Туган тел- рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч

Хамидуллина Ильсеяр Иншатовна

Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе

Әлмәт шәһәре 52-нче гомумүстерелешле балалар бакчасы  «Алтынчәч»

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.

“Туган тел-рухи байлыгыбыз сандыгының ачкычы” 

Мәгариф идарәсе белгечләре,

тәрбиячеләр һәм  ата-аналар

белән семинар

                                                                                           Сценарияне әзерләделәр                                                                                   

                                                                                       татар теле тәрбиячесе

                                                                                    Хамидуллина И. И.

Әлмәт шәһәре,

2017 нче ел.

Максат: 1. Татар теленең чиксез бай, камил тел булуын ассызыклау. Бүгенге көнебездә дә, киләчәктә дә үз ана телендә аралаша, сөйләшә алырлык балалар тәрбияләү, үстерү; телебезне, милләтебезне югалтмау проблемалары турында фикер алышу, җәмәгать урыннарында, урамда, гаиләдә, милли бакчаларыбызда үз телебездә аралашу.

                  2. Балаларда татар халкының җырлы-биюле уеннарына, халык авыз иҗатына кызыксыну уяту;

                  3. Сәнгатьле сөйләм телләрен үстерү, камилләштерү.

                  4. Татар теленә, халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлар: Зал матур итеп бизәлә, балалар татар милли киемнәреннән. Әкият күрсәтү өчен сәхнә урман аланлыгы итеп бизәлгән. Спорт залында “Халкыбызның күңел бизәкләре” исемле күргәзмә оештырылган.

Ишетелә “Туган тел”дән чишмә чыңы,

Манарадан яңгыраган азан моңы.

Әнкәйләрнең, әбкәйләрнең бишек җыры,

Шул вакытта  кузгаладыр күңел кылы.

Тыңлаганда “Туган тел”не горурланам,

Көйләгәндә туган җирдән моңнар алам.

Мин халкымның бары юлын яктыртучы

“Туган тел”ен онытмавын теләп калам.

Җыр “Туган тел”

Бала. Без-татарлар! Шушы исем белән

          Җирдә яшәү үзе зур бәхет.

          Яшибез без бу җирдә,

          Бар халыклар белән берләшеп.

Бала. Туган җирем- Идел буе,

          Һәр телнең бар туган иле.

          Туган җирем кебек назлы,

          Җырдай моңлы татар теле.

Җыр “Әссәламегаләйкем!”

Бала. Дүртле, алтылы, сигезле

          Биюләре җитәрлек...

          Барысын да санап чыксаң,

          Ис-акылың китәрлек.

Бию “Их, дәрт бар иде”

 Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр,  коллегалар! Бүген без сезнең белән “Туган тел-рухи байлыгыбыз сандыгының ачкычы“ дип исемләнгән семинарга җыелдык. Һәр халык, мәдәни, тарихи, әхлакый  һәм башка байлыкларга бай. Һәр халыкның үзенә генә хас милли киемнәре, милли эшләре бар. Ә хәзер исә мин барыгызны да “Халкыбызның күңел бизәкләре” исемле күргәзмәгә чакырам.

Күргәзмә “Халкыбызның күңел бизәкләре”

Алып баручы. Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру- безнең һәрберебенең төп вазифасы булып тора. Туган телен яратсын, ана телендә аралашсын өчен, бала һичшиксез аны камил белергә, бөтен нечкәлекләренә төшенергә тиеш. Безнең балалар бакчасында да саф татарча бик матур итеп аралашкан, сөйләшкән балалар шактый күп. Без,  тәрбиячеләр, шөгыльләребездә татар халык авыз иҗатын бик яратып кулланабыз. Тәрбиячебез, Айгөл Дамировна үзенең шөгыльләрендә  татар халык авыз иҗатын бик еш куллана. Зурлар төркеменә шөгыльгә рәхим итегез.

Зурлар төркемендә шөгыль “Тел иленә сәяхәт“

Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар! Ә хәзер сезнең игътибарыгызга  А. Алишның “Койрыклар” әкиятен тәкъдим итәбез. Рәхим итеп карагыз.

А. Алишның “Койрыклар” әкияте

Алып баручы.  Ә хәзер исә, Миназева Алия Ринатовнаның “Туган тел-рухи байлыгыбыз сандыгының ачкычы”  исемле чыгышын тыңлап китәрсез. 

Чыгыш “Туган тел-рухи байлыгыбыз сандыгының ачкычы” 

Алып баручы. Насретдинова Лилия Миннегатовна “Милләтемнең онытылмас хәзинәсе” исемле мастер класс күрсәтәчәк.

Мастер класс “Милләтемнең онытылмас хәзинәсе”

Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар! Бүгенге көндә телебез һәм милләтебез югалу куркынычы астында тора. Бу сорау үзенең теленә битараф булмаган һәрбер кешене борчый. Бүген без сезнең белән тел мәсьәләсенә кагылган проблемаларыбызны һәм фикерләребезне уртаклашып алырбыз.

-Хәзерге көндә мәктәпләребездә татар теле мәҗбүри фән буларак укытылмаячак, ә бары тик ирекле рәвештә генә укытылырга тиеш диделәр. Бу бик кызганыч хәл. Бу ирекле рәвештә укыту киләчәктә татар теленең юкка чыгуына китерергә мөмкин. Телебезне, милләтебезне саклап калу өчен җәмгыятебездә нинди эшләр башкарып чыгарга кирәк? Татар буларак, без сезнең белән һәрберебез нинди өлеш  кертергә тиешбез?

-  Балаларны, яшьләрне татар әдәбияте, әсәрләре, татар җырчылары, татар моңы, татар мохите белән ничек итеп кызыксындырып була? Кемнәрдә нинди фикерләр бар?           

  -  Гаиләләрегездә, балаларыгыз белән татарча аралашасызмы, үз ана теленә мәхәббәт тәрбияләү өчен, нинди эшләр эшлисез? Татар теле  бары тик гаиләдә генә аралашырга һәм сакланырга тиеш дигән фикер белән килешәсезме?

-  Кайбер кешеләрдә тискәре фикерләр бар, янәсе татар теле, башка фәннәрне үзләштерүгә комачаулык ясый, ә чынлыкта исә ике-өч тел белгән бала, калган балаларга караганда бөтен фәннәрне дә яхшырак үзләштерә. Сез минем фикер белән килешәсезме, нинди фикерләрегез бар?

- Сез менә бүген нинди матур чаралар карадыгыз, әлбәттә бүгенге чаралар һәрберебезнең күңелләрендә уелып калачак, киләчәктә  балаларыбызның телен саклап калу, үз ана телләренә мәхәббәт тәрбияләү өчен, нинди чаралар, бәйрәмнәр уздырырга мөмкин? Бәлкем телебезне саклап калу турында яна фикерләрегез, юнәлешләрегез  бардыр?

Алып баручы. Хөрмәтле коллегалар, кунаклар! Сез бүген безгә кунакка килгәнгә бик шатбыз, рәхмәтлебез. Үз милләтен яраткан,  милләте белән горурланган үз теленә карата тугъры  булып  калган кешеләр безнең арабызда күбрәк булсын иде, телебез мәктәпләрдә укытылудан туктамаса ярар иде дип теләп каласы килә. Киләчәктә дә үз телебездә күркәм чаралар үткәрергә язсын, тел яшәсә милләттә яши, шуны онытмаска кирәк.   

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_tel_ruhi_baylygybyz_sandygyna_achkych.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр: