Чәчәкләр.

Җамалиева Лилия Илгиз кызы

Чәчәкләр

Ап-ак  ромашкалар ята аунап,

Юл буенда тузанга батып.

Кемдер шулай матур чәчәкләрне

Ташлап киткән таптап, каралтып.

 

Күпме кеше уза бу юллардан,

Чәчәкләрдә кемнең эше бар?

Кайсы карый, кайсы карамый да,

Таптый-таптый алга атлыйлар.

 

Ә ул...узалмады...туктады.

Керфегенә кунды яшьләре.

Карады да шушы чәчәкләргә,

Искә төште узган яшьлеге.

 

Ромашкалар кебек матур чагы,

Үлеп гашыйк булды, яратты.

Берәү...өзеп...чәчәкләрдәй

Юл чатына аны ыргытты...

 

...Елый-елый җыйды чәчәкләрне,

Кулларына алды кадерләп.

Әкрен генә юлдан атлап китте,

Яшьләр калды эзеннән тәгәрәп...

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chchklr.docx14.37 КБ

Предварительный просмотр:

Чәчәкләр

Ап-ак  ромашкалар ята аунап,

Юл буенда тузанга батып.

Кемдер шулай матур чәчәкләрне

Ташлап киткән таптап, каралтып.

Күпме кеше уза бу юллардан,

Чәчәкләрдә кемнең эше бар?

Кайсы карый, кайсы карамый да,

Таптый-таптый алга атлыйлар.

Ә ул...узалмады...туктады.

Керфегенә кунды яшьләре.

Карады да шушы чәчәкләргә,

Искә төште узган яшьлеге.

Ромашкалар кебек матур чагы,

Үлеп гашыйк булды, яратты.

Берәү...өзеп...чәчәкләрдәй

Юл чатына аны ыргытты...

...Елый-елый җыйды чәчәкләрне,

Кулларына алды кадерләп.

Әкрен генә юлдан атлап китте,

Яшьләр калды эзеннән тәгәрәп...