Сыйныф җитәкчесе,ата-ана һәм балалар

Салихова Гузалия Гависовна

Үзара ярдәм даими һәм нәтиҗәле булсын өчен, сыйныф җитәкчесенә ата-аналар һәм балалар катнашында бердәм эшләрнең тупланмасын булдырырга тәкъдим ителә. Ул ата-аналар һәм балалар белән эшне һәрчак кызыклы итеп оештырырга, аларны яңа тәкъдимнәр бирүгә кызыксындырырга, педагоглар белән игътибарга лаек идеяләрне алмашырга мөмкинлек бирер.

Сентябрь

“Таныш булыгыз:безнең гаилә” очрашуы.

Укытучылар һәм ата-аналарның иҗади очрашуы. “Без мәктәпне ничек күрергә телибез?”

“Мавыгулар дөньясында” дигән танышу кичәсе

“Мәктәп һәм гаилә”, “Без – бергә” дип исемләнгән педагогик ринг.

“Без мәктәптән (гаиләдән) нәрсә көтәбез?” дигән сораулар һәм җаваплар кичәсе.

Октябрь

“Мисс әби” һәм “Мистер бабай” бәйгеләре.

“Әбиемнең алтын куллары” иҗат остаханәсе.

“Без сезгә рәхмәт әйтәбез” дип исемләнгән концерт.

“Педагогик гаилә” бәйрәме.

                                                         Ноябрь

Табигать кочагына, театрга бергәләп сәяхәт.

“Гаилә традицияләре” бәйрәме.

“Әниемнең бәхетле карашлары” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе.

“Мисс әни” бәйгесе.

Әни белән чын күңелдән сөйләшү.

Декабрь

Изге теләкләр бәйрәме.

“Яңа ел – гаилә бәйрәме” викторинасы.

“Гаиләгә бүләкләр” остаханәсе.

Гыйнвар

Ата-аналар өчен “Мәктәп тормышыннан” викторинасы.

Ачык ишекләр көне.

“Балалар ата-аналар күзлегеннән. Ата-аналар балалар күзлегеннән” дигән ток-шоу.

“Безнең гаилә” фотоконкурсы.

Февраль

“Гаилә традицияләре һәм ядкарьләре”.

“Әтием һөнәре” дигән кичә.

“Өлкәннәр һәм балалар – аерылмаслык дуслар” конкурсы.

Әтиләр арасында “Бик яхшы әти” бәйгесе.

Март

“Ата-аналар – төп тәрбияче” исемле гаилә ярышы.

“Кызлар – аналар” конкурсы.

Ата-аналар эшләгән оешмаларга экскурсия.

Апрель

“Тәрбия кануннары буенча”. Ата-аналар ярышы.

“Бөттен гаилә белән уйныйбыз” конкурсы.

Талантлы балалар һәм ата-аналар парады.

Май

“Гаилә Ватан тарихында” дигән кичә.

“Безнең өйдә солдат хатлары”.

“Мин үз гаиләбез белән горурланам!” дип исемләнгән гаилә бәйрәме.