Мин - укытучы.

Гыйниятуллина Алсу Рафис кызы

Укытучы юлын сайладым мин,

Һөнәрләр күп төрле булса да.

Хезмәтемә һәрчак тугры калам,

Катлаулы һәм авыр тойсам да!

Мин тумышым белән республикабызның иң гүзәл табигатьле районнарыннан берсе булган – Зәй төбәгеннән. Чыннан да, районыбызда булган һәр кеше безнең төбәкнең калын урманнарга да, мул сулы елгаларга да, Карпат тауларыннан азга гына калышкан тауларга да бай булуын әйтеп бирә ала. Туган ягымның гүзәллеге миңа иҗат белән шөгыльләнергә дә илһам чыганагы булып тора. Ә укытучы - ул һәрдаим иҗат дәрте белән янып йөрүче һөнәр иясе. Менә шул табигатькә сокланып, аннан илһам алып, аның челтерәп аккан чишмә суларын эчеп үскән кызның гади бер укытучы булуы гаҗәп түгелдер. Укытучы һөнәрен сайлавымда үземнең остазларым да зур йогынты ясагандыр дип уйлыйм. Башта мәктәп бусагасыннан кулын биреп каршы алган беренче укытучым булса, аннары инде көллияттә, югары уку йортында белем биргән, олы тормышка чын-чынлап юл күрсәткән һәм бүгенге көндә дә маяк сыман юлыбызны яктыртып торучы укытучыларым иде. Нәкъ алар үрнәген күреп, аларга сокланып, күпме матурлык, сафлык, чисталык бөркелә бит бу якты, бөек затлардан дигән уйларым укытучылыкка илткән сәбәпләрнең берсе булгандыр, мөгаен. Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле бит. Ана исеме белән тиңләшердәй, синең өчен көенеп, ут йотып, синең өчен сөенеп, тормышта бар нәрсәне җиңеп, алга барырга өйрәтүче, гомумән, кешелеккә лаеклы буын үстерү өчен, үзен аямыйча, эш һәм ял сәгатен санамыйча эшләүче кеше – ул мөгаллим! Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбыз башында укытучы торганын һәркем аңлый. Әйе, нәкъ менә алар кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керә, хәреф танырга, язарга өйрәтә, белгәннәрен хәтергә сеңдерергә тырыша, тәрбияле булырга өнди. Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык... Андагы сабырлык - аналар сабырлыгына тиң.

Ә менә ана теле фәнен сайлау - минем әти-әниемә, туган телемә, туган җиремә, милләтемә булган тирән мәхәббәттән киләдер. Укытучы һөнәрен сайлап, балаларга белем һәм тәрбия бирү, аларны татар теле һәм әдәбиятына өйрәтү кебек зур эшкә алынганмын икән, мин үземнең кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш дип уйлыйм. Уйлап карасаң, укытучы булу җиңелләрдән түгел! Чын мөгаллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгаен. Үз һөнәреңне яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән?!  Фән ныклы үсеш алган, яңа технологияләр, компьютер, интернет заманында яшибез. Ә укытучыга хәзерге заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә кирәк. Хәзер кеше дөнья белән үзенең белеме аркасында гына идарә итә ала.  Яңалыклар заманында укытучыга  таләпләр тагын да катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын. Яңага күчү бик авыр, күнекмәгән эшне башкару, бигрәк тә үзеңне үзгәртеп кору авырлык белән бара.  “Кем фәнне өйрәнеп,  аны эшкә җикмәгән икән, шул җирне сөреп орлык чәчмәгәнгә тиң,”- ди Саяди.

    Адәм баласы күп кенә нәрсәләрдән башка яши ала, ә менә аралашмыйча яши  алмый.  Мондый шартларда туган тел укытучысы мәктәптә  белем биреп кенә калмый, балаларның рухи дөньясын баета һәм аны аралашырга да өйрәтә. “Ризык кермәсә, тән ачыга, ә кеше надан булса, аңа рухи азык кермәсә, күңел хәзинәсе, җаны ач кала,” – дип язган күренекле язучыбыз Гомәр Бәширов. Әдәбият дәресләрендә татар милләтенең йөзек кашы булган шәхесләрне, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен өйрәнәбез. Мин ышанам, Тукай әкиятләрен тыңлаган, Туфан шигырьләрен укыган укучыларымның киләчәге матур булыр. Шуңа күрә дә мин дәресләремдә әхлак тәрбиясенә, ә “Тылсымлы ком” түгәрәгендә милләтебез мәдәниятен һәм милли бизәкләрне өйрәнүгә аеруча игътибар бирәм.

     Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда,  һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык ару-талулар юкка чыга  һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.  

 Балага үзен шәхес итеп тойдыру,  ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә аннан башка яхшырак эшли алмаячагына төшендерү - минем төп педагогик фикерем. Укучыларымны иҗади фикер йөртергә, мөстәкыйль уйларга, үз фикерен әйтә һәм дәлилли белергә  өйрәтәм.  Бу өлкәдә минем укучыларым арасында уңышларга ирешүчеләр дә шактый. Укучыларымның төрле бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашып, урыннар яулавы педагогик эшемне дөрес оештырганлыгымны раслыйлар дип уйлыйм.

Укытучы үз укучыларында туган телләренә, туган җирләренә соклану, аңа карата мәхәббәт уятырга тиеш. Минемчә, һәр дәрес, һәр дәрестән тыш чара бала өчен кояш та, дуслык һәм шатлык та, тормыш һәм иҗат та, очрашу һәм хезмәт тә, уен да булырга тиеш. Укучыларның сиңа карата, ата-аналарына, туган җирләренә, туган телләренә, милләтенә карата булган ихтирамы, хөрмәте, рәхмәте һәм тормышта үзләренең урыннарын табулары гына – безнең эшнең төп нәтиҗәсе булып торалар, дип уйлыйм мин.

Халык язучысы Нурихан Фәттах болай дип язган: “Әгәр тиздән минем телем бетә, озакламый тамырым корый икән, бу дөньяда ник яшәргә дә, нигә яратырга, балалар тудырырга, чәчәкләр үстерергә? Нигә җырлар, китаплар язарга?.. Икенең берсе – йә тере килеш туфракка әйләнергә, йә көрәшергә! Мин көрәшергә булдым”.  Мондый хис әдипләрдә генә түгел, үзен татар дип санаган һәр кешедә дә булырга тиеш дип уйлыйм мин. Ә без, укытучылар, бу хисне укучыларда сакларга тиешбез. Нурихан Фәттахның әлеге сүзләре минем тормыш девизым булып тора. Ягъни, туган телемне саклау, аны киләчәк буынга җиткерү өчен, мин кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тырышам!