Матурлык югалмас.Шигырь.

Җамалиева Лилия Илгиз кызы

Матурлык югалмас.

Аклыкка төренгән бакчалар,

Шомыртлар хуш исләр тарата.

Күңелем шул гүзәл бакчадай

Күңелне өзелеп ярата.

 

Бу кадәр матурлык,сафлыктан

Йөрәгем нурларда коена.

Чиксез бер рәхәтлек моң булып,

Җаныма агыла тын гына...

 

...Карларга төренгән бакчалар,

Шомыртлар ак шәлен ябынган.

Ярату яшәсә күңелдә,

Матурлык югалмас дөньядан.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon maturlyk_yugalmas.doc22.5 КБ

Предварительный просмотр:

Матурлык югалмас.

Аклыкка төренгән бакчалар,

Шомыртлар хуш исләр тарата.

Күңелем шул гүзәл бакчадай

Күңелне өзелеп ярата.

Бу кадәр матурлык,сафлыктан

Йөрәгем нурларда коена.

Чиксез бер рәхәтлек моң булып,

Җаныма агыла тын гына...

...Карларга төренгән бакчалар,

Шомыртлар ак шәлен ябынган.

Ярату яшәсә күңелдә,

Матурлык югалмас дөньядан.