Бәрлебашының “Мизгел” театры кабаттан уңышлы чыгыш ясады

Уметбаев Фирнат Фанисович

Бәрлебашы авылында күпфункцияле үзәк ачылуга әле ярты еллап кына булса да, шушы кыска гына вакыт эчендә биредә “Мизгел” театры оешты. Алай гына да түгел, инде гастрольләргә дә йөри башладылар. Үзәк методисты, театр җитәкчесе Гүзәл Өметбаеваның ялкынланып эшләве әллә каян сизелеп тора. Чөнки биредә авыл халкы, яшьләр катнашында әледән-әле төрле мәдәни чаралар үткәрелә, Казан артистлары да концертлар куя, кыскасы, авылдашларының ялын оештыруга җитди карыйлар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәр шимбә саен үткәрелүче видеоэлемтәләрнең берсендә кайбер районнарда миллионнарча сум акчалар тотып салынган күпфункцияле үзәкләрнең тиешенчә эшләмәвенә тирән ризасызлыгын белдергән иде. Ә Бәрлебашында мәдәни учак, киресенчә, гөрли! 

 

“Мизгел” театрының гыйн­вар башларында язу­чы, драматург Данил Салихов әсәре буенча куелган “Коткарыгыз,каравыл!” спектаклен башта үзләрендә, аннан соң Борындык авылы мәдәният йортында тамашачыга тәкъдим итүләре турында укучыларыбызга хәбәр иткән идек инде. Шуңа да эчтәлегенә кагылмыйм. Бу атнада алар Олы Кайбыч авылы тамашачыларын шаккатырдылар, күпмедер дәрәҗәдә имтихан да тоттылар. Чөнки спектакль карарга пьесаның авторы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмутова, Кәрим Тинчурин театры музее мөдире Розалия Чабатова да кайткан иде. Спектакль тәмамлангач, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә безнең үзешчәннәр янына сәхнәгә күтәрелде алар. 

– Авылларда спектакльләр кую традициясенең яңадан кайтуына, балалар өчен төрле фестивальләр оештырылуына шатланып утырдым.Тукаебыз да бит: «Театр яктылыкка, нурга илтә!” дип язып калдырган. Ә бүген спектакльдә катнашучылар чын артистлар кебек уйнады, – диде Кәрим Тинчурин исемендәге театрның танылган артисты Исламия апа. – Бер авыл агае Туфан Миңнуллинга: “Әй-й, Туфан абый, безнең авыл артистлары сезнең Казан артистларын уздыра инде түлке», дип әйткән ди. Арагызда искиткеч оста уйнаучылар да бар, аларны бүгеннән Казанда безнең сәхнәдә уйнатырлык. Күбегез яшьләр, мәктәп укучылары гына. Кави карт ролендәге егетне карагыз әле сез, чын бабайлар кебек кулларын калтыратып, таякка таянып йөрүләре. (Сүз Салават Рәхмәтуллин турында бара). Халыкның күңелен күтәрүегез, теат­р­­­ны­ яратуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Олы Кайбычта минем спектакльне дә күрсәттеләр, аны карарга да кайткан идем. 

Чыннан да, коллективның төп өлешен яшьләр тәшкил итә. Салават Рәхмәтуллин, Данис Әскәров, Динара Зиннуровалар Бәрлебашы мәктәбенең 9 классында, ә Адилә Ибәтуллина Олы Кайбыч мәктәбенең 11 классында укый. Өченче баласы белән декрет ялында утыручы Алсу Әскәрова кызлар кебек нәфис, күп балалы булса да, репетицияләргә йөрер­гә дә вакыт тапкан. Фәнил Өметбаев Апастагы аграр көллиятнең икенче курс студенты. Гармунчы Сирень Гарифуллин – педагог. “Мизгел” театры җитәкчесе Гүзәл Өметбаеваның ике улы – Фирнат, Фәнил белән бергә уйнавына да сокланып утырдык. Аларның барысына да “Булдырдыгыз!” дип әйтәсе килә. 

Данил Салихов та Бәрлебашы үзешчәннәре чыгышына югары бәя куйды, коллективка китапларын бүләк итте. 

– Мин үзем сигез ел Тинчурин театрында, ике ел Галиәсгар Камал исемендәге театрда актер булып эшләдем.Кайбыч якларында да гастрольләрдә булыр­га туры килде. Бу якларда моң, театр яратучы халык яшәвен яхшы беләм. Ә бүген уйнаган артисларга чиксез рәхмәтемне белдерәм. Кайберләрегез чыннан да әле бала гына. Бу яшьтә үзеңнән күпкә олырак өлкән буын кешеләрен уйнау бик авыр ул. Әнә, түбәтәйле яшь егетне генә күрегез, ул бит әле малай-шалай гына (Мисбах ролендәге Данис Әскәров). Ә колхоз рәисе ролендәге егет, ул бераз гына миңа охшаган кебек,  аеруча шәп уйнады. (Мөслих Мөслимович ролендәге Фирнат Өметбаев). Авыллардан моң китмәсен, театр мәңге яшәсен! 

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, бездә талантларның күп булуына басым ясап, Казан кунак­ларына да, үзешчәннәргә – авылдашларына, мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзовага рәхмәтен белдерде, Гүзәл Өметбаевага Рәхмәт хаты тапшырды.”Һәрвакыт шулай иҗади эзләнүләр юлында булыгыз. Без барлык башлангычларыгызны да хупларга, ярдәм итәргә әзер. Башкаларга да менә шулай ут чыгарып, янып-көеп эшләргә кирәк”, – диде ул. 

Ульянково, Олы Кайбыч мәктәпләрендә информатика, математика укытучысы булып эшләүче яшь педагог Фирнатны тамашачылар озак алкышлады. 

– Кечкенәдән үк спектакльләр карап, театрны яратып үстем. Беренче адымнарны, әлбәттә, мәктәптә “Сәламәтлек театры”нда ясадым. Ә Казандагы педагогия көллиятендә укыганда театр нечкәлекләренә ныграк төшендем, – диде Фирнат. – Сәләтемне күреп, аны үстерергә ярдәм иткән һәм мине беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгарган кеше дә көллиятебезнең театр коллективы җитәкчесе Айсылу Гыйззәтуллина булды. Ул бездә театрга гына түгел, гомумән, тормыш итү, бер-береңә ихтирам күрсәтү кебек сыйфатларны да тәрбияләде. Беренче курста ук аның җитәкчелегендә «Казан егетләре» спектак­лен сәхнәләштергән идек. Аннан соң, «Кулъяулыгым акты суларга» пьесасында төп рольне башкардым. Спектакльләрдән алган тәэсирләр бик тирән һәм уйландыра торган иде. Кабат иҗат, сәнгать юлына басуыма бик горурланам. Театр, чыннан да, халкыбызда үз милләтеңә мәхәббәт, ярату хисе кебек сыйфатлар тәрбияләргә тиеш. Әлбәттә, театрда кызыклы мизгелләр күп, ләкин төп максат – милләтнең,  татарның мәдәниятен, моңын югалтмау.

Әлеге спектакль театр коллективлары арасында игълан ителгән “Сәхнә көзгесе” фестивале кысаларында узды.