Минем эш тәҗрибәмнән

Ситдикова Айгуль  Азатовна

Рус мәктәбендә  укучы балаларга татар телен укыту шактый катлаулы эш. Чөнки хәзерге рус теллелек заманында кайбер татар балалары да рус балаларыннан әллә ни аерылмый. Күп кенә гаиләләрдә рус телендә сөйләшү сәбәпле, татар теле онытылып бара. Шуңа күрә безнең максат, балаларда татар теленә карата кызыксыну уяту. Максатыбызга ирешү өчен, балаларга иң якын, иң аңлаешлы чара – күрсәтмәлек алымын кулланабыз. Башлынгыч сыйныфларда компьютер технологияләрне кулланып, укыту процессын баетып, уку–язу күнекмәләрен булдырып һәм камилләштереп, төрлелән-дереп,  кызыксындырып җибәрергә була.

Яңа технологияләр бигрәк тә рус телле балаларга татар телен өйрәнгәндә булыша. Алар дәрескә теләп йөриләр. Дәрескә өстәмә материалны интернеттан эзләү аларны кызыксындыра.  Без укыган текст эчтәлегенә туры килгән рәсемнәр табып килү, рәсемгә туры килгән җөмләләрне табып уку,  татар телен өйрәнгәндә балаларга тагын бер этәргеч булып тора.

Шулай ук татар теле дәресләрдә Интернет белән файдаланып кирәкле материалны табу, укучыларның сүзлек  запасын баету, татар телен өйрәнүгә мотив формалаштырырга этәргеч була.

Без башлангыч сыйныфларда эшләгәнгә күрә, мультимедия мөмкинлекләреннән киң файдаланабыз. Дәресләрдә төрле видео, презентацияләр, иллюстрацияләр, кроссвордлар, тестлар, электрон китаплар кулланабыз. Дәрес барышында шулай итеп укучыларны мультимедия белән кызыксындыру, теманы аңлау дәрәҗәсен үстерә.

Сөйләм үстерү дәресләрендә  презентацияләр куллану, сәнгатьле уку дәресләрендә мультфильмнар куллану бик отышлы. Чөнки балалар хәтерендә андый материал эмоциональ рәвештә дә саклана.

Компьютер технологияләрен куллану баланың  иҗадилыгын, укуга омтылышын, күзаллавын киңәйтә.

Дәрес барышында  компьютер куллануның  юллары һәм ысуллары  бик күп. Шуларның берсе – электрон презентацияләр.

Аны куллану урынлы, чөнки ул балаларның игътибарын җәлеп итә.

Электрон презентация – укытучы тарафыннан дәрестә кулланыла торган һәм аның аңлатмалар бирүен һәм өстәмәләр кертүен таләп иткән ярдәмче чара. Презентацияне яңа материалны аңлатканда, белемнәрне ныгыту вакытында, белемнәрне тикшерү өчен куллану бик җайлы. Дәресләрдә презентацияләне файдалану татар теле фәнен тагын да эчтәлеклерәк, нәтиҗәлерәк, күрсәтмәлерәк, кызыграк укыту мөмкинлеге бирә.

Татар телен өйрәнгәндә иң мөһиме – авазларны дөрес итеп әйтергә өйрәтү. Башлангыч  сыйныфларда бу максатка  ирешүгә фонетик уеннар  булыша, чөнки башлангыч мәктәп балаларының игътибары кыска вакытлы. Аларның кызыксынуын арттыру өчен төрле эш алымнарын алыштырып торырга кирәк.  Уеннарны да элетрон тактага таянып үткәрергә була.

Авазларны матур һәм дөрес итеп әйтергә өйрәткәндә рәсемле презентацияләрдән башлау уңайлы.

Мәсәлән [ү] авазы слайдында ү хәрефе, күлмәк, үтүк, күз, рәсемнәре бар.

-Бу нәрсә? Бу күлмәк.

-Күлмәкне кемнәр кия. Кызлар кия.

-Кызны әнисе дәшә. Кыз әү диеп җавап кайтара.

 Бу авазны чыгарганда аның авызы йомыла, иреннәре алга килә. Без дә шул кыз шикелле дәшеп карыйк әле!

Шулай итеп берничә рәсемгә хикәя төзибез.

Шулай ук авазларны нәрсәгә булсада охшатып әйтергә була. Мәсәлән:

Озынборын нинди тавыш чыгара? ( З-з-з)

Үрмәкүч оясына эләккән чебен ничек безелди? ( Без-з-з)

Карга ничек кычкыра? ( Кар-кар-кар)

Табада май ничек кыза? ( Ч-ж-ж)

Шул ук слайдларны фонетик күнегүдән башка лексик материалны аңлату, үткәннәрне ныгыту; җөмләләр төзү, сүзлек, хәтер диктантлары язу өчен кулланып була. Рәсемнәрне сюжетлы итеп ясаганда 2,3,4 сыйныфларда алар  буенча хикәяләр төзергә була.

Фонетик күнегүне без дәрес темасына якынайтып үткәрергә тырышабыз. Фонетик тренировка өчен ясалган слайдлар алган белемне актуальләштерергә дә булышалар. Мәсәлән 2 нче класста “Сүз һәм Җөмлә” темасында башта карточкалар буенча эшлибез.

-Бу нәрсә? (Бу дәфтәр)

-Бу нәрсә? (Бу- сәгать.)

-Без хәзер нәрсәләр әйттек?- (Сүзләр)

-Бу сүзләр нәрсәне белдерәләр? (Предметны)

-Сәгать нинди? ( түгәрәк, сары)

Бу сүзләр нәрсәне белдерәләр?

Шулай иттереп бер ясалган презентациягә таянып  темага кереп китәбез.

Балаларга ошый торган “Сүз яса!”, “Сүз төзе!”, “Тылсымлы чылбыр               ( алмалайнурмана...)”, “ Буталган хәрефләр “ә,с,ө,т,л (өстәл); ч,к,ә,ч,ә ( чәчәк) уеннарын да  компьютер технологияләренә таянып үткәрергә була.

Табышмаклар, башваткычлар, әйтемнәр балаларның фикерләү, уйлау, хәтер сәләтен, игътибарлылыгын, кызыксынуын арттыра. Ребуслар, кроссвордлар да балаларны игътибарсыз калдырмый.

Балалар өчен икенче катлаулы бүлек- грамматика. Авыр булса да, аны өйрәнү укытуның төп максатларының берсе булып тора. Грамматиканы өйрәнгәндә компь-ютер технологияләргә таянып, ребуслар, кроссвордлар да кертеп җибәрергә була.

Лексика бүлеген өйрәнгәндә түбәндәге уеннарны кулланырга мөмкин.

Мәсәлән: “Бер сүз белән” интерактив тактага “Эченә кара тутырылган язу әсбабы” диеп язылган. Укучылар дәфтәр битләрен икегә бүләләр. Бер як биткә тактадан күчерәләр, ә икенче якка  аңа җавап бирүче сүзләрне язалар.             (каләм); “Антоним – синонимнар” ,“Омонимнар” .

Дәреснең төрле этапларында презентация белән эшләүне тирәнрәк карыйк.

Белемнәрне актуальләштерү. Үтелгән материалны тизрәк искә төшерү өчен узган дәрес презентацияләрен файдаланырга була, бу очракта ассоциатив хәтер эш итәчәк. Кайбер слайдларда җавап табу өчен өстәмә сораулар да язылган булырга мөмкин, әмма җаваплар үзе язылмый.

Яңа материалны аңлату. Слайдларны күрсәтү тәртибе һәм төзү логикасы өйрәнелә торган материалның эчтәлегенә, аерым сыйныф укучыларының аны үзләштерү үзенчәлекләренә, укытучы шәхесенә бәйле. Бу очракта укучы белән укытучы арасындагы мөнәсәбәтнең нинди булуы да игътибарга алынырга тиеш. Слайдларны текст белән чуарламаска кирәк. Анда, күбрәк терминнар, рәсемнәр, схемалар, зур булмаган таблицалар, тезислар языла.

Дәрес материалын беренче тапкыр кабатлау. Әңгәмә һәм тестлар белән эш итү кулай. Бу укучыларны контроль эшләргә әзерләргә дә ярдәм итә.

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру. Үзе бер дәрес була ала. Мондый дәрес презентациясенә өйрәнелә торган темага схемалар,  таблица, күнегү фрагментлары кертелә. Мондый презентация катгый логика белән аерылып торырга тиеш түгел. Төрле фоннарны, анимация элементларын да кулланырга була.

Әгәр презентация дәреснең барлык этапларында да кулланылса, аның аерым өлешләрен  төрле фоннарда күрсәтү отышлырак.

Өй эше. Балаларга презентацияне өй эшенең бер төре итеп тә бирергә була. Мондый биремнәрне үтәгән чакта укучылар компьютер белән эш итәргә, үз фикерләрен төгәл һәм кыска итеп әйтергә өйрәнә. Хәтта чыгышлар әзерләргә бик үк атлыгып тормаган укучылар да компьютер белән бик теләп эшлиләр.

Әлеге технологияләрне уңышлы файдалану дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрә, укучыларның кызыксынучанлыгын арттыра, аларны белем дөньясына җәлеп итә, өлгереш күрсәткечен һәм уку сыйфатын яхшырта.

Шулай итеп, компьютер технологияләр кертеп, уеннар кулланып, татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрен җанландырып, балаларда кызыксыну уятып, алар өчен мавыктыргыч, кызык итеп дәресне үткәрсәк, үзебезнең максатыбызга ирешә алабыз.