ТЕЛНЕҢ ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ МӘДӘНИЯТ БЕЛӘН БӘЙЛӘНЕШЕ

Чукурумова Валентина Николаевна

Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Тел – халыкның яшәү асылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын күп гасырлар буена үзенә сеңдерә барып, аны безнең заманнарга кадәр китереп җиткерүче зур хәзинә. Тел барлыкка килеп, яшәешнең бөтен этапларында да җәмгыять белән аерылгысыз бәйләнештә булган. Аралашу ихтыяҗы булмаса, кешелек җәмгыяте барлыкка килә һәм үсә алмас иде.

Үзара аралашу һәм танып белү чарасы буларак, телләр туктаусыз үсү, камилләшү процессын кичерәләр.

Җәмгыять телнең үсешенә һәм яшәешенә зур тәэсир ясый. Илдәге төрле үзгәрешләргә бәйле рәвештә барлыкка килгән яңа күренешләрне, төшенчәләрне атау өчен яңа сүзләр барлыкка килә, яки телдә инде яшәп килгән сүзләрне яңа мәгънәдә куллану нәтиҗәсендә сүзләрнең мәгънәләре киңәя.  

Әгәр тарихка күз салсак, илебез капиталистик җәмгыятьтән социалистик җәмгыятькә күчкән чорларда телдә дә үзгәрешләр күзәтелгән. Мәҗбүри укыту кертелгәч, әдәбият, мәдәният, сәнгать үсә. Шулай итеп, халык күбрәк әдәби телдә сөйләшә башлый.

ХХ гасыр ахырында җәмгыятьтәге иң зур үзгәрешләрнең берсе – финанс системасының үзгәрүе, икътисадның базар мөнәсәбәтләренә күчүе, шәхси эшмәкәрлекнең үсүе. Бу лексикада да чагылыш тапты. Күп кенә сүзләр яңа мәгънә төсмере алды. Мәсәлән, эшкуар, эшмәкәр, йөкләмә, ташлама, юллама кебек сүзләр шундыйлардан.

Соңгы елларда да җәмгыятьтәге үзгәрешләргә бәйле рәвештә бик күп яңа төшенчәләр барлыкка килде. Аларны атау өчен төрле ысуллар белән яңа сүзләр ясалды.

Тел үзе дә җәмгыятьнең үсешенә тәэсир итә. Җәмгыять өчен барлык кешеләргә хезмәт итүче, аңлаешлы, язуда беркетелгән бер әдәби тел булу бик әһәмиятле.

Тел һәм мәдәният... Бу ике төшенчә арасында уртаклык бармы? Тел белән мәдәниятнең бәйләнеше турында төрле фикерләр йөри: берәүләр телне бөтеннең өлеше буларак мәдәниятка бәйле дип, икенчеләр аны мәдәниятның чагылышы формасы итеп, өченчеләр тел мәдәниятнең формасы да, элементы да түгел дип саныйлар.

Минемчә, тел мәдәниятнең аерылгысыз өлеше булып тора. Аларны бер-берсеннән башка күз алдына китерә алмыйм. Халыкның тормышы, мәдәнияте телнең сөйләм һәм язма формаларында сакланып калган. Димәк, һәр халыкның мәдәнияте – аның сүзләрдә гәүдәләнгән тарихи хәтере. Тел мәдәниятнең бөтен байлыгын үзенә туплый. Милли мәдәният нәрсәгә таянырга тиеш дигәндә, тел саклау проблемасы беренче урында тора. Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе бик мөһим. Ул шул ук телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен яклаучы да, саклаучы да. Шунысы кызганыч, зур тарихы булган татар мәдәнияте башка мәдәниятләр янында зур конкуренциягә ия түгел. Төп проблема телебезнең кулланылыш дәрәҗәсе түбән булуда: татар китапларын укучылар аз, җәмәгать оешмалары рус теленә күчә, радио-телевивидениедә эшләүче дикторларның кайберләре генә чиста әдәби телдә сөйли.

Шулай итеп, телне җәмгыятьтән һәм мәдәнияттән аерып карап булмый. Аның үсеше-үзгәреше җәмгыятьнең үсеше, аның матди һәм рухи мәдәниятенең үсеше белән бәйле. Телебез иң бай, иң матур телләрнең берсе.  Татар теленең киләчәге безнең кулда. Шуңа күрә, әйдәгез без аны саклыйк, яклый, үстерик…
 

Әдәбият

1.Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы. – Казан: Татарстан китап нәшрияте, 1995. – 92б.
2. Мөхиярова Р.Х. XX гасыр ахыры –  XXI гасыр башы татар әдәби теле лексикасы. – Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. – 183б.

3.Сафиуллина Ф.С. Тел белеменә кереш. Казан: ТаРИХ, 2001. – 383б.