Авыл киче

Җамалиева Лилия Илгиз кызы

Авыл кичләренең сихрилеген
Аңлый бары авыл баласы.
Балачагым калган эзләр буйлап
Ул кичләрне ничек табасы?

Ул кичләрдә башлар әйләнерлек
Шомырт чәчкәсенең исләре...
Кул җылысы тәүге сөйгән ярның,
Күңелләрнең иң саф хисләре.

Ул кичләрдә күкләр тулы йолдыз
Эскәмиягә утырып санаган...
Кемнәр бар соң авыл баласыдай
Ул кичләрнең серен аңлаган...