Якты һөнәр

Нуриева Гульзифа Робертовна

Энергетиклар көне уңаеннан "Мәгърифәт" үткәргән конукрска материал 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yakty_honr.doc24 КБ

Предварительный просмотр:

Тормышыбыз гел якты булсын

     Электр утыннан башка без тормышыбызны күз алдына да китерә алмыыйбыз. Кайбер көннәрне ток үткәргечләргә, җиһазларга техник карау үткәрү максатыннан электр бирүне тоткарласалар, яшәеш туктап калган төсле тоела. Әле дә хәтерлим бер елны кышын җепшек кар явып, соңыннан туңдырып җибәрде. Электр чыбыклары үзләренә төшкән авырлыкны күтәрә алмый өзелеп, кайдадыр электр баганалары авып районда ут бетте. Менә күрсәң иде, андагы  мәхшәрне: үзе суык, үзе караңгы.                                                                                  Өстәл уртасына шәмнәр, керосин лампалары менеп кунаклады. Ирексездән, әби-бабаларыбызның элекке тормышлары күз алдына килеп, күзләргә яшь килә.

     Ә хәзер бөтенләй икенче тормыш. Кирәк икән ут кабызабыз, ансат кына электр ягып өйләрне җылытабыз. Уйлап карасаң, кешеләргә шундый рәхәтлек тудыручы энергетикларның эшен бәяләп бетергесез. Күпме хезмәт, күпме тырышлык, күпме йокысыз төннәр...

      Минем уртанчы абыем да электрик булып хезмәт куя. Баштагы елларны ул җирлекләрдәге, хуҗалыклардагы электр җиһазларына техник карау уздырып йөрсә, хәзерге вакытта Себер киңлекләрендә, Пыть-Ях шәһәрендә электрик хезмәтен башкара.

     Утсыз утыра башлагач кына электрның нинди кыйммәт, алыштыргысыз нәрсә икәнен аңлый башлыйсың. Ә бит, көндезләрен сүндерелми калдырылган багана утлары, бүлмәләрдәге электр лампалары, кирәксә, кирәкмәсә эшләп торган телевизор, радиоалгычлар, компьютерлар күпме энергияне сарыф итә. Арабызда “ут урлаучылар”ның булуы да аяныч. Әйдәгез әле үзебезгә чит күзлектән карыйк, үзебездә кеше хезмәтенә хөрмәт тәрбиялек дип эндәшәсе килә кешелеккә.

     Тәрбия гаиләдән башлана, мәктәптә дәвам итә. Гаилә белән мәктәп бердәм эшләгәндә генә тәрбия уңай якка үзгәрә. Мәктәбебездә яктылык бүләк итүче хезмәт ияләренә багышланган кичәләр, очрашулар, инша, рәсем, кул эшләре конкурслары еш оештырала. Энергетик әти-әниләре белән балалар чиксез горурлана. Алар үрнәгендә балалар игътибарлы, ихтирамлы, сакчыл булып үсәләр. Бу өлкәдә укытучыларыбыз да үзләреннән зур өлеш кертәләр.

    Тиздән энергетиклар көне. Бу тынгысыз хезмәт ияләрен чын күңелдән бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез. Исән-имин эшләгез. Сез булганда безнең тормышыбыз гел якты булыр.