Син дә борылган идең...

Җамалиева Лилия Илгиз кызы

Син дә борылган идең...
Тоеп синең карашыңны,

Күтәрелеп карадым.

Күзләреңнең яктысыннан

Дөньям нурга уралды.



Зәңгәр күзләр,серле күзләр...

Алар елмая иде.

Шул елмайган күзләреңнән

Җанга моң ага иде.



Белгертмәдем хисләремне,

Юлымны дәвам иттем.

Көендем эчтән,үкендем:

“Нигә дип инде киттем?!”



Түзалмадым...Хисләр җиңде.

Горурлык та югалды.

Борылдым...нәкъ шул вакытта

Син дә борылган идең...