Казанда Тукайга багышланаган III Бөтенрәсәй шигырь укучылар бәйгесе

Тинбакова Римма Варисовна

23,24 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә шигырь бәйгесе булып узды. Анда республикабызның күп кенә районнарыннан, шәһәрләреннән сәләтле укучылар җыелды. Һәрбере дулкынлана. Бәйге бик катлаулы һәм җитди барды. Жюри әгъзалары һәрбер катнашучыны энә күзеннән үткәрде. Минем укучым-Азнакай шәһәре 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Хәбибуллина Альбина уңышлы чыгыш ясады. Тик кызганыч, укучыларның хезмәте тиешенчә үк игътибарга лаек булмады. Беренче көнне үк төшеп калучыларга да, икенче көнне чыгыш ясаучыларга да бертөрле дипломнар тапшырылды. Урын бирүдән тыш, лауреат, номинация дигән нәрсәләр дә булса, бик әйбәт булыр иде. Балаларның тырышлыгы бушка китмәсен иде. Горурланып, мәктәпләренә әйләнеп кайтырлар иде. Бала күңеле бит ул. Шулай да бәйге бәйге инде. Күңелле дә, тәҗрибә дә бирә.