Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесе

Галиахметова Гульшат Наиловна

Предварительный просмотр:

C:\Users\1\Desktop\скан документов\ScanImage013.jpg



Предварительный просмотр:

Заявление

1.

Фото

https://edu.tatar.ru/upload/anketas/19485.jpg

2

Фамилия Имя Отчество

Галиахметова Гульшат Наиловна

3

Место работы. Название организации. Должность. Почтовый адрес организации. Адрес   электронной почты организации

МБОУ «Нижнекуюкская ООШ», учитель родного языка и литературы, РТ, Атнинский район, с. Нижний Куюк, ул. Татарстан, дом 71а, tkuek@mail.ru

4

Субъект РФ

РТ

5

Уровень системы общего образования (дошкольное, общее начальное, общее основное, общее среднее).

общее основное

6

Преподаваемый предмет (текстовое поле).

Родной язык и литература

7

Общий педагогический стаж (лет).

20

8

Контакты: телефон, адрес электронной почты.

89503237426, Gulshat454@mail.ru 

9

Домашний почтовый адрес с указанием индекса

422741, РТ, Атнинский район, с. Нижний Куюк, ул.Татарстан, дом 73.

10

Копия диплома о профессиональном образовании (в форматах pdf, jpeg, png).

https://pp.userapi.com/c845520/v845520488/1972f8/wtGAkE3JxMs.jpg


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

C:\Users\1\Desktop\скан документов\галиахметова мастер-класс.jpg

C:\Users\1\Desktop\скан документов\ScanImage008.jpg

C:\Users\1\Desktop\скан документов\ScanImage009.jpg



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе

Тема: Укучыларны йөгерек һәм аңлап укырга өйрәтү

Башкарды: Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы

2018

  Уку дәресләренең төп бурычлары аңлап һәм дөрес укырга, бердәм әдәби тел нормалары нигезендә сөйләргә, белем һәм әхлак – эстетик тәрбия чыганагы буларак, китап белән эш итәргә өйрәтүдән тора.

 Уку – укытуның нәтиҗәлелеге балаларның текстны үз яшьләренә туры килә торган тизлектә укып аңлау сәләтенә бәйле. Еш кына төрле психологик һәм башка сәбәпләр аркасында укучы текстны тиз укый алмый, яисә тиз укыса да мәгънәсенә тиешенчә төшенми, белемнәрне әкрен үзләштерә. Әкрен укуның өч төп сәбәбен күрсәтергә була:

  1. укучының танып – белү сәләте үсешендәге җитешсезлекләр;
  2. текстны кычкырып укыганда авазларны, сүзләрне әйтүдәге кимчелекләр;
  3. укучының нерв эшчәнлеге процессларының әкрен баруы, баланы табигый “әкертен” характерлы булуы.

Укучыларны йөгерек һәм аңлап укырга өйрәтү җиңел түгел. Ә бит бик мөһим, чөнки тиз укый белү киләчәктә фән нигезләрен уңышлы үзләштерергә ярдәм итәчәк. Уку елы башында ук, укучыларның әти – әниләренә йөгерек укырга өйрәтүнең әһәмиятен, шушы максатта нинди эш алымнары куллану аңлатыла.

   Һәр гаиләдә кечкенә китапханә булдыруны, иң кимендә балалар өчен чыга торган бер татарча басмага язылулары искәртелә. Газета – журналларны дәрескә алып киләләр, әдәбият дәресендә язучы һәм шагыйрьләрнең яңа әсәрләре белән танышалар, татар телендә өйрәнгән тема буенча биремнәрдә кулланалар. Матбугаттан файдалану укучыларга бик ошый.

       Бала дәрестә укыган текстның эчтәлеген тулысынча аңларга, күңеле аша кичерергә тиеш. Ә эчтәлекне аңлап үзләштерсен өчен, дәресләрдә сорауларга җавап бирү; укыганны үз сүзләрең белән әйтү; җөмләгә сорау кую; сорауга текст җөмләсе белән җавап бирү; текстның кыскача планын төзү; рәсемгә туры килгән өлешне табып уку; абзацлап уку; рольләргә бүлеп уку алымнары кулланырга була. Шулай ук укытучы өстәмәсе, презентация күрсәтү текстны аңларга ярдәм итә. Укучылар слайд күрсәтелгәч, рәсемгә туры килгән өлешне табып укып күрсәтәләр. Әдәби әсәрне укып чыгып, анализ ясау гына укучы күңелендә сакланып калмаска мөмкин. Укучының хисләре ачылырлык, үзе алган тәэсирләр белән уртаклашырлык ысуллар һәм алымнар табарга, ягъни баланы эзләнү эшчәнлегенә тартырга, аны фикер әйтергә этәрергә кирәк. Шулай ук кайбер хикәяләрдән соң уйландыра торган биремнәр тәкъдим итәргә мөмкин.

    Сәнгатьле, дөрес һәм аңлап уку үзара тыгыз бәйләнештә тора. Дөрес уку аңлап укуны яхшырта. Ә аңлап уку булмаганда, уку сәнгатьле була алмый.

   Укучы әсәр эчтәлеген дөрес зиһенләсен, аның төп фикерен аңласын һәм әсәргә карата үз мөнәсәбәтен билгели алсын өчен, укуга бәйләп, төрле эш үткәрелә.

        Эш төрен сайлау, дәрестә аларны уку белән чиратлаштыру юллары, эшләрнең үзара бәйләнеше һәм эзлеклелеге укыла торган материалларның характерыннан чыгып та, укучыларның яше, эшли белүе һәм күнекмәләреннән чыгып та билгеләнә. Шуңа күрә уку дәресләренең типлары төрле була. Укыганны аңлау һәм анализ ясый белү өчен, түбәндәге төп эш төрләрен күрсәтергә мөмкин: 1) укучыларны текстны аңлауга әзерләү; 2) сүзлек эше; 3) әсәрне уку; 4) аңлауны тикшерү, беренче кичерешләр һәм уйлар буенча фикер алышу; 5) текстны, анализлый барып, кабат уку; 6) текст планын төзү; 7) эчтәлекне сөйләү; 8) гомумиләштерү әңгәмәсе; 9) укуга бәйләп үткәрелгән иҗади эшләр.

         Конкрет әсәр өстендә эшләгәндә, югарыда саналган эш төрләренең барысын да үтәү мәҗбүри түгел. Әсәрләрнең аерым төрләре өстендә эшләгәндә, бу эшләрнең эзлеклелеге һәм урнаштырылу тәртибе дә төрлечә була. Мәсәлән, укуга әзерлек яки план төзү эшләре үткәрелмәскә,  ә кайберләре өйгә эш итеп бирелергә мөмкин.

         Уку дәресләрендә кычкырып уку, аңлап уку иң кирәкле шарт булып тора. Уку дәресләрендә аның ике төре дә тиешенчә чиратлаштырыла, ләкин алар түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш: 1) дөреслек; 2) аңлылык; 3) йөгереклек; 4) сәнгатьлелек.

         Бу дүрт сыйфат та уку процессында бер үк вакытта барлыкка килә һәм үзара бәйләнештә була. Мәсәлән, дөрес укуны камилләштерсәк, йөгерек уку үсә, ә дөрес һәм йөгерек уку аңлап укуны яхшырта. Ә аңлап уку булмаганда, уку сәнгатьле була алмый.

         Дөрес уку – әдәби әйтелешен саклап, текстны кычкырып, хатасыз һәм салмак уку.

         Йөгерек уку дип аңлап зиһенгә алуны яхшырак тәэмин итә торган тиз укуны атыйлар.

          Сәнгатьле уку – кычкырып укуның бер сыйфаты. Укыганда интонация, пауза, басым ярдәмендә текст эчтәлегенә автор тарафыннан салынган фикер һәм хисләрне аерым күрсәтә алу. Сәнгатьле уку аңлап укуның күрсәткече итеп санала һәм дөрес, йөгерек укыганда гына була.

        Аңлап  уку укучының текст эчтәлеген ачык һәм тирән итеп аңлый белүендә күренә. Текстны тулы аңлау әсәрнең төп уен белүдә һәм аның эчтәлегенә карата үз карашыңны, мөнәсәбәтеңне билгели алуда чагыла.” Укуның асыл әһәмияте аңлаудадыр”,  – ди Г. Ибраһимов.

         Нормаль тизлектә уку – сүзләрне дөрес аңлауның төп шарты, ә ашыгу ялгыш укуга китерә. Аңлап укуга ирешү өчен, ныклы уку режимы булырга тиеш:

а) баланың ничек укуын укытучы көн саен күзәтә;

б) укыганда хаталарны искәртә, кисәтә, укучыларны иптәшләренең хатасын күрә белергә өйрәтә.

Укытучы, аңлау өчен, тексттагы бер – ике читен сүзне аерып ала, ничек дөрес әйтергә, басымны кайсы иҗеккә төшерергә, мондый хәрефләр очраганда, сүзне ничек укырга икәнен күрсәтә. Мондый сүзләр укуга барлык укучылар да катнаштырыла.

         Әкрен укучы балаларның уку тизлеген үстерү өчен, ятлаган әсәрләрен кычкырып укыту; балада ихтыяр көче тәрбияләү: тиз укырга дәртләндерү, яхшы уку һәм күп белү өчен, йөгереп укуның бик кирәк булуын аңлату; Һәр дәрестә күңел биреп, мавыгып уку шартлары тудыру уку дәресләрендә төп максат булып тора. Укытучының һәр укучыга теләктәшлек күрсәтүе, ягымлы мөнәсәбәте, укудагы кимчелекләрне баланы рәнҗетмичә төзәтү, аеруча уңышлы якларын күрсәтү уку дәресләренә кызыксыну уята.

Тиз укыган – күп укый, күп укыган күп белә. Күпне белү теләге балада көчле икәне һәркемгә мәгълүм. Тик аны сүндермәскә генә кирәк.



Предварительный просмотр:

C:\Users\1\Desktop\Согласие на обработку персональных данных.jpg


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Туган тел һәм әдәбият укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы

Слайд 2

Гали әхмәтова Гөлшат Наил кызы Әтнә районы Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе туган тел һәм әдәбият укытучысы

Слайд 3

Туган елым: 12 нче март 1977 нче ел Белемем: югары, Казан Дәүләт педагогия университеты – 1998 Белгечлегем: филология бүлеге, татар теле һәм әдәбияты, Татарстан тарихы укытучысы Педагогик стажым: 20 ел татар теле һәм әдәбияты укыту стажы - 20 ел Эш урыным: Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе – 20ел Квалификация категориясе : югары квалификацион категория

Слайд 4

Белемне күтәрү курсларым: “ФДБС ка к үчеш вакытында татар телен һәм әдәбиятын укытуның квалификациясен күтәрүнең өстенлекле юнәлешләре ”, 2014 ел “Яңа федераль дәүләт стандартлары шартларында татар телен туган тел буларак укытуның үзенчәлекләре: уку предметының эш программасы эшкәртмәсе”, 2015 ел “Организация инклюзивного класса в условиях общеобразовательной школы”, 2017

Слайд 5

Мәктәп - искиткеч дөнья. Анда һәрбер кеше укый, үсә, тәрбия ала. Һәр мәктәпнең үз йөзе. Ул - балаларның елмаюлы йөзе, шатлыгы, кызыклы тормышы белән үзенә тарта торган аерым бер серле дөнья.

Слайд 6

Туган тел һәм әдәбият укытучысы буларак, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү. Максатым :

Слайд 7

Бурычларым: - фәнгә карата кызыксыну уяту; - һәр балага индивидуаль якын килеп белем бирү; - укучыларның сәләтләрен искә алып эшләү; - укучыларда милләткә, телгә хөрмәт булдыру; -укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру; - дәресләрдә яңа информацион алымнар куллану; - укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү; - иҗади яктан бай, белемле шәхес тәрбияләү.

Слайд 8

Методик тема : “Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укучыларның язма һәм сөйләм телләрен үстерү”

Слайд 10

Белем сыйфаты Туган тел һәм әдәбият буенча өлгереш – 100 % Туган тел буенча белем сыйфаты – 68 % Әдәбият буенча белем сыйфаты - 75%

Слайд 11

Уңышлар 2015 – 2016 нчы уку елында 8 нче сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә татар әдәбиятыннан район турында җиңүче. 2015 – 2016 нчы уку елында 8 нче сыйныф укучысы Аскарова Диләрә татар әдәбиятыннан район турында призёр .

Слайд 12

Уңышлар 2015 – 2016 нчы уку елында 8 нче сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә татар теленнән район турында призёр. 2015 – 2016 нчы уку елында 8 нче сыйныф укучысы Аскарова Диләрә татар әдәбиятыннан республикада призёр. 2018 – 2019 нчы уку елында 5 нче сыйныф укучысы Йосыфов Данияр туган телдән район турында җиңүче.

Слайд 13

Чыгышлар Педсовет утырышларында: “Проблемалы укыту – укучыларның дәрестә иҗади эшләү сәләтләрен үстерүнең бер чарасы” (2015 - 2016) “Туган тел дәресләрен информацион технологияләр кулланып оештыру” (2017 -2018) Татар теле укытучыларының август киңәшмәсе: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү” (2016) Белем бирү сыйфатын күтәрүдә заманча технологияләрнең әһәмияте (2018)

Слайд 15

Казан милли эзләнү технологик университеты уздырган “Алга – үткәнгә – 2016” конкурсының “Минем ачышларым” номинациясендә Галиәхмәтова Дилә җиңүче булды.

Слайд 16

2016 елда “Татар әдәбияты буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасына призер әзерләгәне өчен” мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы

Слайд 19

Муса Җәлил исемендәге V республика фәнни – гамәли конференция

Слайд 20

Игъ тибарыгыз өчен рәхмәт!!!



Предварительный просмотр:

                                                   Педагогик эссе

Укытучы өмет һәм мәхәббәт
Сала һәрбер йөрәккә.
Һәр сүзе, акыл-киңәше,
Зур ышаныч бирә, терәк тә.

Укытучы һөнәре - җир йөзендә иң гүзәл һәм иң җаваплы һөнәрләрнең берсе. Мөгаллим исемен йөртү өчен табигать биргән илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк.
Җир йөзендәге һәр кеше дә укытучы булып бетә алмый, укытучы булып эшләү өчен җан җылысы, ачык күңел, олы йөрәк һәм балаларны ярату мөһим. Укытучыларымда шушы сыйфатларны күрү мине укытучы һөнәренә этәрде. Менә инде 20 ел мин балаларга мәктәптә туган тел һәм әдәбияттан белем бирәм. Һәр иртәне дәрескә ашыкканда да, сыйныф ишеген ачып кергән вакытта да, балаларның җавап көтеп текәлгән сораулы күз карашларын күргәндә дә, ирексездән балачагым күз алдыма килеп баса. Мәктәп елларының якты хатирәсе җанымны җылытып җибәрә. Һәм мин һәркем өчен тәүге уку йорты булган мәктәпнең кеше тормышында никадәр мөһим урын тотканлыгына янә бер тапкыр ышанам. Мин укыткан балалар да балачак елларын, мәктәптә укыган чакларын бары якты итеп кенә искә ала алсыннар өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тиешмен дип үз-үземә чираттагы мәртәбә сүз бирәм.      

Заман укытучысы.  Ул нинди булырга тиеш? Бу сорау белән мин үземә еш мөрәҗәгать итәм, чөнки ул - минем яраткан эшем. Юк, эшем генә түгел, киләчәгемне аннан башка күз алдына китерә алмаслык тормышым. Шкаловский әйткәнчә: ”Һөнәр ул – мәхәббәт шикелле, ә мәхәббәттә һәркем үзенә тиешле өлешкә генә лаек“. Укытучылык – минем өлешемә тигән көмешем. Бу һөнәр үзендә берьюлы ике капма-каршы сыйфатны берләштерә: йомшаклык һәм таләпчәнлек. Бу кушылмада укытучының акылы да, тәҗрибәсе дә, холкы да, эчке дөньясы да чагылыш таба. Бер карасаң ул  белем бирә, ә икенче карасаң, гомер буе укучыларыннан үзе өйрәнә. Укытучы - белем иленең ишеген ачучы ачкыч, киләчәк буынның белемле, әхлаклы булуы өчен җанын-тәнен биреп  тырышучы фидакарь җан. Джанни Руффини юкка гына: ”Укытучы ул үзе янып бетсә дә, башкаларга яктылык бирүче шәм “, - димәгәндер. Ул зур фән дөньясы белән кечкенә генә шәхес арасында торучы күпер.

   Әле дә күз алдымда: мине сигезенче сыйныфка класс җитәкчесе итеп билгеләделәр. Мин, дулкынланып, беренче тапкыр класска кергәндә, укучыларымның эчкерсез, кызыксынучан күзләрен күрдем. Башыма мең төрле сорау килде: кабул итәрләрме?... Кабул иттеләр.   Минем беренче классым. Мин алар белән бергә укыдым, алар белән педагог буларак үстем, тормыш мәктәбе дәресләрен үттем. Мин аларны яраттым, бу яратуның уртак икәнен тойдым һәм бу миңа алга таба иҗатка, эшемә көч бирде. Мине аңлаулары өчен укучыларыма рәхмәтлемен. Минем балалар белән эшчәнлегемнең төп максаты – укучыда индивидуальлек күрү һәм аны саклау, баланың үз көченә ышануына ярдәм итү, белем дәрәҗәсенең югары үсешенә җиткерү. Укучыларымның күзләре миңа һәр көн төбәлә. Алар – илебезнең киләчәге. Аның нинди булуы  күпмедер дәрәҗәдә миннән дә тора. Мәктәптә эшләү  еллары мине укучыларны ничек бар, шулай кабул итәргә, башкаларның хаталарында сабыр, үзеңә таләпчән булырга өйрәтте. Мин һәрвакыт укытучы өчен нәрсә мөһим булырга тиеш дигән сорауны бирәм. Барыннан да бигрәк шуңа ышанам: иң мөһиме – укучының шәхесен күрү һәм аны саклау, балага үз көченә ышанырга ярдәм итү. Балаларның сәләтен һәм һәвәслеген иртә ачу бик мөһим. Бу баланың сәламәтлеген саклауда да төп шарт. Укучыларга үзләренең мөмкинлекләрен тулысынча ачуда ярдәм итү өчен, мин үз алдыма уку эшчәнлеге белән дөрес идарә итү  һәм оештыру кирәклекне максат итеп куям. Бу мәсьәләләрне чишү өчен мин укучыларга шәхси якын килүне кабул итәм, үземә түбәндәге таләпләрне куям: укучылар өчен уңайлы атмосфера булдыру, уку процессы нигезле булсын өчен алар белән актив аралашу. Дәрес барлык укучыларга да кызыклы булсынга, аларны эшләргә өйрәтергә кирәк. Һәм бу шатлыклы хезмәт булырга тиеш.    Миңа үз эшем, үз профессиям ошый һәм мин дөрес юл сайлаганмын дип уйлыйм. Мин үз телемне сөям. Укучыларга дәрестә кызыклы булсын, алар туган тел һәм әдәбиятны яратсыннар өчен тырышам. Шуңа күрә дә дәресләрдә төрле эш алымнары кулланам: шәхси – төркемләп эшләү, эшлекле уеннар, проект технологияләре һәм башкалар. Дәресләрдә теория белән практиканы бәйләргә, компьютер технологияләреннән файдаланырга, укучыларның мөстәкыйль эшләвендә күнекмәләр булдырырга һәм сәләтләрен үстерергә тырышам. Уку процессы үз иҗат көчеңә ышаныч тудырырга тиеш. Үз фәнемне укытканда мин мисалларны тормыштан, туган яктан, авылдан, мәктәп тарихыннан китерәм. Туган тел һәм әдәбият үз халкыңның тарихын, гореф – гадәтләрен, мәдәниятен, традицияләрен белергә мөмкинлек бирә, үз халкыңа ихтирам һәм ярату уята. Үз туган телең аша башка халыклар телләре дә өйрәнелә. Үз туган телеңдә сөйләшү ул – татар телен, аның милли традицияләрен саклау.    

 Минем педагогик кыйблам: “Таләпчәнлек. Башта үзеңнән таләп ит, аннан соң укучылардан”. Минем уйлавымча, таләпчән укытучыны укучылары кебек әти – әниләр дә хөрмәт итәләр һәм бәялиләр. Бу укытучы өчен бик мөһим. Мин һәрвакыт үз өстемдә эшлим, китаптан беркайчан да аерылмыйм. Укучыларым арасында да китап сөючеләре күп. Күбесе төрле олимпиадаларда һәм конкурсларда актив катнаша.    Әйе, укытучы яңалык белән бергә атларга, үз эшендә инновацияләр кулланырга, төрле методикалардан файдаланырга тиеш. Барыннан да бигрәк ул зур хәрефләр белән язылучы КЕШЕ булырга тиеш һәм шул вакытта безнең йөрәкләрдә тынычлык та, ышаныч та, ярату да урнашыр.

       



Предварительный просмотр:

https://yadi.sk/i/oLR3CNGsmsqPeQ