рассказ

Ильмира Зиннуровна Питирякова

Хикәя "Соңгы кайту"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon songy_kaytu.doc34.5 КБ

Предварительный просмотр:

Соңгы кайту.

Саф хуш исле дә инде туган якның һавасы. Җиле дә, кары да, салкыны да, кояшы да бик якын бит аның. Кайларга гына китсәң дә, туган як һаман үзенә тарта, дәшә, чакыра.

Габделкави да үзенең авылын бик сагына шул. Инде менә үзе җитмеш яшькә җитсә дә, ел саен туган ягына кайтмый түзә алмый. Үзе туган йорт күптән юк инде, шуңа күрә дә ул энекәшләренә кайта. Аның авылда ике энесе һәм туганнан туган сеңлесе бар. Алар аны үз итәләр. Менә быел да Габделкави яз көне үк авылга кайтырга әзерләнә башлады. Иң беренче итеп ул сумкасына фотоаппаратын салды. Ул аның аерылмас дусты бит, ансыз беркая да бармый. Узган елны авылга кайткач, ул болыннар буйлап бик озак йөрде. Кечкенә вакытларны искә төшерде. Элек болын янында гына әрәмәлек иде бит... Ә хәзер? Хәзер анда берничә куаклык кына калган. Ә бәлки шул куаклардан , кайчан да булса, якты киләчәктә, яңадан яңа куаклыклар барлыкка килер. Тормыш дәвам итә бит. Әйе, әрәмәдә күп булып зелпе, эт шомырты куаклары, каен, тал, зирек агачлары үсә торган иде. Су читләрендә, уйсу урыннарда, вак-вак күл буйларында сары тал. Бала-чаганы кызыксындырганы шул зелпе төбендәге җир җиләге, тал араларында үскән карлыган, кара бөрлегән була иде. Балтырган, юа, атлык, әнис кебек тәмле үләннәр ничек күп үсә иде. Эх! Әрәмәлектән ерак түгел Мишә елгасы ага. Аның борма-борма булып акканына сокланмый мөмкин түгел. Бүгенгә җитеп торыр, иртәгә дә көн бар бит, өлгерермен әле. Өлгерермен. өлгерегә тиеш мин быел да. Бик тә сагынды шул Габделкави авылын. Ул бит ерак Алтайда яши, ә туган як ерак - Татарстанда. Нигә шулай сагынам икән? Ә? Югыйсә, хатыны Гамбәр дә, балалары да үзе янында. Хатыны Гамбәрне ул бик тә яратты шул. Мәхәббәте аны ерак Алтайга алып та китте инде Гамбәр ел саен авылга кунакка кайтып йөри иде. Матурлыкка башка кызлардан артык җире булмаса да, Габделкави белән Гамбәр арасында мәхәббәт утлары бик тиз кабынды. Бер-берсен күз карашыннан ук аңладылар һәм бергә булырга сүз куештылар. Бер иртәдә туган як белән саубуллашып, алар Алтай якларна китеп тә бардылар.

Поезддан төшеп,  автобуска утыргач та,  бик озак кайтырга кирәк. Озын, бик тә озын юл. Ләкин туган якның һавасы аңа көч бирә, йөрәге авылына ашкына. Кем белә, бәлки соңгы тапкыр кайтудыр? Кем белә? Ул автобустан төшкәч, дөньясын онытып, үлән өстенә утырып ял итте. Аннан тиз генә урыныннан торды да, чемоданын алып, сукмак буйлап китте. Юлның ике ягында зифа ак каеннар тезелеп киткән. Аларның яшел яфраклары, җил искән саен, шаулыйлар, әйтерсең. алар да "кайттыңмы" дип сәламлиләр. Җәяүләп Габделкави авылга таба юл тотты. Авылның өйләре күренә башлады. Көтү кайткан вакыт бугай. Сыерларныҗ мөгерәве ишетелә. Хәзер кайтып җитеп, яңа сауган җылы сөтне эчсәм, көч тә керер, арганнарым юкка чыгар.... менә күп тә калмады. Аның шатлыгыннан күзләренә яшь тулды.  

Иртән, йокыдан торып чәй эчкәч,  Габделкави артышлыкка юл тотты. Авылны чыгуга укартыш агачлары тезелеп киткән, ә алар арасында хуш исле җир җиләкләре пешә. Эх, нинди рәхәт, нинди рәхәт! Мондый матурлык. хозурлык тагын кайда бар ул! Ул барлык агачларны, кошларны, чәчәкләрне сурәткә төшерде, аннан соң Мишә елгасына таба китте. Мишә ярлары буйлап мичән кушылдыгына кадәр барды һәм уйга батты. Аякларымны булса да чылатып алыйм әле... Ул әкрен генә яр буйлап, ташларга баса-баса, су кырыена төшеп утырды, аяклары белән Мишә суына басты. Елганыҗ суы җылы иде. Елгада балыкларның йөзгәне күренә. Яшь вакытларым булса, рәхәтләнеп су коеныр идем, балык тотар идем. Эх, кайда соң син яшьлегем?! Кайда соң син? Озак йөрелде, кайтырга кирәк. Арытты да. Көн дә кичкә авышты инде. Бу көнем бик күңелле һәм шул ук вакытта файдалы да үтте. Күпме мәтрүшкә. ромашка, җиләк яфрагы җыйдым. Кыш буена җитәрлек.

Иртәнге кояш бар дөньяга ал нурларын сибеп һавага күтәрелде. Әтәчләр канатларын кагып, авылны уятырлык итеп тавыш бирделәр. Табигать җанланды. Габделкави да иртәнге әтәчләр белән бергә торып урамга чыкты. ләкин. нигәдер.аның башы әйләнеп китте, йөрәге кысты. Ул чак егылып китми генә, тотына-тотына өйгә керде. Өйдәгеләр барысы да йоклыйлар иде. Габделкави ятагына барып ятты. Ятты һәм мәңгегә күзләрен йомды. Хәзер Габделкави туган авылыннан беркайчан да, беркая да китмәс, ул мәңгегә туган авылында калыр.