Эссе : "Киләчәк укытучысы"

Ситдикова Айгуль  Азатовна

Үз һөнәренең үзенчәлекләре буенча укытучы –ул киләчәк буын кешесе,үзе буыныннан алда атлый торган кеше. Чөнки аның төп даирәсе- яшьләр.  Яшь укучыларның идеяләрендә, кызыксынуларында һәм хаталарында  укытучы киләчәкне күрергә, берничә дистә елдан соң, бу яшьләр идарә иткәндә, безнең дөнья нинди булачак икәнлеген чамаларга тиеш.  Алар артыннан калмас өчен укытучыга заман белән бергә атларга, «тема»да булырга туры килә. Үз укучыларының диалогларында, фикерләрендә, иншаларында, ул якындагы елларда җәмгыять өчен хас булган тенденцияләрне күрәчәк.

Безнең дөнья бик тиз үзгәрә, моңа яңа технологияләр дә ярдәм итә. Киләчәк укытучысы мондый процессларны күзәтеп торырга, укыту процессында барлык яңалыкларны һәм уйланмаларны оста кулланырга тиеш. Хәзерге рус теллелек заманында татар телен укыту авырая. Кайбер татар балалары да  рус балаларыннан әллә ни аерылмый. Татар теле укытучысы буларак, минем максатым укучыларны татар теле белән кызыксындыру, аңа карата мәхәббәт, ихтирамлылык уяту. Шуңа күрә мин укучыларны гаджетлар, интернет-ресурслар һәм платформалар белән дөрес эш итәргә өйрәтәм. Мәсәлән ана теле сайтында төп грамматик кагыйдәләрне өйрәнергә, җитди сүзлек запасына ирешергә, җөмләләр төзәргә, ә иң мөһиме татар телендә сөйләшергә өйрәнеп була

Киләчәк укытучысы балаларга бу ресурсны киңәш итә һәм башка укытучылар «файдасыз» яңа технологияләрне кулланмаганда, яшьләрне алардан файдаланырга һәм алардан файда алырга өйрәтә. Шулай итеп, укытучы укучыларына иптәш булачак, чөнки ул алар белән бер телдә сөйләшә. Димәк, яшьләр аңа күбрәк ышана һәм аның сүзләренә колак сала башлаячак.

Димәк, киләчәк укытучысы ул әле психолог та була. Ул белем биреп кенә калмый, үз укучыларына ярдәм дә итә - катлаулы хәлләрдә ишетә, диалог урнаштыра, конфликтларны хәл итә, аның кайда хаклы, ә кайда хаксыз икәнлеген аңлата да белә. Ягъни, беренче чиратта, Киләчәк укытучысы үзенең педагогик миссиясен тәрбияви, ә аннары уку-укыту буларак күрә. Шул ук вакытта абруйлы, өлкән иптәш булып та кала.

Киләчәк укытучысының тагын бер мөһим сыйфаты - күппрофильлелек. Барлык гуманитар фәннәр дә бәйле диярлек. Әдәбият укытучысы, мәсәлән, рәсем сәнгатен, музыканы, кинематографны һәм тарихны яхшы белергә тиеш. Бу бигрәк тә әдәбиятны укытуга кагыла. Барлык әсәрләр дә тарихи чор белән турыдан-туры бәйләнгән, алар шул чорда язылган. Кешеләр язмышы, сугыш һәм тынычлык - барысы да проза, поэзия һәм драма булдыруга йогынты ясый. Мәсәлән, Муса Җәлилнең  «Моабит дәфтәрләре» җыентыгының язылуын, ул чорның тарихи аспектларын белмәсәң ничек аңлатасың? Укытучы боларның барысын да белергә, аңларга һәм аңлата белергә тиеш. Шул  вакытта гына ул укучыларга тулы белем картинасын бирә ала.

Соңгысы, әмма иң катлаулысы - дөньяга караш. Киләчәк укытучысы үз укучыларының иң катлаулы этик сорауларына җавап бирә белергә; сәясәт өлкәсендәбелемле булырга, тигезсезлек, гендер бәхәсләрне аңлата белергә; дәүләт фикерен, мәктәп директорлары яки үз карашларын пропагандаламаска, төпле, гадел җаваплар бирә белергә тиеш. Укытучының мондый эшчәнлеккә әзерлеген билгеләү-катлаулы бурыч.

Сократ әйтүенчә: “һәрбер кешедә кояш бар, аңа яктыртырга гына  ирек бирегез". Хәзерге заман укытучысының да, киләчәк заман укытучысының да  бурычы-  укучылар күңелендә кояш кабызу. Шулай итеп, балаларга якын килеп, аларга телгә карата кызыксыну уятып, киләчәктә дә педагогик осталыгымны камилләштереп, киңәйтеп  зур хәрефтән Киләчәк укытучысы дигән исемгә лаек булырмын дип ышанам.