Тест "Ярдәм итә беләсеңме?"

Тест

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yardm_it_belsenme.docx13.29 КБ

Предварительный просмотр:

Ярдәм итә беләсеңме? (Тест)

1.Сыйныфташыңны  ниндидер күңелсезлекләр борчый, аны бернәрсә дә кызыксындырмый, ул минут саен еларга әзер. Син ничек ярдәм итәсең?

а) җилкәңә башын куеп еларга рөхсәт итәсең һәм бар буш вакытыңны аңа багышлыйсың;

б) аның гәүдәсе күренү белән тизрәк качасың;

в) тәнәфесләрдә аңа күңелсез уйлардан арынырга ярдәм итәсең. Тик еш түгел чөнки “бу чир” үзеңә дә йогарга мөмкин.

2. Уйнарга чыгарга җыенганда әти-әниең ашарга әзерләргә булышырга кушты....

а)син, үзләре  әзерләр әле ,дип чыгып китәсең;

б)ярты сәгать булышасың;

в)эш беткәч кенә, тынычлап күңел ачарга чыгып китәсең.

3.Күршеләрең чәчәкләренә су  сибеп торырга  куштылар...

а) нигә сипмәскә? вакыт бар бит;

б) миннән? Күршеләр! Нәрсәдер сорадылар?! Беркайчан да!

в )форсаттан файдаланып, кызыксынып, күршеләрегезнең почта ящигына да күз саласың;

4. Атнага өченче мәртәбә инде сыйныфташың синнән өй эше күчерә.

а) үз эшеңне кызганып:”Үзем дә аңламыйм әле”, - дип күчерергә бирмисең;

б)күчерергә бирәсең , әмма соңгы тапкыр дип кисәтәсең;

в)син  моны дөрес дип саныйсың, бәлки аның дәрес карарга вакыты булма-гандыр.

5.Ял көнен син иптәшләрең белән үткәрергә, ә әти-әниең театрга барыр-га планлашлатыралар. Әмма иртән энең югары температура белән уянып китә.

а)энең янында калырдай кеше эзлисең;

б)бер сүз әйтмичә чыгып китәсең – планнарны җимереп булмый бит инде.

в)әти- әниеңне спектакльгә җибәрәсең;