Сабантуй

Гафарова Алсу Радиковна

..

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sabantuy6.04ispr.docx21.23 КБ

Предварительный просмотр:

САБАНТУЙ 6.04

Музыка: Эльмира Сөләйманова “Сабантуй”.

Барысы бергә сөлгеләр эленгән таяк тотып керәләр. Таяк Рәдис Н-та. Кергәч бераз болгап тора.

(Шул вакытта А.Р. белән В.Я. ат чабышына атларны әзерли)

Самат. Җилферди чиккән сөлгеләр,

Бүләкләр күбебезгә.

Көрәшик тә, узышыйк та –

Сабантуй бүген бездә.

Г.Ф. Күңелле Сабан туйлары,

         Бүген бәйрәм, зур бәйрәм!

         Матур җырлар җырлый-җырлый

        Уйныйбыз әйлән- бәйлән.

Алелия. Сабан туе, хезмәт туе,

Шатлык һәм бәхет туе.

Уйнап-биеп, җырлап-көлеп

Бәйрәм итик көн буе!

Г.Ф. Котлы булсын, ямьле Сабан туйлары!

Л.И. Хөрмәтле кунаклар,  Сабантуйның иң төп ярышы – ат чабышы. Ярышны башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

Атлар 3 түгәрәк чапкач, түбәндәге сүзләр әйтелә:

Рәдис Нурутдинович

        Әнә инде бик ерактан

        Чапкан атлар күренә

         Иң беренче килгән ат

         Керә мәйдан түренә

         Һәм аның муенына

         Чиккән сөлге эленә.

Г.Ф.  Сабан туенда уеннар

          Төрле була, күп була.

          Уеннарсыз Сабан туе

          Булмаган да күк була.

Дамир.Без уйныйбыз, уйныйбыз,

 Якты көннән туймыйбыз.

 Сабан туе гөрләп торсын,

 Биибез дә җырлыйбыз!

ҖЫР “ЧЫН ЧЫН ӘЙТӘМЕН” Земфира.

Татар бию көе. УЕННАР.

Л.И. Алай итик әле без,

Болай итик әле без.

Күңелле итеп бергә-бергә

Уйнап алыйк әле без.

“ЧҮЛМӘК ВАТУ” УЕНЫ

(Рәдис Н., А.Р., В.Я.)

Г.Ф. Чүлмәк ватам, чүлмәк ватам,

Ватып булырмы икән?

Бүләккә бер чиккән яулык

Алып булырмы икән?

Л.И. Чүлмәк ватыш уены –

          Бигрәк тә кызык инде.

          Әйдә, уйнап карагыз әле

          Бу кызыклы уенны.

          Кем төгәл атлый һәм төз суга белә,

          “Чүлмәк” абзагыз сезне көтә!

“КАПЧЫК КИЕП ЙӨГЕРҮ” УЕНЫ

(Рәдис Н., А.Р., В.Я.)

Г.Ф. Кемнәр җитез, кем өлгер,

Безнен янга килегез.

Әйдә, карыйк узышып,

Капчык киеп ярышып.

Л.И. Икегезгә ике капчык,

          Ягез әле, тотыгыз.

          Сабан туенда ярышып,

          Сез дә бүләк алыгыз.

 “КАШЫК КАБЫП ЙӨГЕРҮ” УЕНЫ

         (Рәдис Н., А.Р., В.Я.)

Г.Ф. Кашыкка салып күкәйне

Йөгерегез тизерәк.

Күрик әле бу ярышта

Кайсыгыз җитезрәк.

Л.И. Авызга кашып каптык,

         Җыйнаулап торып чаптык.

         Йомыркалар бииләр,

         Гел тик торам димиләр.

Г.Ф. Кашык кабып йөгерәм дип,

Мактанырга ашыкма.

Ә син менә йөгереп бак,

Күкәй салып кашыкка.

“ЧИЛӘККӘ СУ САЛЫП ЙӨГЕРҮ” УЕНЫ

         (Рәдис Н., А.Р., В.Я.)

Г.Ф. Менә сиңа сулы чиләк,

Көянтә эл иңеңә.

Йөгер тизрәк, иң алдан кил,

Егыла гына күрмә!

Л.И. Бүген безгә бик күңелле,

          Тирә-як шау гөр килә.

           Җырлыйбыз да, биибез дә,

           Үзебез яраткан көйгә!

Җыр 4г сыйныфы укучысы  Камилә Габдуллазянова башкаруында “Талы, талы” җырын тыңлап китербез.

Г.Ф. Ә көрәшә кайсыгыз?

Көч сынашып кайтыгыз.

Курыкмагыз егылудан,

Йөгереп артта калудан.

КӨРӘШ.  

          (Рәдис Н., А.Р., В.Я.)

(ПОЛОЖИТЬ МАТЫ И ОРГАНИЗОВАТЬ БОРЬБУ)

Л.И. Кайсы гына Сабантуй милли көрәшсез узар  

Икән? (Малайлар көрәшергә чыгалар).

Егетләр мәйданга чыгыгыз!

Г.Ф. Ир егетләр ап-ак сөлге тотып,

Чын безнеңчә милли көрәшсен!

Кунаклар, юмартланып китеп,

Батырларга бүләк өләшсен.

Л.И. Батырлар кулы билдә,

Сөлгесен сала иңгә,

Ир-егет туймас көрәштән,

Ал биленнән, сал җиргә.

Г.Ф.  Көрәш кыза мәйдан уртасында,

Дулкынлана халык: “Кем җиңәр?”

Көрәшчеләр әле бил бирмиләр,

Чыдасыннар гына сөлгеләр.

Иң кызган чагы көрәшнең,

Кем калыр икән батыр?

Муенына тәкә салып

Кем соң өенә кайтыр?

Р. Н.  Көрәшчене сарык белән бүләкли.

Л. И. Сабантуй елга бер генә килә

         Күңелле, олы бәйрәм.

         Нур өстенә нурлар иңсен

         Биеп алыйк ичмасам.

“Татар халык биюе” Рәдис Н.

(Барысы да кушылып бииләр).

Саубуллашу

Г.Ф.  Сайрый тургай тугаенда

          Елның матур аенда!

 Көч сынаштык, бәйрәм иттек

Ямьле Сабан туенда!

Л. И. Дуслар, көтеп алынган Сабан туйлары  

          ахырына якынлашты.

Г.Ф. Сезнең һәрберегезгә исәнлек-саулык, кояшлы көннәр, аяз күкләр теләп калабыз.

Г.Ф. Киләсе ел Сабан туена кадәр сау булыгыз!

Сабан туе – ул бер көнлек

Аның рухы дәвамлы...

Атна, ай, ел буена ул көчле итә,

Дәртле итә, тырыш итә халыкны.

 БӘЙРӘМ КУНАКЛАРНЫ СЫЙЛАУ БЕЛӘН ТӘМАМЛАНА.