Башлангыч сыйныф укучыларының иҗади сәләтләрен үстерү.

Бурганова Римма Нурмухаметовна

Иҗади актив шәхес тәрбияләү мәңгелек эшчәнлектә катлаулы проблема булып тора.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon izhadi_slt.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

           “Башлангыч сыйныф  укучыларының иҗади сәләтен үстерү”

Һәркемнең дә кече яшьтәге балаларны күзәткәне бардыр: кемдер балчык белән нәрсәдер әвәләргә ярата, кемнеңдер рәсемгә ихласы зур яки кемдер көннәр буе нәрсәдер көйләп йөрергә булдыра. Ләкин без: ата-аналар, тәрбиячеләр, укытучылар бу - баланың мавыгуыларына иҗат итәргә омтыла дип түгел, ә бала-чаганың гап-гади уеннары дип карыйбыз. Бу караш бик үк дөрес булып бетмәс иде. Бу  "иҗатны" мөмкин кадәр балага ачарга булышсак әйбәт булыр иде .

Иҗади актив шәхес тәрбияләү мәңгелек эшчәнлектә катлаулы проблема булып тора.

Кеше актив эшчәнлек ихтыяҗына мохтаҗ булып туа. Укучы, билге бер белемгә ия булмыйча торып, тирән һәм эзлекле  фикерләүче булмый. Танып белү активлыгы арта барган саен, баланың иҗади эшчәнлеккә әзерлек дәрәҗәсе дә югарырак була.

 Мөгаллимнәргә һәм тәрбиячеләргә баланың ни дәрәҗәдә сәләтле булуын белү бик мөһим. Аннары шуның нигезендә билгеле бер эш формалары һәм алымнары булдырырга һәм аларны көндәлек эштә кулланырга кирәк.

   "Сорау бирү" уены, сюжетлы картиналарга карап балалар сорау бирәләр, аннары картина буенча  хикәя  төзиләр;

"Билгесез әйбергә ачкыч", укытучы кулына качырылган әйберне белү өчен балалар укытучыга төрле сораулар бирәләр;

"Охшаш аермалы яклар", ике әйбернең охшаш һәм аерым якларын әйтәләр;

"Предметны куллану юллары", укытучы нинди дә булса предмет әйтә һәм укучылар аның кайда, ничек кулланырга мөмкин булуы турында сөйлиләр;

"Җөмләләр төзү", бер-берсенә бәйле сүзләрдән укучылар җөмләләр төзиләр;

"Нинди предмет уйланган", укытучы нинди дә булса бер предмет уйлый һәм укучылар төрле сораулар биреп, бу предметны табарга тиешләр, укытучы укучылар соравына бары тик "әйе" яки "юк" дигән җавап кына биреп бара;

"Кызыксынучан сатучы" уены; укытучы өстәлгә уенчыклар төзә, укучы уенчык сайлый, бу уенчыкка кагылышлы сораулар бирә, ә сатучы аңа җавап бирә, ә  сатучы итеп укучыны сайлау шарт.

Шуны азсызыклап китәргә кирәк, индивидуальләштерү һәм дифференцияләштерү укытучы эшендә төп юнәлеш булырга тиеш. Белем һәм тәрбия бирү эшен сәләтле балалар үстерү максатын күздә тотып оештырырга мөмкин. Чөнки һәр бала -  шәхес. Аларның һәрберсенә аерым психологик һәм әхлакый үзенчәлекләр, кызыксыну һәм һәвәслек сыйфаты хас, һәркем чынбарлыкны үзенчә күрә.

Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә, укытучы үзе дә күп
нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә. Дәреслекләрдә информация - белемгә, ә
белем күнекмәгә әверелә. Укытучы һәм укучыларда үз көченә ышаныч туа,
алар үзләрен тупланган тәҗрибәләре белән көчле итеп сизәләр. Әгәр дә без
җәмгыятьнең алга таба үсүен теләсәк, һәр укучының, һәр шәхеснең үсешен
тәэмин итәргә тиешбез.        

  Укучыларның иҗади сәләтен үстерүне нәтиҗәле оештыру өчен сыйныф җитәкчесенең үз сыйныфы, укучылары белән даими элемтәдә

булуына, аралашуына, аңа өзлексез уңай йогынты ясавына ирешергә кирәк.  

Укытучы белән укучыларның бер-берсе белән ирекле аралашуы, ярдәмләшүе, күмәк иҗади эшләрне планлаштыруы, тәрбия чараларына әзерләнүе һәм аларны үткәрүе сәләтне үстерүгә зур ярдәм итә.

 Компьютер да безнең тормышыбызга көннән-көн күбрәк үтеп керә.     Компьютердан информатика дәресләрендә генә түгел, ә башка фәннәрне укытканда да куллану -   иҗади эшләүнең бер алымы булып тора. Бу яктан безнең мәктәптә барлык мөмкинлекләр дә булдырылган һәм укучыларыбызны ул яктан бәхетле дип саныйм. Чөнки 3 нче сыйныфтан ук укучыларыбыз “технология” дәресенең модуле буларак информатика укыйлар. Математика, рус теле дәресләрендә тренажерлар куллану , дәресләрдә төрле тестлар чишү  укучыларның аң-белем дәрәҗәсен генә тикшереп калмый, ә баланың күзаллавын да үстерә.  

 Укучыларыбызның барысы да түгәрәк эшләренә тартылалар.  “Шашка-шахмат”, " Бию", "Оста куллар",  “Бүлмә гөлләре” ,”Җыр” түгәрәкләре     иҗади шәхес тәрбияләүдә   зур этәргеч булып тора.

  Иҗади шәхес тәрбияләүдә баланы уртак эшчәнлек белән кызыксындыру әһәмиятле. Мәсәлән, мин дәресләремдә (рус һәм татар теле, математика) төрле төрдәге кызыклы, мавыктыргыч уеннар кулланам. Аларның берничәсен тәкъдим итәм. “Укытучы хатасын тап” дигән  алымны кулланып дәресләрем бик уңышлы килеп чыга. Укучылар тактага язылган мисаллардагы, я  булмаса җөмләләрдәге укытучы хатасын эзлиләр, алар аны табып, тагын да активлашалар һәм аны төзәтергә ашыгалар. Хата төзәлгәч, һәркем канәгать кала һәм алга таба эш зур кызыксыну белән дәвам итә.

 Дәрестә, укучыга белем алу кызыклы булсын өчен, кроссворд, логик квадратлар, зирәклекне үстерүгә күнегүләр һәм башкаларны кулланам.  

Уку  дәресләрендә балалар белән бергә табышмак, ел фасылына карата шигырь  чыгару  һәм хикәя төзү , әкиятне дәвам итү кебек эш алымнары  бик уңышлы килеп чыга.

  Укучыларның сөйләм һәм язу культурасын, иҗади үстерү максатыннан чыгып төрле-төрле язма эшләр дә үткәрәм: инша, ятланган шигырьне хәтердән язу, иҗади диктантлар язу уңышлы гына килеп чыга.        

 Шулай ук бәйрәмнәрдә: 23 февраль, 8 мартта әти-әниләргә, әби, бабайларга открыткалар ясыйбыз. Үрнәге бирелә, ә укучы бизәкне үзенекен төшерә,  үз теләкләрен яза.

Технология дәресләрендә балаларга мөстәкыйллек бирү, укучыларның иҗади мөмкинлекләрен ачарга һәм киләчәктә шуны үстерү өстендә эшләргә беренче адым булып тора.

  Мин кемнеңдер эш системасы яки ул куллана торган технологияне алу кыен дип уйлыйм. Һәр педагог үзенең мөмкинлегеннән, иҗади карашларыннан, укучыларның ихтыяҗына карап, үз эш алымнарын булдырырга тиеш. Иң мөһиме - белем сыйфаты, эшнең нәтиҗәлелеге. Шул очракта гына укучының фән белән кызыксынуы арта, ул дәрестә алган белемне төрле ситуациядә кулланырга өйрәнә, кыскасы иҗади фикерләүче шәхес формалаша.

Сәләтсез бала булмый, һәр бала күпмедер дәрәҗәдә табигый сәләткә, талантка ия, ә аны үстерү, ныгыту бик кечкенәдән башланырга тиеш.

Бала йөрәгенә дөрес юл әкият, маҗаралар, уеннар, аларның кабатланмас мавыктыргыч иҗаты аша салына. Укытучы, укучылар белән дөрес мөнәсәбәтләр урнаштырганда гына, аларның иҗади сәләтен үстерү юнәлешендә нәтиҗәле эшли ала. Шуңа күрә баланың яшь һәм психологик

үзенчәлекләрен искә алу, укыту-тәрбия процессында яңадан-яңа алымнар куллану, эшкә иҗади якын килү сорала.