"Тел мәңгелек юлдаш һәм таяныч".

Зарафутдинова Эльмира Табрисовна

    Һәр милләт өчен иң моңлы көй – милли көй,иң матур тел – милли тел. Әнә шуны  тоеп, ләззәтләнеп яшәгәндә генә кеше эшләргә дә, укырга да сәләтлерәк була. Шундый бәхетне югалтмас өчен без ана телен белергә һәм сакларга тиешбез.

    Туган тел үзенең яңгырашы белән колакны назласа, ягымлылыгы белән исә күңелне юата, кешедә изгелек хисләре уята. Ягымлы ана – теле бигрәк тә балаларга аң-белем һәм тәрбия бирү өчен иң шифалы чишмә чыганагы. Милләт – халыкның яшәү формасы. Милләтнең төп күрке – тел һәм моң.

   Тел милләт белән бергә туа, үсә һәм аның ышанычы, кадерле сердәше, юлдашы, юанычы булып яши.

   Туган тел, инде мең мәртәбә исбат ителгәнчә, балага ана карыныннан, аның күкрәк сөтеннән, бишек җырыннан бирелә. Шуңа күрә туган телне “Ана теле” дип атыйбыз. Әйе, әгәр табигать матурлык тудыру ниятеннән кешеләргә гөлләр, чәчәкләр бүләк итә икән, ә тел күркәмлеге һич аның белән чикләнми, чөнки тел, бөек шагыйребез Г. Тукай әйткәнчә, дөньяда күп нәрсәне аңларга ярдәм итә.

   Туган тел. Ата-ана. Туган ил. Кеше өчен бу бер-берсеннән аерылмый торган иң изге төшенчәләр.Туган телеңне ярату, аны саклау, яклау – туган илеңне, әти-әниеңне ярату, хөрмәт итү белән бер дәрәҗәдә кабул ителә.Үзеңнең туган телеңне яхшы белми торып, башка телләрне өйрәнеп тә, аңлап та булмый торгандыр. Бөек педагог К.Д.Ушинский болай дигән: ”Туган тел күп нәрсәгә өйрәтә генә түгел, бәлки гаҗәеп җиңел, ниндидер ирешеп булмаслык җиңелләштерелгән алымнар буенча өйрәтә”.

Тагын бер күренекле галим- педагогның туган тел турында кыйммәтле фикерен искә төшерик : “Ана теле кешенең яшәве, тормышы белән тышкы яктан гына бәйләнмәгән, ул тиз  генә салып ташлый торган өс киеме түгел. Туган тел кешенең бөтен организмына тамыр җәйгән, кешенең бөтен табигате туган тел белән сугарылган була. Туган тел кешенең психологик һәм физиологик төзелешенә ярашлы рәвештә табигать тарафыннан бирелгән иң кыйммәтле корал санала. Туган тел генә баланың һәр уен, хисләрен бөтен нечкәлекләре белән чагылдыра ала.”

     Туган телнең язмышы гаиләдән башлана. Балаларга туган телгә мәхәббәт иң беренче чиратта гаиләдә салына. Кем генә булсада  никадәр тырышмасын, гаиләдә туган телгә мәхәббәт булмый икән, телебез язмышы авыр булачак. Белүебезчә, беренче тәрбияне бала гаиләдә ала. Кызганычка каршы, байтак ата-аналар һәм әби-бабайлар, бала-оныкларын ике телне өйрәтеп җафаланмыйк дип, ватып-җимереп булса да алар белән русча гына сөйләшергә күчтеләр.

      Кадерле ата-аналар һәм дәү әти-дәү әниләр! Балаларның баш миендә ике тел өчен генә түгел, ә өч-дүрт һәм аннан да күбрәк телләр өчен дә урын җитәрлек. Кешенең мие бервакытта да белем белән тула алмый.

Әйтик, “чиләкне алма белән тутырсаң, алмалар арасында буш урын кала, шуның өчен аны тагын икенче мәртәбә борчак белән тутырып була. Ике мәртәбә тулган чиләкне тары кебек вак әйберләр салып, тагын да тутырырга мөмкин. Шуның шикелле, сәламәт баланың башында да туган телләр өчен дә, фәннәр өчен дә урын иркен. Кыскасы, башында буш урын калмасын, балалар башын кая куярга урын тапмыйча, вакытны кая куярга белмичә бушка уздырмасын. Чөнки мондый хәл баланың начар юлга басуына китерергә мөмкин. Балаларыгызны шулай ук милли телдән мәхрүм итмәгез! Күп телләр белү балага авырлык китерми, бары тик аның белемгә омтылышын гына арттыра. Бүгенге фән-техника үсеше заманында һәркемгә ике генә түгел, күбрәк тел белү дә бик кирәк.

   Безнең туган телебез – татар теле. Тугач та иң газиз кешеңнән ишеткән, күп гасырлы тарихы булган телебез.

   Туган тел һәм милләт язмышы мәктәптә дә хәл ителә. Шунысы мактауга лаек, соңгы елларда Нефтекама шәһәрендә туган телне һәм әдәбиятны өйрәнүгә игътибар артты. Дәреслекләр, төрле кулланмалар җитәрлек. Шәһәребездәге татар теле һәм әдәбияты укытучылары бердәм, тату коллектив булып, балаларда туган телебезгә мәхәббәт, ихтирам хисләре тәрбияләү буенча тырышып эшлиләр. Шунысы куаныч, олы тәҗрибәле укытучылар белән янәшә тырыш, өлгер яшь педагоглар килә.

   “Өмет” гәзите редакциясенә дә рәхмәтем чиксез. Редакция хезмәткәрләре туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүгә, балалар иҗатына һәрдаим игътибар итеп килә.

   Хөрмәтле ата-аналар! Балалрыгызның киләчәктә фәнни дөньяда зур колач белән йөзүен теләсәгез, бергәләп бердәм булып шул рухта тәрбияләргә тырышыйк.

   Тел яшәсә - милләт яши, милләт яшәсә - милли горурлык яши. Ә милли горурлык  - иң көчле тәрбия чишмәсе.

Зарафутдинова Э.Т.

Нефтекама шәһәре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon omet_gziten.doc29.5 КБ

Предварительный просмотр:

Мәңгелек юлдаш һәм таяныч.