"Туган як йолызлары" дип аталган фәнни-эзләнү конференциясе

Тинбакова Римма Варисовна

Азнакай шәһәре 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Туган як йолдызлары" дип исемләнгән фәнни-тикшеренү конференциясе булып узды. Анда шәһәр мәктәпләреннән бер төркем укучылар үзләрнең фәнни-тикшеренү эшләре белән чыгыш ясадылар. Чыгышлар "Данлыклы спортчылар", "Хезмәт геройлары", "Сәнгать әһелләре" темаларына караган иде. Укучылар үзебезнең районыбызда яшәп хезмәт куючы гади кешеләрнең тормыш һәм хезмәт юлларын өйрәнгәннәр. Безнең -Азнакай шәһәре 3нче урта мәктәбе укучылары конференциядә уңышлы чыгыш ясадылар. Беренче һәм өченче урыннарны алып кайттылар