"Алтын ачкыч" балалар бакчасы.

Хурматова Миляуша Миннераисовна

     Тормыш алга бара, үсә, үзгәрә. Яңа иҗтимагый һәм икътисади шартлар мәгариф системасын үзгәртеп коруга китерде. Мәгариф системасындагы яңалыклар  педагогик системаның структурасын федераль таләпләр буенча үзгәртүне таләп итә. Бу таләпләр буенча мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә тәрбия мәсьәләләренә нык игътибар итү сорала. Чөнки мәктәпкәчә яшь – шәхеснең үсешендә иң мөһим чор. Бу чорда бала үзен чолгап алган тирәлек, кешеләр, табигать дөньясы белән таныша, аралаша башлый. Сабыйның дөньяны танып белүе гамәлгә ашырыла, үзен кызыксындырган “чиксез” сорауларына җавап эзли, җавап таптыра. Нәкъ менә шушы чорда нәни кешенең шәхес булып формалаша башлавында беренче адымнар ясала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balalar_bakchasy_turynda.docx19.47 КБ

Предварительный просмотр:

        Без тирән үзгәрешләр һәм социаль – икътисади үзгәртеп корулар чорында яшибез. Белем бирүнең беренче баскычы булган мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең эше дә көннән – көн яңара.        

        Тәрбиячеләрнең көндәлек эш планының формасы төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы һәм “Мәктәпкәчә төп гомуми белем бирү программасы структурасына Федераль дәүләт таләпләре”нә   нигезләнеп төзелә.

     Тормыш алга бара, үсә, үзгәрә. Яңа иҗтимагый һәм икътисади шартлар мәгариф системасын үзгәртеп коруга китерде. Мәгариф системасындагы яңалыклар  педагогик системаның структурасын федераль таләпләр буенча үзгәртүне таләп итә. Бу таләпләр буенча мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә тәрбия мәсьәләләренә нык игътибар итү сорала. Чөнки мәктәпкәчә яшь – шәхеснең үсешендә иң мөһим чор. Бу чорда бала үзен чолгап алган тирәлек, кешеләр, табигать дөньясы белән таныша, аралаша башлый. Сабыйның дөньяны танып белүе гамәлгә ашырыла, үзен кызыксындырган “чиксез” сорауларына җавап эзли, җавап таптыра. Нәкъ менә шушы чорда нәни кешенең шәхес булып формалаша башлавында беренче адымнар ясала.

       Федераль таләпләр буенча, балалар бакчасында тәрбиячеләр, иң беренче, баланы  ШӘХЕС  итеп тәрбияләргә, аның индивидуаль үзенчәлекләрен искә алырга, кызыксынучанлык, хисси, иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерергә, акыл хезмәте өчен кирәкле шартлар, мохит тудырырга, аңа күнекмәләр бирергә, эшкә өйрәтергә тиеш. Аннан соң гына балаларга белем бирү өстендә эшләргә дигән аңлатмалар тора.

          Шушы таләпләрне тормышка ашыру өчен бала иң элек үз фикерен булдырырга һәм аны курыкмыйча дөрес, аңлаешлы сөйләм белән әйтеп бирә белергә тиеш. Балаларны кечкенәдән үк үз туган телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү-бүгенге көннең иң мөһим бурычы.

       Балалар бакчасы үз алдына шундый бурычлар куя:

 1.Балаларның психик һәм физик сәламәт яшәү рәвешен саклап калырга.

 2.Ата -аналар белән тыгыз мөнәсәбәттә булырга,балалар бакчасы тормышында катнашырга.

 3.Балаларга ныклы,аңлаешлы белем бирергә.

 4.Балаларга ике дәүләт телен өйрәтүдә яңа алымнар кулланырга.

      Балалар бакчасы башка оешмалар белән дә бик тыгыз элемтәдә тора.Әйтик:  

  • 1 нче номерлы гимназия.
  • Балалар китапханәсе.
  • Балалар сәнгать мәктәбе.
  • Балалар поликлиникасы.
  • Район мәдәният йорты.
  • Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе.
  • Авангард яшьләр үзәге.

      Безнең 1нче номерлы " Алтын ачкыч"балалар бакчасы коллективы тәрбия эшчәнлеге  эчтәлеген гамәлгә ашырырга ярдәм  итәрлек педагогик технологияләрне, гадәти булмаган технологияләр, милли белем һәм тәрбия бирү технологияләре, телевизион технологияләр, стандарт булмаган технологияләр,куелган таләпләрне  өйрәнеп балаларга тәрбия-белем бирәләр, эш тәҗрибәләрен үзара өйрәнәләр, әти-әниләргә дә җиткерәләр. Безнең коллективта һәр тәрбияче яшь буынны тәрбияләү процессы заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырылганда гына яңа шәхес тәрбияләргә мөмкинлеген аңлап эш итә. Һәр тәрбияче үзенең эшчәнлегендә яңа алымнар, ысуллар куллана, төрле ачышлар ясый. Димәк,  бу аларның эч кичерешләре, бай фантазияләре дигән нәрсә түгелме?!

        Бакчада коллектив бик зур. Монда чын мәгъмәсендә үз эшен яраткан,тугры булган,кешеләр,ата-аналар белән яхшы элемтәдә торган, гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган зур тәҗрибәле, күп стажлы тәрбиячеләр эшли. Шулар арасыннан аерып Васильева Татьяна Николаевна,Хакимова Алсу Разимовна,Закирова Резедә Рамзиевна,Пажбекова Дина Валерьевна,Кавиева Лилия Фаатовна,Галлямова Жанна Фирозовна, Хөрмәтова Миләүшә Миннерәисовна,Нурмеева Лилия Ильясовна, Давлетшина Налия Нурулловна, Шәвәлиева Елена Васильевналарны атап китәсем килә.

      Алар төрле яңалыклар уйлап ,балаларның иҗади сәләтләрен үстерерлек итеп бай фантазияле шөгыльләр,әңгәмәләр,мастер класслар уздыралар. Аларның эшләрен яшь буын тәрбиячеләре күреп үзләренә аң ,белем җыялар.

        Дөрес, бар эшне дә санап бетереп булмый. Әмма минем әйтәсем килгән сүзем бер. Без -  тәрбиячеләр, әти-әниләр – барыбыз да бала тәрбияләүчеләр, үзебез өчен киләчәк әзерлибез. Шулай булгач,  киләчәгебез матур, өметле, ышанычлы кулларда булсын  дисәк, дөньяга аңлы карашлы, аек фикер йөртә белгән, кулыннан эш килгән,  алдан күрә белә торган, шәфкатьле, хезмәт яратучы, сау-сәламәт балалар үстерергә тиешбез.