Батыр егет – ил күрке

Гафарова Алсу Радиковна

.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3vgabidullinshamilnpk-2018_novyy_-_kopiya.docx21.98 КБ

Предварительный просмотр:

Республиканский конкурс исследовательских работ и проектов школьников 1-6 классов «Первые шаги в науку»

Секция: Языкознание

Исследовательская работа

Тема

Батыр егет – ил күрке

Габидуллин Шамиль Алмазович

МБОУ “Гимназия №8-Центр образования” Советского района г. Казани

3 класс

Научный руководитель:

Абдуллина Гульназ Фирдинатовна,

Гафарова Алсу Радиковна ,

учителя татарского языка и литературы

первой квалификационной категории

МБОУ “Гимназия №8 – Центр образования”

Советского района г.Ка

Казань, 2018

Бу проект эзләнү-тикшеренү эше.Тикшеренү эше барышында төп бурыч

куелды. Эшнең максатлары билгеләнде.

      Бу эшемне язганда Муса Җәлилнең “Батырлык турында” дигән шигырен алдым.

         Нәрсә соң ул батырлык? Батырлык ул кешеләрне бик авыр очракларда коткару. Сугыш вакытында да кешеләр бик күп батырлыклар эшләгәннәр.      Батырлык ул, мөгаен, һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр.

       Шагыйрь Муса Җәлилнең бөтен иҗаты - батырлык үрнәге.Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, туган иле өчен көрәшкән көрәшче дә.

“Беләм, егет, синең җырыңда

Күп илеңә сөю, якынлык.

Тик әйт: авыр сугыш елында

Син күрсәттең нинди батырлык?...”

Батырлык эшләү өчен нинди сыйфатлар кирәк?Әлбәттә, кыю, көчле, акыллы, тырыш, игътибарлы, җитез булу кирәк. Туган илеңне ярату, илең өчен көрәшү – менә шул ул батырлык.

“...Син бастыңмы сафка кыенлык,

Кайгы йөген илең тартканда?

Кыенлыкта күренә кыюлык,

Ил батырны сыный батканда...”

Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлаган. “ Батырлык турында ” шигырендә көрәшче ир - егет образы тудырган.Патриот шагыйрь төрмәгә эләгеп тә, курку белмичә дошманга каршы көрәш алып бара.

Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый, күз яшен чыгармый, дошманына коткаруын теләп ялвармый. Шигырендәге көрәшче образына барлык ир-егетләрне уйландырырлык сорау бирә.

Ул үз халкының азатлыгы өчен соңгы тамчы канынача сугыша. Гүзәл тормышын ул туган иле өчен корбан итә.

“...Ни мәгънә бар эзсез яшәүдә,

Түбәнлектә, тарлык, кимлектә?

Яшәү хозурлыгы хөрлектә,

Гомер озынлыгы ирлектә...”- дигән шигырь юллары белән батыр көрәшчене үзеңнән соң эз калдырырга, алга барырга чакыра. “...Ил онытмас, бирсәң каныңны, Ватан өчен изге көрәшкә...”,  дип рухландыра батыр көрәшчеләрне герой-шагыйрь. Үзеңнән соң эзең калсын ди автор “Батырлык” шигырендә. Халык искә алырлык, изге гамәлләр кылырга чакыра.

“...Батыр үлә, үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып,

Исемең калсын, үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык.”    

Минем дә әлеге дәһшәтле сугышта картбабам катнашкан.Ул - Бөек Ватан сугышы ветераны.

      Һәр ветеранның сугыш еллары турында үзенең истәлеге була.

 Бәйрәмов Барый Вәли улы сугышка алынгач, Арзамаста танк училищесында укый, аннары сугышка керә.

       Сандомир шәһәрен азат иткәндә янган танк эчендә кала. Стрелок – радист Якупов Мөхтәсар дөрләп янган танк эченнән өстерәп алып чыга һәм госпитальгә озата.

Сугыш вакытында әби-бабайларыбызның күрсәткән батырлыклары белән горурланып яшик. Сугыш ветераннарын онытырга безнең хакыбыз юк!Сугыш еллары турындагы истәлекләрне безнең буын да белергә тиеш.

    Шул максаттан Муса Җәлилнең исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә. Шагыйрьгә Казанда һәйкәл куелды, Муса Җәлил музее эшләп килә.Муса Җәлилгә багышлап романнар, поэмалар, опера, җырлар иҗат ителде.

 Мин үземнең сыйныфымда “батырлык” турында сораштыру уздырырга булдым. Башкалар фикере белән кызыксындым. Алар дусларына булышуда, эт, песи балаларына ярдәм итүдә,  әби-бабайларга яхшылык эшләүдә, илебез азатлыгы өчен көрәшкән халкыбызда күрә.  Үзебезнең укытучыларыбыздан да сорадым. Алар Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлардан Фатих Кәрим, Абдулла Алиш, Муса Җәлил, Газинур Гафиятуллин һәм сугыш ветераннарының олы батырлыклары аша аңлатып күрсәттеләр.

         Әлеге хезмәтемне түбәндәге мәкаль белән тәмамлыйсым килә: “Батыр үзе өчен туар, иле өчен үләр”.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!