Мөрәҗәгать хаты

Закирова Ромия Габдельфартовна

      Баланың иминлеге, сәламәтлеге һәм тәртибе мәктәп өчен дә, сезнең үзегез өчен дә һәрвакыт иң мөһим әйбер булып тора. Шуңа күрә уку барышында түбәндәге таләпләрнең үтәлүен үз контролегез астына алуыгызны сорыйбыз.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ata-analarga.doc28 КБ

Предварительный просмотр:

Мөрәҗәгать хаты

Хөрмәтле әти-әниләр!

      Баланың иминлеге, сәламәтлеге һәм тәртибе мәктәп өчен дә, сезнең үзегез өчен дә һәрвакыт иң мөһим әйбер булып тора. Шуңа күрә уку барышында түбәндәге таләпләрнең үтәлүен үз контролегез астына алуыгызны сорыйбыз:

  1. мәктәп режимы буенча иртән килүне тәэмин итәргә;
  2. мәктәпкә һәр көнне укучы формасы белән килүне булдырырга (джинсыдан түгел, зәңгәрсу  төстәге күлмәк һәм классик стильдәге чалбар яки юбка);
  3. мәктәп ашханәсендә ашаган өчен үз вакытында түләүне оештырырга;
  4. укучының көндәлеген даими рәвештә күзәтеп, кул куеп барырга;
  5. укучының сәбәпсез дәрес калдыруларын булдырмаска;
  6. укучының авыруы яки була алмавы турында үз вакытында хәбәр итәргә;
  7. сорап китәргә кирәк булганда гариза, авыру булганда авырганлык турында белешмәне (справканы) үз вакытында алып килүне оештырырга;
  8. мәктәп оештырган чараларга катнашуны тәэмин итәргә;
  9. язгы һәм көзге чорда алмаш аяк киеме белән йөрүне булдырырга;
  10. гомуми һәм класс җыелышларына даими рәвештә килергә тырышырга;
  11. укучыларның өс киемнәрен чиста, өс башларын укучыга тиеш булганча тотуны булдырырга (чәчне буямыйча, бизәнмичә);
  12. укучының китап-дәфтәрләрен дәрескә алып килүне күзәтү астына алырга;
  13. өй эшләрен башкарганда  балага мөмкин кадәр булышлык күрсәтергә;
  14. мәктәп сумкасы белән йөрүне тәэмин итәргә (пакет белән түгел)
  15. кыйммәтле әйберләр тагып мәктәпкә йөрүне булдырмаска (сакланышы өчен мәктәп җавап тотмый);
  16. сотовый телефоннарны мәктәпкә алып килүне тыярга (югалган очракта үз җаваплылыгызда)

       Мәктәптән тыш һәм каникул вакытында түбәндә саналганнарның үтәлүен тәэмин итүегезне сорыйбыз:

  1. кич соңга калып йөрүләрне булдырмаска;
  2. билгесез һәм шикле кешеләр белән һәртөрле элемтәләрдән тыярга;
  3. ут, су, электр приборлары белән сакчыл эш итеп тору турында һәрдаим кисәтеп торырга;
  4. акчаларын нәрсәгә сарыф итүләре турында һәрвакыт белешеп торырга;
  5. көнен ничек һәм кемнәр белән уздырганлыгы турында сорашырга;
  6. өй эшләренә күбрәк тартырга;
  7. практика эшен билгеләнгән вакытта үтәүне тәэмин итәргә;
  8. начар гадәтләрне булдырмау турында гел искәртеп торырга;

     Югарыда язылганнар белән килешәм һәм үз контролем астына алам:

1.Вафин Илшат Габделгани улы

     2.Галиуллин Камил Шамил улы

     3.Фәтхуллин Салават Салих улы

     4. Хөсәенов Айрат Хәсән улы