"Дидактик уеннар."

Хафизова Гульназ Накиповна

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon d.uen_.doc31 КБ

Предварительный просмотр:

Дидактик  уен:  «Нишли?»

Максат: Сүзләрнең  бәйләнешен  үзләштерү.

Уен  барышы: Эш  яки хәрәкәтне  белдергән  рәсемнәр буенча  балалар  җөмлә  төзиләр.  Төлке  чана шуа.  Әтәч  җырлый. Куян китап укый,  Һ.б.

Дидактик  уен:  «Чәчәкләр ни сөйли?»

Максат: Төсләрне  истә  калдыру, хәтер  фикерләү  сәләтен  үстерү.

Уен  барышы: Тәрбияче  балаларга  бер  чәчәк  күрсәтә    Һәм  «Нинди?»  дигән  сорау  бирә.  Чәчәк  артына  ябыштырылган  рәсем  буенча,  «Нишли?» дигән  сорау  бирә.   Әни ипи кисә.  Бабай  китап  укый, Һ.б.

Дидактик  уен:  «Исемен  әйтсәң -  бирәм .»

Максат: Сүзләрне  дөрес  әйтү  Һәм  аларны  истә  калдыру  өстендә  эшләү.

Уен  барышы: Тәрбияче  рәсемнәр  (яки  уенчыклар)  күрсәтеп  аларның  исемнәрен  әйтергә  куша:  Курчак, аю, куян, туп, песи,  Һ.б.   Тәрбияче: «Исемен  әйтсәң – бирәм», ди.  Бала  кайсы  рәсемне  атый  шуны  ала.

Дидактик  уен:  «Кем  юк?»

Максат: Күзаллау  Һәм  фикерләү  сәләтен  үстерү.

Уен  барышы:  Мәсәлән: «Гаилә»  темасын  үткәндә  балалар  галилә  әгъзаларын санап  чыгалар. Әти, әни, бабай, әби,Һ.б. Тәрбияче  балалар  күрмәгәндә  бер  рәсемне  читкә  алып  куя Һәм  сорау  бирә «кем  юк?»  Балалар  шуны   исләренә  төшерегә  тиеш  булалар.

Дидактик  уен:  «Син  нәрсә  яратасың?»

Максат:  Фигыль  белән  исемне  аңлау  Һәм  дөрес  куллану.

Уен  барышы: Фланелеграфта  яшелчә  рәсемнәре  (кәбестә, бәрәңге,  кыяр,  кишер, суган)

-Син  нәрсә  яратасың?    Мин  кәбестә  яратам.

Дидактик  уен:  «Бармак  уены»

Максат:  Уйлау  Һәм  фикерләү  сәләтен  үстерү.

Уен  барышы:  Балалар  бармакларына  тәңгәл  килүче  атрибутлар  кияләр  Һәм  исемен  атыйлар.

Дидактик  уен:  «Без  саныйбыз»

Максат:  Яшелчә,  җиләк-җимешләр  ярдәмендә  балаларны  санарга  өйрәтү.

Уен  барышы:  Бала  үзенә  кирәк  рәсемне  сорап  ала.  Ничә  әйбер  икәнен  әйтә,  санын  күрсәтә.

Дидактик  уен: «Уенчык  нинди?»

Максат: Балаларның  «нинди?»  соравына  җавап  бирүләренә  ирешү.

Уен  барышы:  Тәрбияче  рәсемнәр  күрсәтә.  Туп  нинди?  Балалар,   туп  чиста, матур Һ.б.

Дидактик  уен: «Дөрес  әйт»

Максат: «Киемнәр»  темасына  караган  яңа  сүзләр  белән  таныштыру.  Өйрәнгән  сүзләрне  сыйфат  белән  бәйләп,  гади  җөмләләр  төзергә  өйрәтү.

Уен  барышы:  Рәсемдәге  кызны  киендер.  (Күлмәк,  сарафан, чалбар,Һ.б.)  Кигән  киемен сыйфат  кушып  атау.  «Алсу  сары  күлмәк  кигән,  кызыл  күлмәк  кигән….»

Дидактик  уен:  «Шәүлә  театры»

Максат:  Кара  шәүләләр  ярдәмендә  хайваннарны,  кош-кортларны  танып  белергә  өйрәтү.  Балаларда  театрга  карата  мәхәббәт  тәрбияләү.