Прогулка "Без җәйге аланда ял итәбез!"

Хасаншина Альбина Миннулловна

Без аланда ял итәбез.

Бала кечкенәдән үк туган-үскән җирен, аның челтерәп аккан чишмәләрен, ямьле тау битләрен, шау чәчәкле болын, урман буйларын, бер-туктаусыз черелдәүче чикерткәләрен, чәчәктә-чәчәккә кунып бал җыючы умарта кортларын, җиңел очып өйрүче күбәләкләрен , басу өстендә берөзлексез сайраучы тургайларын, кыскасы, барлык тереклек ияләрен күреп, ишетеп,алар белән аралашып үсә, ә үскән саен табигатнең гүзәллеген, матурлыгын танырга, аңардан ләззәт табарга һәм шул ук вакытта аны саклый, кадерли белергә өйрәнә. Нәниләрдә шушындый матур сыйфатлар тәрбияләүдә, билгеле иң элек гаилә зур әһәмияткә ия.
Балалар бакчасында балага экологик тәрбия бирү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып барабыз.: төрле экскурсияләр (урманга, басуга, күл-буага,аланнарга) оештырабыз, гөлләр почмагы, кош-кортлар,үсемлекләр турында әңгәмәләр, махсус дәресләр, төрле кызыклы чаралар үткәрәбез
Материаллар: Дәресләр өчен күрсәтмә әсбатлар, дидактик материаллар, әдәби әсәрләрдән өзекләр,шигыйрләр, музыкаль язмалар, рәсемнар .
Дәреснең максаты:
Аланда үсемлекләрнең ничек үсүе, моның өчен аларга бик күп яктылык кирәк булуы турындагы куззаллауны ачыклау:үсемлекләрне таный һәм исемнәрен дөрес әйтә белергә өйрәтү(ромашка-акбаш, тукранбаш, болын яраны, тычкан борчагы), аларның яшәү рәвешләре, үзенчәлеклекле билгеләре турында белем алу: алан бөҗәкләре һәм җәнлекләре турында белемнәрне тирәнәйтү, ныгыту һәм тәртипкә салу, уен аша әхлаклык һәм табигатькә сакчыл караш тудыру.:
1. Бөҗәкләрнең уртак гади билгеләре:
2. Яшәү урыннары: “бөҗәкләр” аңлатмасын формалаштыру, үсемлекләр, бөҗәкләр, хайваннар арасындагы бәйләнешне күрсәтү:
3. Табигаттә кешенең роле
4. Экологик культура тәрбияләү.
Кулланма әсбатлар:
Экологик пакетлар, рәсемнәр. Бөҗәкләрне карау өчен зурайткыч пыяла(лупа).
Дәрескә әзерлек эше.
-Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдаләрен кабатлау. М Пришвинның “Золотой луг”, Л.Н.Толстойның “Колокольчики мои” , Г. Хәсәновның “Июнь, “Июль” хикәяләрен уку.
Дәрес барышы.
Балалар. без сезнең белән аланга килдек.
-Нәрсәләр күрәбез алан уртасында, әйләнеп карыйк әле.
-Чәчәкләр үсәләр.
-Әйе, алан хәзер иң матур,күңелле вакыты. Кая карама, чәчәкләр. Әнә аллы-гөлле, аклы- зәңгәрле чәчәге белән тирә-якка бал исе аңкытып тукранбаш(клевер) үсеп утыра.

6768
klever.jpg


Менә күркәм ромашкалар ( акбаш)

6769
romashka.jpg


кызыл яраннар, ал төстә канәфер чәчәкләре

6770
polevaya_gvozdika.jpg


хуш исле тәмле исле кандала үләне!

6771
donnik.jpg


Менә безгә карап торалар зәңгәрсу чәчәкле тычкан борчагы үсеп утыра

6772
nezabudka.jpg


Ат кузагы

6773
kon.shchavel.jpg


солы үләннәре дә бик күп.

6774
ovsyug.jpg


Эйдәгез әле, балалар, бөҗәкләргә игьтибар итик әле, аларда үз эшләре белән мәшгүль .Бөҗәкләр өчен алан - туган йорт, болында тәртип, анда тормыш кайный. Ә без сезнең белән бүген бу йортның кунаклары гына, без аларны борчымыйча, күзәтеп карыйк эле. Тирә-яктагы гүзәллеккә игьтибар итик. Чәчәкләрнең хуш исен, саф һаваны тирән сулык. Балалар, нинди рәхәтлек, киңлек, яктылык болында!
Алан барлык үсемлекләргә, бөҗәкләргә, җәнлекләргә туган җир!
Балалар! Туган җир турында нинди мәкальләр беләсез?
Җаваплар:
Туган илем- туган өем.
Иленнән аерылган- канаты каерылган.
Туган илем- туган анам.

Балалар ! нинди матур мәкальләр сез беләсез!
Хәзер без сезнең белән үсемлекләрне өзмичә тикшереп (лупа кулланабыз) карыйбыз (менә безнең алда тукранбаш, болын яраны, тычкан борчагы һәм канәфер чәчәге) һәм аларның төзелешен, исемен, яфрак һәм сабак билгеләрен, төсләрен чагыштырабыз.
-Балалар! Сез ничек уйлысыз- бу үләннәр ни өчен аланда һәр почмагында үсәләр?
-Балалар җавабы:
“Бу үләннәр якты һәм җылы урын яраталар, ә яңгыр яуса,бигрәк әйбәт була.” Без әле яңгыр да чакыра беләбез.
Яңгыр яу, яу, яу.
Бөҗәкләрдә шатлансын,
Җәнлекләрдә тук булсын.
Сыерларда сөт булсын.
Игеннәрнең башлары
Ач булмасын, тук булсын.
Яңгыр яу, яу, яу.

Чәчәкләр бу сүзләргә бик шатланганнардыр дип калабыз!
Үләннәр чәчәк аталар, хуш исләр тараталар һәм үзләренә бөҗәкләр чакыралар, бөҗәкләрдә чакыруны кире какмыйлар : кайсысы баллы нектар эчә, ә кайсы татлы тузаннан авыз итә.
Ә хәзер балалар, без урман аланынң тавышын туклыйк әле: нинди тавыш ишетәбез?
-Менә шөпшә выжлап очып үтте, чәчәктән чәчәккә кунып бал җыеп йөри, ул бигрәк тукранбаш чәчәген ярата.

6775
shmel.jpg

-Бу кызыл кортның исемендә беләбез-ул камка корты.

6777
bozhya_korovka.jpg

 


-Менә чикерткә тавышы килә, димәк ул безнең яннан сикереп үтте.

6778
kuznechik.jpg


Һавага карасагыз тирбәлә-тирбәлә бик күп матур күбәләкләр очалар, без аларны лупа аша карыйбыз, аларның матур төсләрен, аякларын санарбыз.

6780
babochka.jpg


Руслан! Кара әле каен агачында бер кош утыра, сайрый матур итеп, балалар без нинди кошлар беләбез, яле әйтеп үтик: болын чыпчыгы( кыр чыпчыгы)

6781
vorobey.jpeg


чәберчек,, бытбылдык

6782
perepelka.jpg



тартар.

6783
korostel.jpg

Дөрес балалар!
Ләкин алан һәм болын байлыгы турында сөйләшкәндә, без әле тычкан турында онытмыйк.Кайсыбыз белә, тычкан кайда яши?
- Дөрес, тычкан ояда яши, ул төн җиткәч кенә болынга чыга, ә бу вакытта ул оясында яшеренеп утыра.Тычкан нинди төстә? Кем белә?
Физалия: тычкан соры төстә.

6784
mysh.jpg


Балалар! Таш өстендә нәрсә җылынып ята?
-Кәлтә ! ул яшел төстә. Ул дошманнарыннан үлән арасына кача.

6785
yashcherica.jpg


Ә менә безнең аяк астында кечкенә генә тау.
Нәрсә ул. Кем белә? –
Ильназ: ул сукыр тычкан оясы, ул җир астында яши һәм җир өстенә чыкканы юк, ул кояш яратмый
шуңа аны сукыр тычкан дигәннәр, ул сөләүчен , җир астындагы корткычлар һәм тамырлар белән туклана .

6786
krot.jpg


Менә Ильназ-молодец! сукыр тычкан турында бик күп нәрсә белә!

6787
nory_krota.jpg


Балалар!без сезнең белән күп мәгьлүматлар белдек.
Ял итеп алыйк!

Нинди уен уйныйбыз? Без яраткан хәрәкәтле уен “Балалар урманда” Бүре качып тора.
Балалар җырлап йөриләр:

Аю йөри урманда (болында)
Куяннар да бар анда.
Балалар да килгәннәр,
Җиләкләрен өзгәннәр,
бүрене дә күргәннәр.

-Качышалар. Бүре балаларны эзли, таба алмый- балалар сөенеп чыгалар.
Менә без ял да иттек.
Ә хәзер инде өйгә кайтырга әзерләнергә кирәк: тирә якларга карап- балалар чүп җыялар һәм аны пакетка тутыралар.
Балалар! Бездән соң бер чүптә калырга тиеш түгел, шулай гына табигатьне без саклап кала алабыз.
Алан да йөрү кагыйдәләрен кабатлау.
Без чәчәкләрне күп өзмибез,
“Кызыл китапта” булган чәчәкләргә тимибез гел,
чикеркәләрне, күбәләкләрне тотмыйбыз,
кошлар оясына якын бармыйбыз,
алан җәнлекләрен өйгә алып кайтмыйбыз,
аланда учак якмаска,
белмәгән җиләк ашарга ярамый.

Молодцы! Бик күп кагыйдәләр беләсез!
Бу искиткеч матурлык һәм табигать байлыгы чиста булып саклансын, тагын киләсе балаларны да сокландырсын, шатландырсын.
Без дә аланга бик рәхмәтле.
Ул безгә бүген онытылмаслык рәхәтлек бүләк итте.

• Рәхмәт алан!