стихи

Ильмира Зиннуровна Питирякова

Бөек Җиңүнең 70еллыгына багышланган шигырьләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 70ellykka_shig.doc28 КБ

Предварительный просмотр:

                        Сугышлар  кабынмасын. (Әглиуллина  Айсылу.10А)

1.Әниемә  “бабай “  сүзен

   Әйтү  насыйп  булмаган.

   Ике  бабасын  да  аның

   Явыз  сугыш  урлаган.

2.Чит  төбәкләрдә  калган

    Аларның  каберләре.

    Ятим  итеп  балаларын

    Өзелгән  гомерләре.

3.”Сез  бәхетле” ,- ди  әбием,

   Сугышларны  белмисез.

   Өстәл  тулы  ризыгыгыз,

   Ачлыктан   тилмермисез.

4.Без  кичергән   газапларны,

   Сез  күрергә  язмасын.

   Имин  булсын  тормышыбыз,

   Сугышлар  кабынмасын.

                        Минем  бабам. (Булатов  Таһир)

1.Бөек  Ватан   сугышында

   Минем  бабам  катнашкан.

   Безнең  илебезне  ул

   Фашистлардан  саклашкан.

2.Мылтык  алып  кулына

   Яу  кырына  киткән  ул.

   Соңгы  сулышына  кадәр

   Илгә  хезмәт   иткән  ул.

3.Бабам  кебек  батырлардан

   Үрнәк  алырга  кирәк.

   Моның  өчен  бик  мөһим,

   Әлбәттә,кыю  йөрәк.

     Бабай  һаман уйда. (Маликова Диляра)

1.Әниемнең  әтисе

   Киткән  сугыш  кырына.

   Туры килгән  балачагы

   Авыр  сугыш  елына.

2.Әбиемнең  күзләре

    Талган  кыйблага  карап.

    Чәчләре  дә  тиз  агарган

   Бабам  турында  уйлап.

3.Бабам  гына  кайталмыйча  

   Калган  сугыш  кырында.

   Әнием  һәм  әбиемнең  

   Ул  һаман  да  уенда.