Музыка-тэрбия чыганагы.

Гараева Резеда Равилевна

Музыкальное воспитание.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл muzyka.docx15.03 КБ

Предварительный просмотр:

Музыка – тәрбия чыганагы.

        Борынгы заманнарда ук музыка  тәрбия чарасы итеп каралган. Греклар кече яшьтән ук музыка белән шөгыльләнгән, кызыксынган, музыканы яраткан яшьләрне әдәпле, инсафлы, шәфкатьле була һәм алар күңелендә начарлыкка, вөҗдансызлыкка урын калмый дип  исәпләгәннәр. Безнең балалар бакчасында да музыка, җыр һәм бию дәресләрен нәниләр яратып, зур кызыксыну белән көтеп алалар.

        Кеше гомеренең беренче җиде елы бала үсешендә аеруча җаваплы. Нәниләр һәр нәрсәне йотылып, тирән кызыксынып өйрәнәләр һәм тиз үзләштерәләр. Максатыбыз – туган җирне, туган илне, туган табигатьне, туган телне ярату, аларны өйрәнү һәм халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын белү, аларга ихтирам тәрбияләү. Музыка сәнгате элек-электән үк татар халкында шәхес тәрбияләүдә зур көчкә ия булган. Мондый тәрбия баланың физик һәм рухи үсешенә дә уңай йогынты ясый. Музыка ритмнары астында атлау адымнырының җиңел һәм дөрес булуына, гәүдәне дөрес тотуга уңай тәэсир итә. Җырлаганда балаларның сулыш юллары кинәя, тавышы ныгый.

        Ике яшьтән дүрт яшькә кадәр балалар - музыкаль тәрбия бирү өчен иң бай материал. Бу яшьтәге балалар белән никадәр дөрес һәм оста эш алып барылса, киләчәктә музыкаль тәрбия бирү эшенең барлык процесслары да шулкадәр уңышлы узачак.

        Музыкаль тәрбия, беренче чиратта, рухи, әхлакый, эмоциональ тәрбия һәм, иң мөһиме, милли материаллар нигезендә тәрбия бирү. Туган җиргә, туган телгә мәхәббәт, милли үз аң үсеп җиткәч кенә тумый, ул беренче сүз, беренче адым, беренче җыр һәм беренче уеннардан башланырга тиеш.

          Билгеле, балаларга музыкаль тәрбия бирүне милли материаллар нигезендә алып барырга кирәклеген барыбыз да беләбез. Балалар тыңлый  белергә, ә барыннан да бигрәк, үзләренә аңлаешлы, уңайлы һәм кызыклы булган материалны башкара белергә тиеш. Җыр, бию, уеннар балаларның яшь үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен исәпкә алып сайлау мәҗбүри.

        Мәрхәмәтлелек, әйләнә-тирә мохиткә мәхәббәт тәрбияләүне мин музыкаль тәрбия бирүнең нигезе дип саныйм, чөнки музыкаль тәрбия ул эстетик тәрбия бирү, төрле хисләр уяту. Музыкаль тәрбия бирү – бик катлаулы процесс, чөнки үз эченә күп яклы һәм төрле аспектларны ала.

        Музыка тыңлау балаларның рухи дөньясын  гына баетып калмый, ул аларның акылына да тәэсир итә: бала уйлана, сорауларга җавап бирә, чагыштыра. Болардан тыш, балаларның музыкаль сәләтләре үсә.

        Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып минем шуны әйтәсем килә: ике яшьтәге балалар хәрәкәтләр ясап җырлый торган җырларны бик яраталар. Бу очракта беренче урында әйлән-бәйлән җырлары тора. Балалар нинди дә булса персонажны тасвирлап биергә яраталар. Мәсәлән: «куяннар», «күбәләкләр» булып бииләр. Балаларга төрле әйберләр белән хәрәкәтләр ясап бию бик ошый,  мондый биюләр балаларны бигрәк тә мавыктыра. Сөйләү, аңлату, күрсәтү, башкару табышмаклар, шаян шигырьләр, юаткычлар-боларның бырысы да дәрестә кулланылырга тиеш.

        Балалар белән эш итү тулысынча аларның кызыксынучанлыкары аркылы төзелә. Матур, мавыктыргыч итеп оештырылган музыка дәресләре балаларга шатлык, җылы хисләр бүләк итә, эмоциональ хисләр уята.

          Балалар бакчасында   нэнилэр   кече  яшьтэн ук торле бэйрэм, кичэлэрдэ катнаша. Нэкь шушы чорда баланын музыка һәм җыр  белән якыннан, оешкан төстә танышуы башлана. Кайвакытта бу  чорда алган матур тәэсирләр гомер буена күңелдә саклана. Укытучы, әти-әниләр баланың музыкага сәләтен үз вакытында ачыклый алса, аның киләчәк тормышының бу өлкәдә дөрес юнәлеш алуы бик мөмкин.