Халкым уеннары

Максудова Алсу Маннафовна

Внеурочная деятельность начальных классов.Изучение национальных игр. Нравственное воспитвние детей.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uennar.docx2023.docxokonch_met_razr.docx24.13 КБ

Предварительный просмотр:

Маскат: - татар халкының хәрәкәтле уеннары, халык фольклоры, традицияләре аша балаларда әхлакый сыйфатлар формалаштыру.

Бурычлар: - татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре, уеннары турында күзаллау формалаштыру;

- халык традицияләренә, гореф-гадәтләренә карата балаларда ихтирам хисе тәрбияләү;

- татар милли уеннары белән кызыксынуны, уеннарны мөстәкыйль эшчәнлектә куллану теләген үстерү.

Бәйрәм барышы:

Салмак кына татар жыры янгырый.

Алып баручы: - Исәнмесез, балалар!  Исәнмесез,хөрмәтле кунаклар!

Балалар: - Исәнмесез!

Алып баручы: - Балалар, без сезнең белән «Татар халык уеннары көне»нә җыелдык. Бүген уйнаячак уеннарны  халык үзе уйлап чыгарган. Борын-борын заманнарда безнең  бабаларыбыз да балачакта Балалар, ә сез уйнарга яратасызмы?матур-матур уеннар уйнап үскәннәр. Уеннар һәрвакыт халыкның үткән заманнардагы көнкүрешен, тормышын чагылдыралар. Әмма уеннар тормыш вакыйгаларын гына кабатламый, алай гына булса, уенның бер кызыгы да булмас иде. Алар да, әкиятләр, җырлар кебек үк, буыннардан - буынга күчә–күчә шомарганнар, аларга яңа кызыклы вакыйгалар, сүзләр, хәрәкәтләр өстәлгән. Шулай итеп уен мавыктыргыч, кызыклы булып киткән. Бу уеннарны бүгенгесе көндә дә  балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, ишек алдында уйныйлар.

Балалар: - Әйе, яратабыз!

Йорт тирәсендэ агач усеп утыра.Бер бала шунда су сибә.Балалар аның янына киләләр дә аны уйнарга чакыралар.

  • Хәзер барам..агачка су гына сибеп алыйм әле ,-ди бала.

Шулчакта икенчесе:

-Беләсезме,ул ни өчен шул агачны шулай карый?

-Юк..

-Э мин белэм..Карт бабасы ана васыять итеп калдырган.

Шулвакыт әнисе чыга,ишетеп ала.ВАСЫЯТЬ сузенэ анлатма бирә.Шул агачка минем әти чокып язып калдырды : БАЛА өчен ин кызык нәрсә-УЕН.Халкыбызның уены аша балаларга әдәп-әхлак тәрбиясе биреп була.Без буыннан-буынга шушы эшне дәвам итәбез.(АЛЬБОМ КАРЫЙЛАР)

Икенче бала :

-Менә нинди зур эш.Соклангыч!

Балалар шул агач янына баралар.

Әни.  “Түбәтәй”,”Капкалы”,”Утыр,утыр,Мәликә”,”Без,без ,без идек..”,”Куш кулым”,”Көймәкилә”...уеннары бик кызыклы уеннар,балакайларым.

БАЛАЛАР Елга буена уйнарга китәләр.Елга буенда бер апаны очраталар.Ул чирәм арасыннан нидер эзли.

БАЛА.  Нәрсә югалттыгыз,апа?

Апа :- Йөзегем төшеп китте...шуны эзлим.(балалр эзлэшэлэр..бер бала йөзекне таба)

-Рәхмэт йөзеннән үзегезгә бер уен өйрәтим әле.

Балалар :-Без беләбез,без беләбез-диләр.

-Эйдэгез,балалар,”Йөзек салыш”уены уйныйбыз.

 ич бу.Чуаш малае аны тапкан була.

Чуаш малае –Бу нинди баш киеме?-дип с

«Йөзек салыш» дип атала (уен музыка астында уйнала).

Уен кагыйдәләре: бер бала уч төпләре арасына йөзек яшерә, уенда катнашучылар ул балага үзләренең кулларын «көймә” итеп ясап сузалар. Алып баручы бала үзенең кулларын һәр баланың кулына куеп, башкаларга сиздермичә генә бер балага йөзекне салырга тиеш. Аннары “Кемдә йөзек, сикереп чык!” дип әйтә һәм йөзек салынган бала тиз генә алып баручы бала янына  сикереп чыгарга тиеш. Калган балалар аны тотып калмакчы булалар. Йөзек салынган бала тоттырмыйча сикереп чыга алса, ул алып баручы була, әгәр аны тотып калалар икән, алып баручы яңадан үзе кала.

Уен тәмамлана. Балалар саубуллаша апа белән.Юлны дәвам итәләр.Бер чуаш малаен очраталар.Кулына КәЛәПүШ тоткан

.Арада бер малай  . Минем кәләпүш ич бу!

Чуаш малае.   Юлдан таптым.Бик матур.

БЕРСЕ КәЛәПүШ ТДА СөЙЛИ, . Бу – түбәтәй. Ир-атлар кия торган традицион баш киеме. Түбәтәйне бисер белән матур итеп бизиләр, төрле төстәге җепләр белән чигәләр. Безнең түбәтәйдә дә матур татар бизәкләре (орнаментлары) чигелгән.

БЕР МАЛАЙ:.Кәләпүш бик матур. Аңа багышланган уен да бар бит.Әйдәгез,”Түбәтәй”уены уйныйбыз

Түгәрәккә басалар, бер-берсенә түбәтәйне тапшырып, җырлыйлар:

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм, дигәнсең.

Кушымта:

Түп, түп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды! (түбәтәй кемдә кала, шул балага җәза бирелә: биергә, шигырь сөйләргә, әтәч булып кычкырырга һ.б.)

Алып баручы: - Бу уенны да бик күңелле итеп уйнадыгыз! Алдагы уен да бик кызык. Бу уенда да күзләрне бәйлисе була. Уен «Утыр, утыр, Мәликә!” дип атала.

Уен кагыйдәләре: балалар түгәрәк ясап басалар, уртага бер бала чыга, аның күзләрен яулык белән бәйлиләр. Балалар түгәрәк буенча әйләнеп, җырлыйлар:

Утыр, утыр, Мәликә, алмагачы төбенә,

Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче тиз генә.

Түгәрәктәге бер бала күзе бәйләнгән бала каршына килеп утыра, күзе бәйләнгән бала аңа кагылып, кем икәнен белергә тиеш. Әгәр дә кем икәнен әйтә алмаса, аңа җәза бирелә. Уен шулай дәвам итә.

Бала:

-Сина уен ошадымы ДЕНИС?

Денис:

-Мина уеннар бик ошады.Рэхмэт!  

Бер бала:-Санамышлар белэсезме сез?

Ойгэ кергэн чыпчык,

Очып йори чык-чырык.

-Чыпчык,чыпчык,син чыпчык!

Атлап тугел,очып чык!

Тор,тор,тургай,

Тан ата бугай,Тургай,чыпчык,

Син кал,бу чык!

Чираттагы уенны уйнаганда,санамыш белэн колдеручене сайларбыз.

Уен.«Без-без, без идек»

 

Без-без, без идек,

Без унике кыз идек;

Базга төштек бал ашадык,

Келәткә кердек май каптык,

Кап та коп, кара, Якуб,

Тимер туп,

Авызыңны ач та йом!

М-м-м...

Балалар уен сүзләрен көйләп әйтәләр, аннары берюлы  авызларын йомып, җиңелчә күңелле төрле шаян хәрәкәтләр ясыйлар. Кем көлеп җибәрә, шул уеннан чыга һәм җәза үтәргә тиеш була.

 «Парлашу яки ачык авыз-жебегэн»

 

 Балалар зур түгәрәк ясап басалар. Физкультура дәресен искә төшереп 1, 2 дип санап чыгалар. Беренчеләр бер адым алга чыга, икенчеләр урында кала. Шулай итеп ике түгәрәк барлыкка килә. Беренчеләр бер якка биеп китә, икенчеләр икенче якка биеп китәләр. Көй туктауга парлашып әйләнергә кирәк.

 «Йозаклы»

 

Ике уенчы кулга-кул тотышып “йозак ясап” басалар. Куллары өскәрәк күтәрелеп тора.

Уенга катнашучылар көй башлануга түгәрәк буйлап бер-бер артлы биек “йозак” аша үтәләр, көй туктауга «йозак» төшә. Йозак эчендә калган уенчы уеннан чыга, яисә җәза ала.

«Урындыклар»

 

Уртага түгәрәкләп урындыклар тезелә. Урындыклар саны уенчылар саныннан бергә ким алына. Көй башлануга катнашучылар урындыклар тирәли бииләр. Көй туктауга алар урындыкка утырып калырга тиешләр, урындыксыз калган кеше уеннан чыгарыла.

  

«Миңлебай» уены

 

Бер бала уртага чыга. Башка балалар аның тирәсендә бер түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып, җыр җырлап әйләнәләр.

 

Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада Миңлебай.

Син нишлисең, ни кыласың,

Без кыланырбыз шулай.

 

Бер болай, бер болай, я кыланыгыз шулай.

Бер болай, бер болай, моны эшләү бик уңай.

 

Укучы артыннан хәрәкәтләр кабатлана. Кабатлый алмаган кеше уртага чыгып Миңлебай була.

 

Балалар янадан теге агач янына эйлэнеп кайталар.Эни кеше шунда йори.

Бер малай:

- Анда нинди уеннар язылган икэн?Без эби-бабайларыбызнын уеннарын белэбезме икэн?

Эни кеше:

-Карый эле,балалар!Минем дэ белэсем килэ.(уеннар язылган кэгазьне укый)

Чуаш малае Денис:

-Мин дэ уеннар белэм.Мина бик ошады.

«Көймә” җырлы-биюле уены

Бер рэткэ тезелэлэр.Жырлы-биюле уеннар турында сузлэр эйтелэ.