4нчеләргә тест

Шарипова Раиса Васильевна

4нче сыйныфлар өчен татар теленнән тест

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon test_tatar_4_klas_2.doc43.5 КБ
Microsoft Office document icon test_tatar_4_klass.doc35.5 КБ
Microsoft Office document icon uzem_tozegen_test.doc25.5 КБ
Microsoft Office document icon test_test.doc12.5 КБ
Microsoft Office document icon test_no123.doc28 КБ
Microsoft Office document icon demo_21_4_klass.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

Эшне башкару өчен кулланма

Татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәрне башкаруга 40 минут вакыт бирелә. Тәкъдим ителгән эш 2 өлештән тора.

Беренче өлеш 20 биремне үз эченә ала (А1-А20), сез алар арасыннан дөрес дип уйлаган җавапны сайлап алырга тиеш.

Икенче өлеш В1-В6 биремнәреннән тора. Әлеге биремнәр текстка бәйле рәвештә башкарыла. В1-В6 биремнәренә җавапны сез мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга һәм язып куярга тиешсез.

Биремнәрне тәкъдим ителгән тәртиптә үтәгез. Аларны үтәү барышында сезнең өчен кыенлык тудырганнары килеп чыкса, әлеге биремне калдырып торып, алдагыларына күчәргә киңәш итәбез. Сез бу биремнәргә, вакытыгыз калган очракта, кабат әйләнеп кайта алачаксыз. Беренче өлештәге һәр биремнәргә якынча 1,5 минут вакыт бирелә. Икенче өлештәге һәр биремгә 2 минут вакытыгызны сарыф итегез.

Дөрес җаваплар, катлаулылыкларыннан чыгып, 1 яки югарырак баллар белән бәяләнәләр. Әлеге балларны бергә кушканнан соң, сезгә гомуми балл чыгарыла, шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җаваплар бирергә һәм күбрәк баллар җыярга тырышыгыз.

Сезгә уңышлар телибез !

1 өлеш (А)

Әлеге өлештәге биремнәрне (А1-А20) үтәгәндә, 1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнәр аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына «Х» билгесе куегыз.

А1. Бер генә иҗектән торган сүзне табыгыз:

  1. ай
  2. алма
  3. китап
  4. ярма

А2. Кайсы рәттәге сүзләрдә [w] авазы әйтелә?

  1. Вәкил, ватык, вакыт, валчык
  2. вагон, витамин, вокзал, Владимир
  3. җавап, витрина, волейбол, Вәли
  4. веранда, вакыт, паровоз, тавыш

А3. Кайсы сүздә ь билгесе аеру билгесе булып тора?

  1. төньяк
  2. яшь
  3. сәгать
  4. руль

А4. Татар телендә ничә сузык аваз бар?

  1. 10
  2. 11
  3. 12
  4. 9

А5. Татар телендә генә булган сузыкларны табыгыз:

  1. [ы], [э/е], [и]
  2. [у], [а]
  3. [ә], [ө],[ү]
  4. [и], [о], [ы]

А6. Иҗекләргә дөрес бүленгән сүзләр рәтен билгеләгез:

  1. гө-л-ләр-гә, әйт-егез
  2. гөл-ләр-гә, әй-те-гез
  3. кайт-ып, к-үреп
  4. ү-скән, ки-теп

А7. Сүзләрне тәрҗемә итәргә ярдәм итүче сүзлек:

  1. синонимнар сүзлеге
  2. орфографик сүзлек
  3. татарча-русча сүзлек
  4. антонимнар сүзлеге

А8. Фигыль:

  1. предметның билгесен белдерә
  2. предметның эшен белдерә
  3. предметны белдерә
  4. предметның санын, исәбен белдерә

А9. Тезмә сүзләр булган рәтне билгеләгез:

  1. әти-әни, исәп-хисап
  2. үги ана яфрагы, кура җиләге
  3. һәрбер, тузбаш
  4. авылдаш, сыйныфташ

А10. Нинди дәрәҗәдәге сыйфатларга –рак,–рәк кушымчалары ялгана?

  1. гади дәрәҗәдәге
  2. кимлек дәрәҗәсендәге
  3. чагыштыру дәрәҗәсендәге
  4. артыклык дәрәҗәсендәге

А11. Аның зат алмашлыгы кайсы килештә килгән?

  1. баш килештә
  2. юнәлеш килешендә
  3. иялек килешендә
  4. төшем килешендә

А12. Исем:

  1. предметның билгесен белдерә
  2. предметның эшен белдерә
  3. предметны белдерә
  4. предметның санын, исәбен белдерә

А13. Дәр...я  сүзендə нинди хəреф төшеп калган? 

  1. ы                
  2. и                
  3. ь        
  4. ъ

А14. Кушма сүзләрдән генә торган рәтне күрсәтегез:

  1. ап-ак, савыт-саба, Зилә
  2. ашъяулык, Айнур, төнбоек
  3. карабодай, дөнья, кәгазь
  4. ямь, яз, Агыйдел

А15. Кайсы рәттәге сүзләр III зат, берлек сандагы боерык фигыльләрдән генә тора?

  1. кайтсын, ашасын, күрсен
  2. кайта, ашый, күрә
  3. кайтсыннар, ашасыннар, күрсеннәр
  4. кайтам, ашыйм, күрәм

16. Юклык формасындагы фигыльләргә кайсы кушымча ялгана:

  1. – а (– мә), – мый (– ми)
  2. – лар (– ләр), – нар (– нәр)
  3. – да (– дә), – ты (– те)
  4. – сыз, – сез

А17. Күплек санда, урын-вакыт килешендә килгән исемне табыгыз:

  1. бакчада
  2. балаларга
  3. яфракларда
  4. урамда

А18. Дөрес язылышны тап:

  1. бермең җиде йөз илле
  2. бер мең җиде йөз илле
  3. бер мең җидейөз илле
  4. бер мең җиде йөзилле

             А19. Боерык фигыльләрдән торган рәтне күрсәтегез:

1. пешермә, борчыла, хыялланыр

2. уянсын,туйды, язам

3. китермә,  илт, очыгыз

4. карама, укыячак, тудым

А20. Антонимлыкка нигезләнгән парлы сүзләр кергән рәтне билгеләгез:

       1) берәм-берәм, көлә-көлә, кызып-кызып

       2) көн-төн, вакытлы-вакытсыз, яше-карты

       3) аң-белем, алай-болай, йөгерә-чаба

       4) савыт-саба, бала-чага

2 өлеш (В)

Әлеге өлештәге биремнәрне, тәкъдим ителгән текст ярдәмендә үтәгәндә, җавапларыгызны 1 нче номерлы җавап бланкында В1-В6 саннарының уң ягына беренче шакмактан башлап языгыз. Һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда буш шакмаклар калдырырга ярамый.

(1)Аңа рота китеп барган юлдан бер тапкыр үтәргә дә туры килгән иде.(2)Ул балага күтәрелеп карады. (3)Бала  зур булып ачылган күзләре белән аңа бик җитди карап тора. (4)Бу караш Зарифның икеләнүен өзде.  (Ә.Еники)

В1. Икенче җөмләдәге нечкә әйтелешле сүзне языгыз.

В2. Рус теленнән кергән алынма сүзне языгыз.

В3. Сыйфат булган җөмләнең санын күрсәтегез.

В4. Дүртенче җөмләнең  иясен табыгыз һәм төшем килешенә куеп языгыз.

В5. Икенче җөмләнең әйтелү максаты буенча төрен билгеләгез.

В6. Ясалышы буенча күзләре сүзенең төрен билгеләгез.

Җаваплар

1 өлеш (А)

А1

1

А2

1

А3

1

А4

3

А5

3

А6

2

А7

3

А8

2

А9

2

А10

3

А11

3

А12

3

А13

3

А14

2

А15

1

А16

1

А17

3

А18

2

А19

3

А20

2

2 өлеш (В)

В1

Күтәрелеп

В2

Рота

В3

3

В4

Карашны

В5

Гади

В6

Тамыр



Предварительный просмотр:

Эшне үтәү буенча кулланма

Татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәрне башкаруга 40 минут вакыт бирелә. Тәкъдим ителгән эш 2 өлештән тора.

Беренче өлеш 12 биремне үз эченә ала (А1-А12), сез алар арасыннан дөрес дип уйлаган җавапны сайлап алырга тиеш.

Икенче өлеш В1-В6 биремнәреннән тора. Әлеге биремнәр текстка бәйле рәвештә башкарыла. В1-В6 биремнәренә җавапны сез мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга һәм язып куярга тиешсез.

Биремнәрне тәкъдим ителгән тәртиптә үтәгез. Аларны үтәү барышында сезнең өчен кыенлык тудырганнары килеп чыкса, әлеге биремне калдырып торып, алдагыларына күчәргә киңәш итәбез. Сез бу биремнәргә, вакытыгыз калган очракта, кабат әйләнеп кайта алачаксыз. Беренче өлештәге биремнәргә якынча 2 минут вакыт бирелә. Икенче өлештәге һәр биремгә 3-4 минут вакытыгызны сарыф итегез.

Дөрес җаваплар, катлаулылыкларыннан чыгып, 1 яки югарырак баллар белән бәяләнәләр. Әлеге балларны бергә кушканнан соң, сезгә гомуми балл чыгарыла, шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җаваплар бирергә һәм күбрәк баллар җыярга тырышыгыз.

Сезгә уңышлар телибез !

1 өлеш (А)

Әлеге өлештәге биремнәрне (А1-А12) үтәгәндә, 1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнәр аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына «Х» билгесе куегыз.

А1. Нечкә сузыклы сүзләрдән генә торган рәтне табыгыз:

  1. күлмәк, китап, күз, кишер;
  2. ваза, роза, балык, елга;
  3. сөлге, көймә, мәче, өрәңге;
  4. каен, зал, арыслан, кыяр.

А2. Саңгырау тартыклардан гына торган сүзләр рәтен табыгыз:

  1. алма, куян, песи, эт;
  2. юкә, чәчәк, сөт, кофе;
  3. гәүдә, Гүзәл, бәйрәм, малай;
  4. гөмбә, Зилә, абый, җыр.

А3. Татар телендә генә кулланыла торган тартыклар булган сүзләр рәтен табыгыз:

  1. Таһир, хат, җимеш, маңгай;
  2. волейбол, завод, паровоз, витамин;
  3. җиләк, һәйкәл, һәм, таң;
  4. Вова, мотоцикл, вагон, щётка.

А4. Кайсы сүздә нечкәлек билгесен белдерүче ь хәрефе бар?

  1. яшьлек
  2. дөнья
  3. көньяк
  4. Ильяс

А5. Кайсы рәттәге сүзләргә – нар, - нәр күплек кушымчалары ялгана?

  1. диңгез, кибет, малай;
  2. үлән, куян, бүре;
  3. кеше, ябалак, дәфтәр;
  4. урман, тиен, идән.

А6. Тамырдаш сүзләрдән торган рәтне табыгыз:

  1. күзле, күз, күзлек;
  2. эш, эшче, эшне;
  3. бүл, бүлмә, бүләк;
  4. кыз, кызык, кызлар.

А7. Кушма сүзләрдән торган рәтне табыгыз:

  1. аккош, өчпочмак, пәрәмәч, карабодай;
  2. унике, кулъяулык, ташбака, ашъяулык;
  3. күбәләк, чикләвек, тугыз, сандугач;
  4. стена, веранда, машина, карандаш.

А8. Хаталы сүзе булган җөмләне табыгыз:

  1. Җәен күлебездә су коендык.
  2. Мин гаиләмне яратам.
  3. Минем китапым өстәлдә ята.
  4. Бүген әниемнең туган көне.

А9. Дәвам итегез: “Сыйфатлар...”.

  1. предметның санын, исәбен белдерәләр;
  2. предметның билгесен белдерәләр;
  3. капма – каршы мәгънәле сүзләр;
  4. әйтелеше һәм язылышы бер үк, әмма мәгънәләре төрле булган сүзләр .

А10. Җөмләдә кайсы мөстәкыйль сүз төркемнәренә караган сүзләр бар? Мин кызыклы китап укыдым.

  1. сыйфат, исем, сан, фигыль;
  2. алмашлык, сыйфат, исем, сан;
  3. алмашлык, сыйфат, исем, фигыль;
  4. исем, сыйфат, фигыль, сан;

А11. Төшеп калган сүзне табыгыз: “... эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерәләр. Алар нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? нишләячәк? сорауларына җавап бирәләр”.

  1. фигыльләр;
  2. исемнәр;
  3. хәбәрләр;
  4. сыйфатлар.

А12. Тәртип саннары булмаган рәтне табыгыз:

  1. унөч, җиде, беренче, өч;
  2. алтынчы, икенче, йөзенче, җиденче;
  3. матур, алар, егерме дүртенче, бала;
  4. биш, дүрт, мең, унбер.

2 өлеш (В)

Әлеге өлештәге биремнәрне, тәкъдим ителгән текст ярдәмендә үтәгәндә, җавапларыгызны 1 нче номерлы җавап бланкында В1-В6 саннарының уң ягына беренче шакмактан башлап языгыз. Һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда буш шакмаклар калдырырга ярамый.

(1) Төн җилсез. (2) Агачлар, үләннәр, үсемлекләр тынып калган. (3) Аяк астына чык төшкән. (4) Аның дымы итек аркылы үтеп керә. (5) Ниндидер вак кошлар сайрашып ала. (А. Шамов)

В1. 1 нче җөмләдәге исемнең антонимын языгыз.

В2. 2 нче җөмләдән ясагыч кушымча ялганган сүзне язып алыгыз.

В3. Тексттан алмашлыкларны язып алыгыз.

В4. 3 нче җөмләдән юлдан – юлга күчерергә мөмкин булмаган сүзләрне язып алыгыз.

В5. 4 нче җөмләдәге нечкә сузыклардан торган исемне төшем килешенә куеп языгыз.

В6. 5 нче җөмләдән [w] авазы булган сүзне язып алыгыз.

Җаваплар

1 өлеш (А)

А1

3

А2

2

А3

3

А4

1

А5

4

А6

1

А7

2

А8

3

А9

2

А10

3

А11

1

А12

4

2 өлеш (В)

В1

Көн

В2

Үсемлекләр

В3

Аның

В4

Аяк, чык

В5

Итекне

В6

Вак



Предварительный просмотр:

Тест

        I вариант                                                                                                    II вариант

  1. Туры килгән хәрефне(хәрефләрне) күрсәтегез:

шыг...рь                                                                                             сәгат...

1) й                                                                                                    1) ь  

2) ы                                                                                                    2) ъ

3) ый                                                                                                  3) а

4) и                                                                                                     4) ә

  1. Иҗекләргә дөрес бүленгән сүзләр рәтен күрсәтегез:

1) гө-л-ләр-гә, әйт-егез                                            1) кош-лар-га, күлләр-дә

2) гөл-ләр-гә, әй-те-гез                                            2) кош-лар-га, күл-ләр-дә

3) кайт-ып, к-үреп                                                    3) ко-шлар-га, күлләр-дә

4) ү-скән, ки-теп                                                       4) кошлар-га, күлләр-дә

  1. [в] авазы әйтелгән сүзләрне табыгыз:

1) савыт                                                                     1) велосипед

2) ватык                                                                     2) тавыш

3) мавыгу                                                                  3) кавын

4) веранда                                                                  4) авыл

  1. Хаталы сүзләр рәтен күрсәтегез

1) мәшәкать, авыл                                                    1) ата-ана, мал-туар

2) сәгать, болын                                                        2) кәгазь, ихтирам

3) каләм, ямь                                                             3) сабан туй, сабантуе

4) тәгъдим, яш                                                          4) тирә-юнь, әһәмият

  1. Хаталы сүзләр рәтен билгеләгез

1) мәгариф, яңгыр                                                     1) ямь, хат

2) кулъяулык, каләм                                                  2) газиз, кагыйдә

3) һөнәр, сыйныф                                                      3) парты, китаб

4) һәр вакыт, шәхәр                                                   4) өчпочмак, дәрья

  1. Урын-вакыт килешендәге ялгызлык исемнәрне билгеләгез

1) Зөядән                                                                     1) Алабуганы    

2) карлыгачка                                                              2) Казанда

3) Фәриттә                                                                   3) егеткә

4) Агыйделгә                                                               4) Алмачуарга

  1. Ясалышы ягыннан болар нинди сыйфатлар

акыллы, кунакчыл                                                      усал, юаш

1) тамыр                                                                      1) кушма

2) кушма                                                                      2) парлы

3) парлы                                                                       3) ясалма  

4) ясалма                                                                     4) тамыр

  1. Фигыльгә ялгана торган юклык кушымчасын табыгыз

1) -сыз, сез                                                                   1) -лар, -ләр

2) -нар, -нәр                                                                 2) -ты, -те

3) -да, -дә                                                                      3) -мый, -ми

4) -ма, -мә                                                                     4) -быз, -без

  1. Иялек килешендәге исемне табыгыз

1) тауны                                                                        1) китапның

2) таудан                                                                        2) китаптан

3) тауның                                                                       3) китапны

4) тауда                                                                           4) китапка

  1. Туры килгән сүзне табыгыз

Шимбә көнне без абый белән ..... бардык

1) аның                                                                                    1) урман

2) поезд                                                                                    2) паркны

3) театрга                                                                                 3) кинодан

4) музейның                                                                             4) Кремльгә

  1. Боерык фигыльләр рәтен күрсәтегез

1) сөйләмә, борчыла                                                                1) хыялланыр, куначак

2) уянсын, туйды                                                                      2) язам, бар

3) укыячак, килдем                                                                   3) китермә, илт

4) карама, очыгыз                                                                      4) көттегез, укырмын

  1. Бирелгән сүз төркеме нәрсәне белдерә

сан                                                                                             сыйфат

1) предметны                                                                         1) предметның эшен

2) предметның билгесен                                                      2) предметның  исәбен, санын

3) предметның  исәбен, санын                                            3)  предметның билгесен  

4) предметның эшен                                                             4)  предметны      

  1. Тамыры ит (мясо) булган сүзне табыгыз

1) ит-май                                                                               1) итләч

2) итальян                                                                             2) иттек

3) итек                                                                                   3) итекче

4) итәк                                                                                   4) итагать

  1. Искергән сүзләрне табыгыз

1) лексика                                                                              1) укытучы

2) җырчы                                                                                2) факс

3) пионер                                                                                3) мөгаллим

4) сканер                                                                                4) телевизор

  1. Бирелгән сүз нинди җөмлә кисәге булып килгән

Басуларда кызу эш кайный.                               Тау астыннан кояш күтәрелә.

1) аергыч                                                                               1) ия

2) ия                                                                                       2) тәмамлык

3) тәмамлык                                                                          3) хәл

4) хәл                                                                                      4) аергыч



Предварительный просмотр:

 

Татар теленнән тест.

  1. Тартык авазларны әйткәндә

а) һава агымы тоткарлыкка очрый һәм шау барлыкка килә

б) һава агымы тоткарлыкка очрамый

в) һава агымы тоткарлыкка очрый, шау барлыкка килми

  1. Саңгырау тартыклар (глухой согл.зв.) ясалганда тавыш ярылары (голосовые связки)

а) катнаша

б) катнашмый

в) кунакка килә

  1. Яңгырау тартыклар (звонкий согл.зв.) ясалганда тавыш ярылары (голосовые связки)

а) катнаша

б) катнашмый

в) ул кирәк түгел

  1. Татар телендә нечкә сүзләрдә тартыклар

а) калын була

б) нечкә була

в) саңгырау була

  1. [w] авазы

а) ул аваз түгел

б) ирен-теш тартыгы

в) ирен-ирен тартыгы

  1. [в] авазы

а) ул аваз түгел

б) ирен-теш тартыгы

в) ирен-ирен тартыгы

  1. [h] авазы

а) йоткылык (глотка) тартыгы

б) ул аваз түгел

в) ирен-теш тартыгы

  1. Калын сузыклы сүзләрдә

а) [къ],[гъ] тартыклары әйтелә

б) [к],[г] тартыклары әйтелә

в) ъ, ь әйтелә

  1. Борын тартыклары (сонорные согласные звуки)

а) а б в

б) м н ң

в) о ө ү

  1. Татар телендә авазлар 2 төргә бүленә

а) сузык, тартык

б) зур, кечкенә

в) яңгырау, нечкә



Предварительный просмотр:

Тест №1,2,3.

  1. Калынлык билгесе (ъ) билгесе төшеп калган рәтне табыгыз.

1)  кул...язма, мәг...нә                                                         1) вәг...дә, иг...тибар

2) дөн...я, дәр...я                                                                 2) сәнгат..., сәгат...

3) ә...әмият, г...дәт                                                              3) көн...як, шигыр...        

4) ям...ле, яш...лек                                                              4) мөстәкыйл..., ям...

  1. һ хәрефе төшеп калган сүзне табыгыз.

1) ...ата                                                                                1) бә...ет

2) ...ис                                                                                  2) ...өнәр

3) шә...әр                                                                              3) ...имия

4) ...икәя                                                                               4)   ...алык

  1. ө хәрефе төшеп калган сүзләр рәтен күрсәтегез.

1) к...рәш, ...чпочмак                                                          1) х...змәт, ...т

2) к...сә, б...рәмлек                                                              2) ...шсөяр, ...шмәкәр

3) к...ше, м...ндәр                                                                3) к...түче, ...лкән

4) п...шү, ...мә                                                                      4) б...лын, к...лын.

  1. Хаталы сүзләр рәтен күрсәтегез.

 1) мәшәкать, авыл                                                    1) ата-ана, мал-туар

2) сәгать, болын                                                        2) кәгазь, ихтирам

3) каләм, ямь                                                             3) сабан туй, сабантуе

4) тәгъдим, яш                                                          4) тирә-юнь, әһәмият

  1. Сузыклары нечкә авазлар гына булган сүзне табыгыз.

1) сыйныф                                                                 1) алдынгы

2) әкият                                                                      2) дөньясы    

3) көнбагыш                                                               3) гөлҗимеш

4) табышмак                                                              4) төнбоек

  1. Хәзерге заман хикәя фигыльләрне табызгыз (найди глаголы наст. вр.)

1) көләчәк, утырачак                                                1) сибә, үсәләр  

2) бирә, утыра                                                           2) чәчте, белде

3) сөйләгән, күчкән                                                   3) тараган, салынган

4) сагынды, китте                                                      4) барачак, киләчәк

  1. Фигыльләргә ялгана торган юклык кушымчасын табыгыз.

1) -сыз, -сез                                                                 1) -лар, -ләр

2) -нар, нәр                                                                  2) -ты, -те

3) -да, -дә                                                                     3) -мый, -ми

4) -ма, -мә                                                                    4) -быз, -без

  1. Киләчәк заман хикәя фигыльне табыгыз.

1) барган                                                                      1) барды

2) барачак                                                                    2) барган

3) барды                                                                       3) бара

4) бара                                                                          4) барыр

  1. Җөмләдә кайсы сүз төркеме юк?

Авылда көн кояшлы, рәхәт ич.

1) исем                                                                          1) алмашлык

2) фигыль                                                                      2) исем

3) сыйфат                                                                      3) кисәкчә

4) кисәкчә                                                                      4) сыйфат

  1. Туры килгән сүзне табыгыз.

Шимбә көнне без абый белән ........ бардык.

1) аның                                                                                    1) урман

2) поезд                                                                                    2) паркны

3) театрга                                                                                3) кинодан

4) музейның                                                                            4) Кремльгә

  1. Дөрес билгеләмәне күрсәтегез

фигыль                                                                               хәбәр

1) җөмлә кисәге                                                             1) җөмләнең иярчен кисәге

2) сүз төркеме                                                                 2) сүз кисәге

3) җөмләнең баш кисәге                                                3) җөмләнең баш кисәге

4) җөмләнең иярчен кисәге                                           4)  сүз төркеме

  1. Кушма сүзне табыгыз

1) төн(боек)                                                                     1) кыр(куяны)

2) ак(аю)                                                                           2) аръ(як)

3) нечкәлек(билгесе)                                                       3) бала(чага)

4) кыр(тавыгы)                                                                 4) җир(җиләге)

  1. Ясагыч кушымчалы сүзләр төркемен табыгыз.

1) балчык, алачык                                                           1) сыерчык, капчык

2) китап, балалар                                                             2) чыпчык, карчык

3) озынборын, ап-ак                                                        3) батырлык, нефтьче

4) белемле, камышлык                                                    4) унбиш, җир җиләге

  1. Тамырдаш сүзләр төркемен табыгыз.

1) бизәк, бизон                                                                1) җилсез, җиләк

2) көньяк, көнчыгыш                                                      2) балан, балкашык

3) баллы, балта                                                                3) ташлы, ташбаш

4) кар, карта                                                                      4) итле, итәк

  1. Бирелгән сүз нинди җөмлә кисәге булып килгән

Басуларда кызу эш кайный.                               Тау астыннан кояш күтәрелә.

1) аергыч                                                                               1) ия

2) ия                                                                                       2) тәмамлык

3) тәмамлык                                                                          3) хәл

4) хәл                                                                                      4) аергыч

  1. Сүзтезмәне табыгыз

1) Ак диңгез                                                                          1) җир җиләге

2) диңгез кәбестәсе                                                               2) тәмле җиләк

3) диңгездә йөзү                                                                    3) кура җиләге

4) Кара диңгез                                                                        4) бүре җиләге

  1. Бирелгән сүз төркеме нәрсәне белдерә

сан                                                                                             сыйфат

1) предметны                                                                         1) предметның эшен

2) предметның билгесен                                                      2) предметның  исәбен, санын

3) предметның  исәбен, санын                                            3)  предметның билгесен  

4) предметның эшен                                                             4)  предметны

  1. Искергән сүзләрне табыгыз

1) лексика                                                                              1) укытучы

2) җырчы                                                                                2) факс

3) пионер                                                                                3) мөгаллим

4) сканер                                                                                4) телевизор



Предварительный просмотр:

Эшне  башкару өчен кулланма

Татар теленнән белем һәм күнекмәләрне тикшерү өчен биремнәрне башкаруга 40 минут вакыт бирелә. Тәкъдим ителгән эш 2 өлештән тора.

Беренче өлеш 18 биремне үз эченә ала (А1-А18), сез алар арасыннан дөрес дип уйлаган җавапны сайлап алырга тиеш.

Икенче өлеш В1-В6 биремнәреннән тора. Әлеге биремнәр текстка бәйле рәвештә башкарыла. В1-В6 биремнәренә җавапны сез мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга һәм язып куярга тиешсез.

Биремнәрне тәкъдим ителгән тәртиптә үтәгез. Аларны үтәү барышында, сезнең өчен кыенлык тудырганнары килеп чыкса, әлеге биремне калдырып торып, алдагыларына күчәргә киңәш итәбез. Сез бу биремнәргә, вакытыгыз калган очракта, кабат әйләнеп кайта алачаксыз. Беренче өлештәге биремнәргә якынча 2 минут вакыт бирелә. Икенче өлештәге һәр биремгә 3-4 минут вакытыгызны сарыф итегез.

Дөрес җаваплар, катлаулылык дәрәҗәсеннә карап, 1 яки югарырак баллар белән бәяләнәләр. Әлеге балларны бергә кушканнан соң, сезгә гомуми балл чыгарыла, шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җаваплар бирергә һәм күбрәк баллар җыярга тырышыгыз.

Сезгә уңышлар телибез!

1 өлеш (А)

Әлеге өлештәге биремнәрне (А1-А18) үтәгәндә, 1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнәр аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына «Х» билгесе куегыз.

А1. Нечкә сузыклы сүзләрдән генә торган рәтне табыгыз.

  1. гомер, китап, күз, белем
  2. болыт,агач,пыяла,иген
  3. җәй,кошлар,һава, кичә
  4. чебеш,көчек,хезмәт,күлмәк

А2.Яңгырау тартыклардан гына торган сүзләр рәтен билгеләгез.

  1. агач, такта, сыйныф, ипи
  2. гөмбә, алан, урам, Гөлназ
  3. арыш, үлән, җил, каймак
  4. бал, имән, таба, арба

А3. Кайсы рәттәге сүзләрдә [гъ] авазы әйтелә?

    1. гәрәбә, гөл, гүзәл, гамәл

    2. газиз, гөлҗимеш, гөмбә, яңгыр

    3. сәгать, елга, горур, гасыр

    4. табигать, агач, гәүдә, галәм

А4. Кайсы рәттәге сүзләрдә күпнокта урынына ь билгесе языла?

    1. ал...япкыч, көн...як, бер...юлы

    2. сәгат..., шигыр..., яш...лек

    3. төн...як, табигат..., кул...яулык

    4. ал...япкыч, кәгаз..., күп...яклы

А5. Хаталы сүзе булган рәтне күрсәтегез.

    1. шигырь, шагыйрь, мәкаль

    2. хәзер, хәйкәл, хат

    3. җәй, җимеш, җиләк

    4. давыл, тавык, авыл

А6. Кушымчаларның дөрес ялганмау очрагы булган рәтне  күрсәтегез.

    1. урманлар, хайванлар, кешеләр

    2. агачлар, көннәр, диңгезләр

    3. сулар, ташлар, урамнар

    4. укучылар, дәреслекләр, урманнар

А7. Бер үк тамырдан ясалган ясалма сүзләр рәтен күрсәтегез.

1. җыр, җырлар, җырда, җырың

2. күз, күзлек, күзле, күзлә

3. баш , башны, башым, башыбыз

4. урман, урманнар,урманы, урманны

А8. Ясалма сүзләрдән генә торган рәтне билгеләгез.

    1. баллы, эшче, күзлек

    2. тырышлык, көннәр, агачта

    3. бүлмә, балалар, көн

    4. горурлык, күңелдә, кошчык

А9. Ялгызлык исемнәрдән  генә торган рәтне күрсәтегез.

1. казан, тамаша, театр, китапханә.

2. китап, Тукай,мәҗлес, кунак

3. алмагач,чәчәк, Рэкс,песнәк

4. Казан, Марат, Чулман, Айгөл

А10. Юнәлеш килешендәге исем кергән сүзтезмәне аерып күрсәтегез.

1. апаның китабы

2. әнигә бүләк

3. урманнан кайту

4. авылда яшәү

А11. II зат, берлек сан, тартым белән төрләнгән, төшем килешендә килгән исемне билгеләгез.

1. йокымның

2. дәфтәремне

3. атларыңа

4. китабыңны

А12. Сыйфатлардан гына торган рәтне күрсәтегез.

  1. кызыл, түгәрәк, усал, йомшак
  2. туры, ак, биек, йорт
  3. арый, юа, сулый, кызык
  4. бер, матур, яшь, йөрәк

А13. “Кояш бүген иртәдән үк матур карый” җөмләсендә карый сүзе нинди сүз төркеме?

1. сыйфат

2. рәвеш

3. фигыль

4. алмашлык

А14. Билгеле үткән заман хикәя фигыльдән торган рәтне күрсәтегез.

1. сикергән, пешергән, утырса

2. ашый, уйлана, алачак

3. уйладым, туды, килдек

4. кычкырсак, җырлыйбыз, көләбез

А15.  “...предметның билгесен белдерә.   Нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә”. Сүз нинди сүз төркеме турында бара?

  1. фигыль
  2. исем
  3. хәбәр
  4. сыйфат

А16. Тәртип саны булган рәтне табыгыз.

  1. унөчәр, җидешәр, берәү, өчәү
  2. алтынчы, икенче, йөзенче, җиденче
  3. унлап,алтышар,бишәү,егермеләп
  4. биш, дүрт, мең, унбер.

А17. Бирелгән сүзтезмәнең антонимын табыгыз: якты көн

  1. айлы көн
  2. караңгы төн
  3. кояшлы көн
  4. дөрес җавап юк

А18. Бирелгән сүзтезмәнең мәгънәсен билгеләгез: борын күтәрү

  1. мактану
  2. борчылу
  3. үпкәләү
  4. дөрес җавап юк

2 өлеш (В)

Әлеге өлештәге биремнәрне, тәкъдим ителгән текст ярдәмендә үтәгәндә, җавапларыгызны 1 нче номерлы җавап бланкында В1-В6 саннарының уң ягына беренче шакмактан башлап языгыз. Һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда буш шакмаклар калдырырга ярамый.

     (1)Безнең авыл  табигатьнең  матур урынында урнашкан. (2)Көньяктан киң болын сузыла. (3)Болын буенда җиләк-җимеш бакчасы. (4)Бакча көнчыгыштан берничә километр ераклыкка  сузылган катнаш урманнар белән тоташа. (5)Бу урман бакчаны җил-давылдан  саклый.

В1. 1 нче җөмләдәге сыйфатның антонимын языгыз.

В2. 2 нче җөмләдән кушма сүзне табып языгыз.

В3. Күрсәтү алмашлыгы булган җөмләнең санын языгыз.

В4. 2 нче җөмләдән юлдан – юлга күчерергә мөмкин булмаган сүзне язып алыгыз.

В5. 4 нче җөмләдәге күплек санда килгән  исемне чыгыш  килешенә куеп языгыз.

В6. 5 нче җөмләдән [w] авазы булган сүзне язып алыгыз.

Җаваплар

1 өлеш (А)

А1

4

А2

2

А3

3

А4

2

А5

2

А6

1

А7

2

А8

1

А9

4

А10

2

А11

4

А12

1

А13

3

А14

3

А15

4

А16

2

А17

2

А18

1

2 өлеш (В)

В1

ЯМЬСЕЗ

В2

КӨНЬЯКТАН

В3

5

В4

КИҢ

В5

УРМАННАРДАН

В6

ДАВЫЛДАН


 

Комментарии

Шарипова Раиса Васильевна

Бу тестларны 6нчы сыйныфларга да тәкъдим итәргә була.