Балалар бакчасында – халык авыз иҗаты.Народное творчество в детском саду.

Гараева Резеда Равилевна

О нашем МДОУ.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balalar_bakchasynda.docx433.22 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар бакчасында – халык авыз иҗаты.

        Бистәбездә бар безнең

        Татар балалар бакчасы.

        Исеме аның «Тирәкләр»-

        Йөри аңа барчасы.

        Якташыбыз Фәүзия Гарипова язган шигырьдәге әлеге юллар Урыссу бистәсендәге 2 санлы балалар бакчасына багышланган.  Ул 1963 елда ачылган. Ә татар балалар бакчасы булып 2004 елда гына эшли башлады. Нәниләр өчен барлык шартлар булдырылды. Бина  бик матур итеп җиһазланды, бизәлде. Ишек алдында спорт мәйданчыклары һәм җиләк-җимеш, яшелчә, чәчәкләр үстерү участогы бар. Коллективта югары һәм махсус-урта белемле тәрбиячеләр эшли.

        Педагогик коллектив балаларны чыныктыру һәм  аларга физик тәрбия бирүне камилләштерү өчен зур тырышлык куя. Сабыйларның сөйләм телен үстерү юнәлешендә дә нәтиҗәле эш алып барабыз. Шулай ук балаларда матурлыкны тоя, күрә белү хисләре тәрбияләүгә игьтибар бирәбез, халык педагогикасы алымнарына да еш мөрәҗәгать итәбез. Бигрәк тә халкыбызның Милли бәйрәмнәрен, йолаларын, фольклорын өйрәтү һәм аларны балаларга җиткерү безнең төп бурычыбыз.

        Без кечкенәләрне татар халкының фольклоры белән таныштырабыз. Бала телне, җырны, көйне башта олылардан отып ала. Шуның өчен ясле төркемен әшләүче тәрбияче бик күп такмаклар белергә тиеш. Баланы әдәбият дөньясына алып керүдә халык авыз иҗаты зур әһәмияткә ия.

        Ял сәгатьләрендә дә халык авыз иҗатыннан киң файдаланабыз. Зурлар төркемендә, мәсәлән, фольклор кичәләре уздырыла. Аларга, билгеле, зур әзерлек эше алып барыла. Балаларны халкыбызның тарихы белән таныштыру максатыннан, борынгы әйберләр җыеп, музей оештырдык. Балаларны татар халкының бизәк үрнәкләре белән таныштурыга дә әһәмият бирәбез. Халкыбыз тудырган бизәкләр үз милләте өчен горурлану тәрбияли.

        Бәйрәмнәрдә, сәхнәләрдә чыгыш ясар өчен махсус киемнәр        булдырылды.  Чөнки безнең балалар сәхнәдә үзләрен иркен тоталар, уңышлы чыгыш ясыйлар.

        Тәрбияче эшен оештыруның нәтиҗәлелеге балаларның кызыксынуы, активлыгы артуда күренә. Монда шулай ук укытучы –тәрбиячелернең бердәм булуын, даими кайгыртучанлык күрсәтүе сорала.