. Ни өчен агач һәм резин әйберләр өстә калалар? Ә тимер һәм пыяла әйберләр топкә төшә - баталар?

Нәтиҗә:җиңел әйберләрне су өскә төртеп чыгара, ә авырлары төпкә төшә.

 

Тәҗрибә № 6 « Суның  исе, төсе һәм тәме була ».

   Искә тешерергә, суның  исе, төсе һәм тәме булмый? Ләкин су икенче булырга мөмкин. Балалар алдына су белән 2 савыт куялар.  Бер савытта балалар  краскыны эретәрләр, тикшереп карыйлар, ничек суның төсе үзгәргә. Исе үзгәрер өчен балалар суларына лимон согын салалар. Нәрсе үзгәрде? .

Суның тәмен үзгәртер өчен суларына шикәр көмын салалар.

Нәтиҗә:су-эреткеч, төрле әйберләрне эретә, суның исе, тәме һәм төсе булырга мөмкин.

 

Тәҗрибә №7 «Су кайсы эйберне эретә,

касысын эретми?”

    Балалар алдына су белән2 стакан куялар.Берсенә көм салалар һәм кашык белән булгатып карыйлар.Нәсә булып чыкты? Икенчесенә төз салалар, булгаталар. Хәзер нәрсә булды?

Тоз суда бөтеннәй эреде.  Балалар кузәтеп карыйлар, стакканнарында нинди үзгәрешләр булда.

Нәтиҗә:Тоз суда бөтеннәй эреде, ә песок эремичә төпкә теште.

 

 

Тәҗрибә № 8  « Су җылы, салкын һәм кайнар була”».

  1.  3 стаканга су салырга берсенә-салкын, икнчесенә-җылы, өченчесенә-кайнар. Балалар бармаклары белән тикшереп карылар һәм бармак белән тотып карыйлар, кайсы стаканда иң салкын су, кайсысында-җылы. 
  2. Ничек салкын суны ясап була? Стаканда салкын су белән кайнар суны булгатырга  һәм бармак белән тотып карага. Нәрсә булды?
  3. Балаларга бозны кайнар суга салырга тәкъдимитәргә һәм хәзерге суның температурасын элеке боз салынмаган су белән чагыштырып карарга.   Нигә су салкын булды?

Нәтиҗә:суның терле температурысы булырга мөмкин