Чүп үләне баскан...

Җамалиева Лилия Илгиз кызы
Чүп үләне баскан күңелләрне...
Риза булып шуңа яшибез.
Вакытында нигә арынмыйбыз?
Вакытында нигә дәшмибез?
Үсә үлән,үсә котырынып...
Зур тәрбия аңа кирәкми...
Затлы гөлгә кирәк булган җылы,
Наз,игътибар инде эләкми...
Гөлләр корый,сула,кибә,үлә...
Чүп-чар күмә инде күңелне.
Ә бит...
Кешелекне гүзәллек һәм
Матур эшләр бизи түгелме?
Битарафлык чоры...
Каршылыйлар карап киемгә.
Кемгә кирәк???Гүзәл гөлме,
Тигәнәкме синең күңелдә...
Эх...
Орлыкларын алып сибәсе...
Матур гөлләр килә күрәсе...
Лилия З.