рассказ

Ильмира Зиннуровна Питирякова

Хикәя "Мәхәббәт турында уйланулар"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mekhebbet.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

Мәхәббәт   турында  уйланулар

Бүген   Альбина  институтка  бармаска  булды. Төне  буе  йоклый  алмады, шуңа  күрә  башы  авырта  иде. Ул  уйланды, боргаланды, елады, тагын  уйланды. Алдагы  елны  янә  күз  алдыннан  үткәрде. Бигрәк  тә  Максим  турында  уйлады. Менә  ничә  көн  инде  ул  аның  белән  сөйләшми. Нишләргә  соң? Араларны  өзәргәме? Әллә  инде? Әй, белми  шул, башы  каткан.

Максим  Альбина  белән  бер  факультетта  укый, төркемнәре  генә  төрле. Беркөнне   лекция  укыганда  төркемнәрне  кушканнар  иде. Менә  шунда  күрде  инде  ул  Максимны. Күрде  һәм  гашыйк  булды. Күп  түзеп  йөри  алмады,  ике-өч  көн  үтүгә, Альбина  аның  янына,  сәбәп  табып, үзе  барып  танышты  һәм  алар  очраша  башладылар.  Араларында   бер-берсенә  карата  мәхәббәт  утлары  кабынды.  Алар   института  да, кичен  дә, көн  саен  очраштылар. Максим  бик  ягымлы, назлы, йомшак  егет .

Альбина  дус  кызы   Рамилә  белән  фатирга  түләп  тора. Алар  яшәгән  ике  бүлмәле. Көн  дә   Максимның  килеп  йөрүе  Рамиләгә  ошамады. Ул  Альбинага  эндәшмәс  булды.  Кырыс  итеп  җавап  кайтарды. Ә   Альбина  аңа  үпкәләмәде. Ул  дустының  да   тизрәк  берәр  егет  белән  танышуын  теләде. Тик  нигәдер  бу  бик  озакка  сузылды. Максим  үзенең  дус  егете  белән  таныштырып  караган  иде, ул  Рамиләне  ошатмады.  Ә  кыз  белән  егет  арасындагы  хисләр  көннән-көн   арта  иде. Икесе  дә: «Моңарчы  бер-беребездән  башка  ничек  яшәдек  икән?»,-  дип  уйлыйлар  иде. Әгәр  Максим  биш  минутка  гына  соңга  калып  килсә, көткәндә ул  минутлар  сәгатьләргә  тиң  иде.

Көннәрдән  бер  көнне  Рамилә: «Альбина, син  ничек  шул  хәерче, кыяфәтсез  егет  белән  очраша  аласың? Аның  бит  сиңа   бүләк  алырлык  акчасы да  юк  бит. Әллә  шул  хәерчене  яратасың  инде?! Беткәнме ни  юньле  егетләр»,  - диде. Шул  көннән  башлап  дусты  бу  сүзләрне  көн  дә  колагына  тукыды. Ләкин   Альбина  бу  сүзләргә  үпкәләмәде. Мин  аны  яратам. Тагын  нәрсә  кирәк  дип  уйлады  ул. Чыннан  да,  Максимның  күпме  очрашып  бер бүләк  тә  биргәне  булмады. Альбина   Максимның ишле  гаиләдән  икәнен  һәм  биш  сеңлесе  бар  икәнен белә  бит. Бүләктәме ни  хикмәт! Укып  бетереп  үзе  эшли  башласын  әле. Барысы  да  булыр.

Җәйге  имтиханнар  алдыннан  Максим  Альбина  белән  Рамилә  укырга  тиешле  барлык  романнарны  укып  чыгып, эчтәлеген  бәйнә-бәйнә  аңлатты. Кызлар  аның  ярдәме  белән  рус  әдәбиятыннан  имтиханнарын  яхшы  тапшырдылар.

Ә  Рамилә  һаман  тынычланмады, башка  дусларына  да   Максимны  яманлады. Аның  акчасыз  һәм  кирәксез  булуын  сөйләде. Башка  кызлар  егет  белән  кыз  арасына  кысылмадылар.

Җәйге  каникулда  студентлар  өйләренә  таралыштылар. Ә  Максим  шәһәрдә  калды. Җәйге каникулда бераз  акча  эшләү  иде  исәбе. Каникулның  яртысы  үткәч,  Альбина  шәһәргә  юл тотты. Бик  сагынды  ул  аны. Тизрәк  күрәсе  иде. Максимга  үзенең  аның  янына   киләсен  әйтеп  куйган  иде. Альбина  шатланып  Максим  яшәгән  фатирга  килде. Фатир  хуҗасы  Максимның  дусларында  булуын  әйтте. Альбина  үзе  яшәгән  фатирга  кайтып, төне  буе  аны  көтеп  утырды. Тик  ул  килмәде. Иртән  авылына  кайтып  киткәндә, ишеккә  «Башка  килмә»  дип язу  элеп  китте.

Менә  1сентябрь  дә  килеп  җитте. Альбина  Рамилә  белән   институтка  китте. Лекцияләр  бетеп, институттан  кайтырга  чыккач  аны  Максим  куып  тотты. Ләкин  Албина  аңа  эндәшми  генә  китеп  барды. Кич  Максим  тагын  килде. Ул: «Матурым, нәрсә  булды? Сөйлә  инде»,-  дип  ялварса  да, Альбина  ачыла  алмады. Дусты  Рамилә  дә: «Альбина, син  дөрес  эшлисең, ул  бит  җәй  буе  башка  кызлар  белән  очрашкан. Ташла  син  аны», - дип  ачуны  китерә. Нишләргә  соң? Рамиләнең  сүзенә  колак  салыргамы, әллә  инде  Максим  белән  аңлашыргамы? Кемнән  киңәш  сорарга  соң? Шул  уйлар  белән  Альбина  арып  йоклап  китте. Бәлки  төшендә  фәрештәләр нишләргә  икәнен  әйтерләр. Кем белә.