Чыгыш (выступление) : Төрле халыкларның декоратив гамәли сәнгате белән таныштырып балаларга әхлак тәрбиясе бирү.

Нигматуллина Фарида Гусмановна

 

           Бөек язучыларыбыз әхлак тәрбиясе турында болай дип язганнар:

Әхлак - кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр һәм шул мөнәсәбәтләрдән туган бурычлар

 турындагы фән ул

                                                                                              П.Гольбах,француз философы

 

Әхлак-ул кешенең яхшы якларына,бөек максатына ныклы,тирән фикердә, ялкынлы

 булу. Шушы караш, шушы ышаныч кешедәге барлык яхшы

якларның, аның гамәлләренең төп чыганагы.

                                                                                          В.Г.Белинский.,рус тәнкыйтьчесе.

 

Нинди дә булса әхлакый әш башкарып кына кеше игелекле булып саналмый әле,әгәр

 шушы тәртип ысулы аның характерының даими сыйфаты икән, ул чагында гына 

аны игелекле дип була

                                                                                                             Гегель.немец, философы.

 

 

 

       Шәхеснең камиләшүе һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек-электән исбатлап,раслап килгән. Әле борынгы грек философы Сенека ук: ”Гыйлемлектә алга китеп тә,әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши”-дигән.

       Әхлак ул- кешенең эш хәрәктләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыймәтләрдән торган сыйфат. Әхлак сыйфатары, гадәттә, әхлакый аң әхлакый  кыйммәтләр,әхлакый хисләр кебек төшенчәләр аша билгеләнә. Әхлакый аң кешенең чынбарлыкны үзенең карашлары, рухи бәяләве аша танып белүе, шушы чынбар-лыкны үз идеаллары аша чагылдыруы ул. Әхлакый кыйммәтләр исә аерым кешенең рухи кыйбласын,яхшылык һәм яманлыкның асылын ни рәвешле аңлауларын чагылдыра. Монда инде кешенең, шәхеснең нинди идеаларга табынуы, аның яшәү максатын чагылдыручы төп төшенчәләр зур рольуйный. Кешенең әхлакый тормышындагы эмоциональ якны горурлык, намус, вөҗдан, нәфрәт, оялу, һавалану яки үз - үзеңне артык ярату кебек хисләр билгели. Әхлакый хисләр кешенең башкаларга карата, үз - үзенә карата, иҗтимагый күренешләргә һәм,го-мумән,тормышның үзенә карата субъектив мөнәсәбәтен чагылдыра. Хисләр дөньяны та-нып белү процессына  да үтеп керәләр һәм,эзләнү шатлыгы,ачышлар бәхете, хакыйкать көрәшләрдәге кичерешләр булып кешенең кылган барлык гамәлләрендә чагылыш табалар.

      Әхлак тәрбиясенең нигезе-баланың шәхес буларак формалашуы.Әхлак тәрбиясе- тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Бала үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигезләрен туплый.Аралашу бала кеше эшчәнлегеннең барлык өлкәләрендә туа,ә инде әхлак мәсәләсе нәкъ менә аралашу дәвамында чагылыш таба.Шуңа күрә аралашу һәм әхлак һәрвакыт балалар уенында, хезмәттә бер берсенә тыгыз бәйләнгән булалар. Шәхеснең һәрьяклап үсешен тәэмин иткән башка төр тәрбияви берәмлекләр, акыл үсеше, физик тәрбия, хезмәт тәрбиясе, эстетик тәрбия һәм башкалар барысы, да әхлак мөнәсәбәтләре, әхлаклык принциплары аша уза.

        Әхлак тәрбиясе  баланың һәртөрле эшчәнлегенә үтеп керә, аның дөньяга карашын-да,кешеләр белән узара мөнәсәбәтендә чагыла. Әхлак тәрбиясенең төп бурычлары балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан тора. Яхшыны-яманнан, яманны-яхшыдан аера белү тәҗрибәсе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара. Балачакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене җитлеккән, олыгайган чорына кадәр озата бара.Яманны яхшыдан аера белмәү, әхлак турында тискәре тәҗрибәләр туплау исә җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләрен бозуга, шәхси бәхетсезлеккә илтә. Менә шуңа күрә әхлак тәрбиясенең бурычларына аеруча игътибар итәргә кирәк. Бу бурычларга түбәндәгеләр:

 -балаларны җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләре, әхлак нормалары белән таныштыру,

 -балаларда әхлак төшенчәсе турында уңай тәҗрибә булуына ирешү,

 -балаларның хисләрендә, аңында тәртибендә әхлаклылык принципларына омтылыш тәрбияләү,

 -ирекле, һәрьяклап камил шәхеснең әхлакый идеалын балаларның тулысынча күзаллавына шуңа омтылуына ирешү.

      Балалар бакчасында әхлак тәрбиясенең төп бурычлары балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан тора. Әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү балада гражданлык хисләре,патриотизм,иҗтимагый һәм рухи активлык тәрбияләү. Бала, кеше  димәк, үзенең шәхси тормышында,гаиләдә үзен билгеле бер җәмгыятьнең тулы хокуклы һәм җәмгыять алдындагы бурычларын тоя белгән гражданы итеп хис итәргә тиеш.Әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү исә баланың гомер юлын аның киләчәген, язмышын билгели торган фактор.Чөнки бала кеше, кайда гына булмасын, нинди генә җәмгыятьтә яшәмәсен,хезмәт мөнәсәбәтләреннән читтә кала алмый,нәкъ шушы мөнәсәбәтләр аны шәхес буларак формалаштыра. Әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү, бердәмлек, гуманлылык, намуслылык, чисталык пөхтәлек, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар тудыру дигән сүз. Үз-үзеңә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү, җәмгыятьтә үз урыныңны таба белү, үзеңне башкалар янәшәсендә дә,ялгыз калганда да әхлаклы итеп тота белү баланың шәхес булып формалашуында иң төп сыйфатларның берсе. Әхлак сыйфатлары тәрбияләү өлкәсендә тагын бер мөһим юнәлеш бар.Ул да булса –гаиләдә әхлаклы мөнәсәбәтләр тәрбияләү. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, билгеле булганча, бала күңеленә гомерлек тирән эз калдыралар, алар гадәттә, артык нечкә һәм даими булалар, әлеге мөнәсәбәтләр барлык әхлакый мөнәсәбәтләрнең нигез ташына әвереләләр.

  Мәхәббәт дигән олы, бөек хис тә иң әүвәл нәкъ менә гаиләдә барлыкка килә. Ата - анага мәхәббәт, туганнарны ярату, ихтирам хисе тормышында киләчәктә дә, аның алдагы язмышында да мөһим рольуйный. Кыска гына әйткәндә,әхлаклылык баланың бәхете. Балалар бәхетле булсын өчен, аларны беренче чиратта әхлаклы итеп тәрбияләргә тырышабыз.

Әхлак тәрбиясе бирүдә бер мөһим бурыч булып аларны көндәлек тәртип кагыйдәләренә төшендерү, ияләштерү, шул кагыйдәләрнең аңлы рәвештә үтәлүенә ирешү тора. Алай гына да түгел, бала әлеге кагыйдәләрне көндәлек тормышында файдалана, куллана белергә, кирәкле күнекмәләр алырга тиеш.