Яңа стандартларга күчкәндә укучыларның шәхесен формалаштыру.

Бурганова Римма Нурмухаметовна

 

Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген уку­чының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия. Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл novyy_standart.docx25.75 КБ
Microsoft Office document icon Предметара бәйләнеш31 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа стандартларга күчкәндә  укучыларның шәхесен                формалаштыру.

             

 

       

                                Яңа стандартларга күчкәндә

 Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы ал дына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамы рыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды.Россия педагоглары, заман таләпләрен искә алып, беренче мәртәбә буларак, укучы шәхесен формалаштыруда белем бирүне мәгънәле һәм максатлы булырга тиеш дигән фикергә килделәр.  Мәгариф сис темасындагы  шушы яңалыкларны гамәлгә ашыру да төп көч вазифасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелде. Яңа стандартның гамәлдәгесеннән аермасы өйрәнү өчен мәҗбүри булган материалллар җыелмасында гына түгел, ә бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Ул белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота – укучы конкрет дисциплиналар буенча белем алып кына калмый, ә аларны көндәлек тормышта, алга таба укуында файдаланырга да өйрәтә.

Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген уку чының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия. Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.

Билгеле булуынча, яңа стандартлар уку предметының реаль тормыш белән бәйле булуын да аерым игътибарга ала. Мәсәлән, уку дәресенең төп максаты минутына ничә сүз уку түгел, ә текстны аңлап уку һәм аңа анализ ясый белү.   Яңа стандартлар буенча баланың алган белеме тупланып кына калырга тиеш түгел. Укучы бала алган белемнәрен тормышта иркен куллана белергә,килеп туган мәсьәләләрнең чишелешен эзли,таба белергә тиеш. 1 сыйныфтан башлап,аңламыйча ятлап кына укып барган баладан, зур сыйныфларга киткәч анализлау, чагыштыру, фикерен әйтү, нәтиҗә ясауны таләп итеп булмый. Шуңа күрә 1 сыйныфтан башлап өйрәтү – яңа стандартларның төп идеясе.  Компьютерлар балаларның якын дустына әвереләчәк. Алар инде иншалар, диктантлар белән бергә смс-хәбәрләр, электрон хатлар да яза белергә тиеш. Дүртенче сыйныф укучысы компьютерда, урыс теленнән тыш, чит телдә дә текстлар җыярга өйрәнергә тиеш була.

Яңа стандартларның тагын бер ягын әйтеп үтәргә кирәк: аларда укучыга һәм укытучыга гына түгел, ә бәлки барлык дә рәҗәдәге мәгариф системасына (феде раль, төбәк, район мәгариф системасына, мәктәпкә) билгеле бер җитди таләпләр куе ла. Таләпләрнең өч төркеме билгеләнгән: 1) базис укыту планының төзелешенә һәм эчтәлегенә; 2) аны үзләштерү нәтиҗәлә ренә; 3) укыту программаларын гамәлгә ашыру шартларына таләпләр.

Төп укыту программаларын үзләш терү нәтиҗәләренә таләпләр нәрсә ул?   Бу  һәр уку чының гыйлем туплауда ирешкән казаныш ларын шәхси бәяләү .

Нәтиҗәләргә таләпләр — ул гомуми бе лем программаларының барлык төрләре нең состав өлеше. Алар шәхси, эшчәнлек нең гомумиләштерелгән ысуллары (метапредмет) һәм фәнне өйрәнү нәтиҗәләрен үз эченә ала.

Танып – белү ихтыяҗы шәхес үсеше нәтиҗәсенә, шулай ук укучыларның бер – берсенә, уку – укыту процессында катнашучыларга, ук – укыту процессының үзенә һәм аның нәтиҗәләренә укучыларның кыйммәти мөнәсәбәтләр системасы ул.

Метапредмет нәтиҗәләренә стандарт ларда универсал уку эшчәнлеге дип бил геләнгән гомумиләштерелгән эшчәнлек ысуллары кертелә. Алар, уку-укыту кысала рында гына куллану белән бергә, кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә танып-белү яки гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә фай даланылырга мөмкин.

Тормыш таләбе бездән  иртәге  көн кешесенең үзенә юл сала алучы,мөстәкыйль карар кабул итүче һәм  аны үти алучы итеп тәрбияләүне сорый. Шуңа күрә метапредмет эшчәнлек күнекмәләре формалаштыру үз эшчәнлегеңдә кыенлыкны табу, аның сәбәпләрен ачыклау, үз алдыңа максат кую, үз эшеңне планлаштыру, проектлау алым һәм ысулларын сайлау, үзконтроль ясау һәм үзбәя кую башлангыч белем бирүнең пририоритетлары булып тора.  Бу таләпләр яңа стандартларның нигезен тәшкил итә.

Соңгы елларда Занков, Давыдов, Гальперин  һ.б. педагогларның хезмәтләрендә укыту мәсьәләләрен чишәргә ярдәм итүче дидактик принциплар эшләде. Аларның иң төпләре:

Эшчәнлек принцибы. Традцион укытудан аермалы буларак , укучы үзе «ачкан» белем      аңа җиңелрәк аңлашыла, аның фикерләрен активлаштыра, үсәргә әзерлек бирә.

Дөньяны бербөтен картина итеп кабул итү принцибы. Күренешләрне утын  өемнәре итеп түгел, ә бәйләнештә өйрәнергә кирәк. Дөнья (табигать- җәмгыять – кеше) бербцтен итеп кабул ителергә тиеш. Мәсәлән , экологик белемнәр турында сүз барганда чәчәкләрне өзәргә ярамый дип кенә түгел, безгә дә алай эшләргә ярамый дигән карарны кабул итәргә кирәк.

Минимакс принцибы. Сыйныфта 20 бала  булса ,20 се 20 төрле укый. Шуңа күрә 2 дәрәҗә:максимум – укучы кая кадәр бара ала шул бәяләнә, һәм минимум стандартка туры килүче белемнәр бәяләнә.  Мәктәп максимум белем бирә, укучы көче җиткәнчә ала.

Психологик комфорт принцибы. Укыту процессындагы стресс тудыручы факторларны бетерү, укучылар үзләрен өйдәге кебек хис итсен өчен, сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен тырышу.

Вариантлылык принцибы.  Укучыларда вариатив фикерләү үсүен күз алдында тота, ягъни бала проблема чишүнең төрле юлларын таба һәм алар арасыннан үзенә уңайлысын сайлап ала белергә тиеш.

Бу очракта укучы үз хатасын тану аны трагедия итеп түгел, әаны төзәтергә кирәк дигән сигнал итеп кабул итә. Уңышсызлыкка дучар булганда мондый мөнәсәбәт тормышта да кирәк була, яңа юллар эзләргә этәргеч була.

Башлангыч сыйныф укучыларын укытуга эшлекле якын килү бурычы беренче буын стандартларында ук куелган иде. Яңа стандартта исә шушы максатны гамәлгә ашыру өчен алга таба сизелерлек адым ясалган: анда укыту күнекмәләре   ике зур блокка — универсал блокка һәм фән блогына бүлен гән. Универсал блок үзе дүрт төрле эшчәнлекне —шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив эшчәнлекне  берләштергән.

Шәхси эшчәнлек баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль норма ларны аңлавын һәм кабул итүен, аның әй ләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлтелгән.

Регулятив эшчәнлек танып-белү про цессы белән идарә итәргә булыша. Алар гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү күнек мәсен, билгеле бер эшчәнлекне оештыру ны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кер түне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала.

Танып-белү эшчәнлеге тиешле мәгъ лүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләште рүне һәм куллануны тәэмин итә.

Коммуникатив эшчәнлек хезмәттәш лекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Укучы үз иптәшен  тыңлый һәм аң лый белергә,, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзенең эш-хәрәкәтен, иптәшенең  эш-хәрәкәте белән чагыш тыра белергә тиеш.

Укытучы һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә генә, бала белемне аңлап үзләштерә.Укучы каршына нинди дә булса мәсьәлә куелган икән, ул аны ни өчен чишәргә икәнен аңларга, бу мәсьәләне чишкәннән соң, эшнең соңгы нәтиҗәсен күрә белергә тиеш.

Бала үз – үзен танып белсен өчен укытучы төрле юнәлештә эш алып бара. Укучы кайсы этник группага кергәнен белеп, үз милләте өчен горурлык хисе кичереп, аның тарихын тирәнтен өйрәнеп, башка милләт вәкилләре белән дус яшәүне дә үзләштерерлек булсын.

Шулай ук, укучының үз – үзен танып – белүендә үзенә билге  куя белүе дә мөһим роль уйный.. Ә инде баланың  үз- үзен бәяли белмәве башта уку процессында,ә аннан соң тормышта пассив һәм  көчсез булуына китерә.Яңа стандартлар нигезендә балаларның белем дәрәҗәләрен бәяләү һәм аның шәхесен үстерү югары дәрәҗәдә булырга тиеш.

Уку фәннәре программалары билгеле бер казанышларны күзалдында тотарга тиеш.Ирешелергә тиешле нәтиҗәләргә куелган таләпләр уку материалының составын һәм күләмен билгели. Уку елында алган белемне бәяләүгә түбәндәгеләр керә:

  1. Билгеле бер уку фәне өлкәсендә функциональ грамоталылык  параметрлары: фән буенча тупланган һәм универсал ысуллар нигезендә тупланган уку бурычларын хәл итүгә сәләтлелек; теге яки бу фән эчтәлеге буенча белемнәр;
  2. Алга таба белем алу өчен кирәкле төшенчәләрне бирү;
  3. Төрле рәвештә – текст, рәсем, таблица һәм  диаграмма рәвешендә бирелгән мәгъ
  4. лүматны тәкъдим итә,үзгәртә һәм чагыштыра белү;
  5. Өйрәнелә торган объект һәм күренешләрнең уку моделъләрен эшли белү сәләте;
  6. Алган белемнәрне төрле тормыш ситуацияләрендә куллана белү.

Педсовет уку елы нәтиҗәләре буенча, башлангыч мәктәпне тәмамлаучыларның төп мәктәптә укырга әзер булуы турында карар кабул итә. Карар кабул ителгәнче укучыларның белемнәре тикшерелә, мәҗбүри минимум үтәлмәгән очракта, бала классында утырып кала.

Базис укыту планының вариатив өле шенең «Укудан тыш эшчәнлек» дигән бүлегендә укучыларның мәнфәгатьлә рен, кызыксынуын канәгатьләндерү өчен сәгатьләр саны күрсәтелгән. Ул өс тәмә белем бирү, укучыларны социальләштерү (тормышка җайлаштыру),  илебезнең чын гражданнарын тәрбияләүне күздә тота. Бу эшкә һәр вариантта да 10 сәгать вакыт би релә. Болар:

-Спорт – сәламәтләндерү;

-музыка, театр, рәсем сәнгате,эстетика;

-фәнни танып – белү, предмет;

- хәрби – патриотик;

-социаль эшләр;

-проект эшләре түгәрәкләренә бүленгән.        

Дәрестән  тыш үткәрелгән түгәрәкләрдә конференцияләр, диспутлар, түгәрәк өстәлләр, олимпиадалр, ярышлар, эзләнүләр, тикшерү эшләре алып  барылырга тиеш. Кайсы түгәрәккә йөриячәген  бала әти – әнисе ярдәмендә үзе сайлап ала. Түгәрәкләр балаларның белемнәрен тирәнәйтүгә, физик яктан сәламәтлекләрен ныгытуга,илебезнең чын гражданнары итеп тәрбияләүгә  юнәлтелгән.

Шушы ярты ел эчендә  республика күләмендә ,илебезнең чын гражданнарын тәрбияләү максатыннан үткәрелгән “Я- гражданин России”, “Мои права и обязанности”, “Жить надо честно” темаларына рәсем конкурслары , парламент дәресләре  үткәрү балаларны тормышта булган проблемаларга җәлеп итә, аның эчендә кайнарга, чагыштырырга , уйланырга мөмкинлек бирә.  Рәсемнәрне укытучылары, әти – әниләр ярдәме белән безнең укучылар да, куст мәктәп укучылары да  булдыра алганча ясап җибәрделәр. Мондый конкурслар укытучыларга да , традицион кысалардан чыгып, иҗади эшләү мөмкинлеге тудыра.

Сәламәтлек театрларын, класстан тыш чараларны үткәргәндә  укытучылар укучыларның мөмкинлекләреннән чыгып, булдыра алу сәләтләренә карап рольләрне бүлеп зур әзерлек белән үткәрәләр.  Мондый чараларда укучыларның бер – берсе белән иркен аралашу осталыгы арта, сәнгатьле сөйләм күнекмәләре үстерелә. Шуның нәтиҗәсендә сәләтле балалар ачыклана .

Яңа стандартлар укытучыдан мәгълүмати коммуникатив технологияләр  куллануны  таләп итә.Компьютер технологияләрен куллану нәтиҗәсендә балалар мәгълүмат ташкынында иркен аралашырга өйрәнә, мәгълүмат алу ысулларын үзләштерә. Белем бирүдә проектлар методын файдалану балага шәхси  якын килеп укытуда нәтиҗәле технологияләрдән санала. Проект төзү эшчәнлеге мөстәкыйль фикерләүне үстерү,мәгълүмат таба белү, фаразлау ,стандарт булмаган карарлар кабул итү осталыгына ия булуны күздә тота.  Мультимедиа технологияләре электрон белешмәлекләр, энцеклопедияләр, күләмле мәгълүмат чыганаклары белән эшләүгә юл ача.

  Укучыларның үзара ярдәмләшүен активлаштыруга юнәлтелгән  эш формасы буларак эшчәнлекне төркемнәрдә оештыру уңай нәтиҗәләр бирә. Укучылар бер – берсе белән аралашып, бер – берсенең фикерен тыңлап, үз – үзләрендә мөстәкыйльлек сыйфатлары булдыралар, шулай итеп, алар үзүсешкә ирешә.

Проблемалы укыту технологиясе куллану нәтиҗәсендә балаларның фикерләү сәләте камилләштерелә.

Укытуның традицион системасында  булган иң яхшы алым,методларын кулланып һәм үстерә барып эшләгәндә генә инновацион технологияләр яхшы нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итә. Районыбызның барлык башлангыч мәктәпләре (Олы Әтнә белән Бәрәскәдән кала) “Перспектив башлангыч мәктәп” программасы буенча эшли башлады. Бу программа математика, рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты , әйләнә-тирә дөнья фәннәре буенча тирән белем бирүне, баланың шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып, логик фикерләвен үстерүне таләп  итә.  Сентябрь башында проблемалар күп иде. Дәреслекләр, эш дәфтәрләре тора-бара булдырылды.Яңа стандартлар буенча укыту программасын барлык укытучылар бергәләп элеккеләренә, үрнәк программага нигезләнеп эшләдек.  

Яңа белем бирү стандартлары куйган  таләпләрне уңышлы үтәү мәктәп, гаилә, җәмгыять һәм дәүләт бердәм булып, зур көч куеп эшләгәндә генә булачак. Яңа стандартлар буенча  башлангыч сыйныф чыгарылыш укучысы  кызыксынучан, дөньяны актив танып – белүче,белем нигезләрен яхшы үзләштерүче, мөстәкыйль һәм иҗади, үзенең туган ягын,илен яратучы,гаилә һәм җәмгыять  кыйммәтләрен кабул итүче һәм хөрмәт итүче, үзе эшләгән эшкә гаилә һәм мәктәп алдында җавап бирә белүче, кеше фикерен тыңлый һәм үз фикерен әйтә белүче, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен  төгәл үтәүче булырга тиеш.



Предварительный просмотр:

Чыгыш: Предметара бәйләнешләр            

         Башлангыч сыйныфны өйрәтү методикасында предметара бәйләнешләр мәсьәләсе күбрәк өйрәнүне сорый.

        Укыту процессында предметара бәйләнешләрне түбәндәге ике аспектта тикшереп карыйк:

  1. татар телен һәм рус телен өйрәнүдә предметара бәйләнешләрне мотивацион чара буларак куллану;
  2. телләрне тирәнтен чагыштырып өйрәнү процессында предметара бәйләнешләрне методик алым буларак куллану.

         Татар теле дәресендә бу ике юнәлеш, әлбәттә, бер-берсеннән аерылгысыз. Һичшиксез, телне башка предметлар белән бергә бәйләп бару укыту процессын кызыклырак, җанлырак итә.

          Укытуның сыйфаты әлеге фән ярдәмендә укучыларны кызыксындыру дәрәҗәсенә бәйле. Укучыларны мотивлаштыру проблемасы өйрәнелә торган телдә сөйләшү ихтияҗы булмаганда аеруча әһәмиятле. Әгәр укучылар өчен татар телендә сөйләшү кирәклеге беренче планда булмаса, укытучы мотивацион алымнарга игътибарны арттырырга тиеш. Укучыларның мотивациясен үстерү юлында предметара бәйләнешләрне куллану ярдәм итә.

             Предметара бәйләнешләрне дәрестә методик алым буларак куллану телләрне чагыштырып өйрәнү вакытында уңышлы санала. Татар мәктәпләрендә укучы татар балаларына әлеге метод өйрәнелә торган телләрнең үзенчәлеген, грамматик һәм лексик структураларындагы аерымлыкларны тирәнтен үзләштергән очракта бигрәк тә файдалы. Рус балаларының исә рус телендәге белемнәрне татар теле дәресләрендә кулланулары табигый ихтияҗ формасында алып барыла.

                    Предметара бәйләнешләрнең төрлелеге дәреснең тематик үзенчәлегенә бәйле. Мәсәлән, 1-2 нче сыйныфта ел фасылларына багышланган бүлектә балалар яз, көз, кыш, җәй айлары турында сөйләргә өйрәнәләр, һава торышы, үсемлекләр дөньясы, табигатьтәге үзгәрешләр буенча фикер алышалар. Монда укучыларның табигать белеме фәненнән алган белемнәр ярдәмгә килә. 3-4 сыйныфларда дәресләр милли-региональ компонент кысаларында алып барыла. 4  сыйныфта Татарстан республикасының милли составы, башка илләр белән багланышын, тарихын, татар халкының мәгърифәтен, язу, китап тарихын ачыклаган текстлар шактый бирелә. Биредә география, тарих фәннәренең йогынтысы зур. Татар теле дәресләрен музыка, сынлы сәнгать, фольклор кебек өлкәләр белән үреп бару укучыларны телне генә түгел, ә татар халкының традицияләре, яшәү рәвеше белән якынрак танышырга, туган халкыңның традицияләре белән чагыштырырга этәрә, дәресне җанландыра. Теге яисә бу әсәргә карата иллюстрацияләр, язучыларның портретларын ясау(укучылар арасында оста рәсем ясаучы булса), танылган композиторларның музыкаль әсәрләрен тыңлау дәресләрне бональ теоретик һәм практик күнегүләр эшләүдән арындыра, укучыларны телне өйрәнүгә мотивлаштыра. Дәрес вакытында халык-авыз иҗатын куллану да өйрәнү процессын төрләндереп җибәрә. Мәзәкләр, табышмаклар, тизәйткечләр, мәкальләр, бәетләр белән һәрдаим таныштыру татар халкының милли характерын ачырга булыша. Өлкән сыйныфларда әдәбият дәресләрендә әдәби әсәрнең героен рус әдәбиятындагы охшаш герой белән чагыштыру, образларны кара-каршы кую, бер үк чорда иҗат иткән язучыларның тормышына күзәтү ясау-болар барысы да укытуны акивлаштыра, укучыларның коммуникатив компитентлыгын гына түгел, ә танып белү дәрәҗәсен арттыра.Соңгы елларда татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану зур үсеш алды. Филологик фәннәрне өйрәнүдә компьютердан файдалануның традицион методлардан өстенлеге бар.Мондый дәресләрдә тавыш һәм иллюстратив материаллар куллану, слайдлар, презентацияләр күрсәтү, тестлар эшләү укыту процессын активлаштыру белән бергә укытучыга сыйныфны дәрес дәвамында контрольдә тотарга, белемнәрне оператив рәвештә тикшерергә мөмкинлек бирә.