Авыл укытучысының фикерләре...

Хабирова Майсара Фаисовна

Авыл укытучысының күпкырлы эшчәнлеге турында 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avyl_ukytuchysynyn_fikerlre._hbirova_m.f.docx18.92 КБ

Предварительный просмотр:

Авыл укытучысының фикерләре...

(Эссе)

Мәктәп бусагасыннан атлап чыгуыма да өч дистә еллар. Күңелле истәлекләре белән мәктәп еллары еш искә төшә. Замандашлар, классташлар сагындыра. Безнең  балачак  шушы бинада качып ятадыр сыман… Тик мәктәбемдә яңгыраган шат авазлар, кыңгырау тавышлары балачагымны искә төшерерүче  яңа  буыннарныкы.  Үзебез тәрбияләгән, укыткан яшь буын! Инде аларның да мәктәп еллары тарих сәхифәләренә күчә бара. Гомер дигәнең шулай тиз үтә икән...

Һәр кешенеке сыман минем дә балалык елларым бар. Истә калган, бүген дә елмаерга мәҗбүр иткән кызыклары да, онытырга теләгән вакытлары да юк түгел. Биш балалы гаиләдә үстем. Ярдәмне дәүләттән көтү юк иде. Халык әйтмешли, бары – бергә, югы – уртак! Бик иртә авыл тормышын аңладык. Әти – әниләрнең ярдәмчесе булдык. Үзебездән соңгы энекәшләргә “тәрбияче” дә идек. Башкалар өчен җаваплы булу, киләчәктә сайланачак профессиямнең нигезен формалаштыргандыр да.  Кешелеккә хезмәт итүче профессияләрнең берсе – укытучылык серләрен өйрәнергә дип, башкалага юнәлдем. КДУ тәмамладым. Казан никадәр гүзәл, анда калып яшәргә мөмкинлекләрем булса да, хыялларга бирелмәдем. Авыл баласы ул ирек ярата. Кечкенә чагында ук,  табигать белән бер гармониядә яшәгән авыл баласы ничек шәһәрләшсен, ди?! Кулга диплом алдым, чемоданымны җыйдым да туган якларыма кабаттан әйләнеп кайттым. Укытучы булып!!!

Үземне шәхес итеп формалаштырган  укытучыларым янында эшли башладым. Туган төбәгемдә яшим. Яшәвем гади. Теләкәй авылының бик тә хөрмәтле, тәрбияле гаиләсендә туып – үскән, өч югары уку йортын тәмамлаган Газинур Хәбиров белән уртак тормыш кордык. Икебез дә Актаныш районының Теләкәй мәктәбендә эшлибез.

Балаларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам. Башка фәннәр кебек үк ана теле укытуның да авырлыгы, җитдилеге бар. Ана теле дәресләрен бала көтеп алырлык итеп оештыру җиңел генә бирелми. Компьютер заманынында яшәгән буынга кара такта һәм акбур белән генә дәрес күрсәтеп, әллә ни отып та булмый. (Шәхсән фикеремчә, акбур, кара такта укытуда төп әсбап ул!) Шулай булгач, укыту системасына килеп кергән яңалыкларны үзләштерү төп максатларның чираттагысына әверелә.

Акыллы, белемле, авырлыкларга бирешмәгән; уңыш арты  уңышлар килгәндә, кешелек сыйфатларын саклаган; проблемалар каршында югалып калмаган мөстәкыйль фикерле, заманга ярашлы кешеләр тәрбияләү процессында авыл укытучысының роле зур. Белем бирү юнәлешендәге методикалар, технологияләр, кулланыр өчен җиһаз — әсбаплар, интернет материалларын белеп, оста  файдалану – кирәкле эш. Менә шуларны дөрес аңлаганда гына, укытучы заман белән атлаучы була.

Җәмгыятьтә авыл укытучысы булу җиңелләрдән түгел. Шәһәрдә яшәүче коллегалардан аермалы буларак, укытучының бөтен барлыгы авыл кешеләре күз алдында. Гаиләнең татулыгы, эшчәнлеге; ихатаның төзеклеге, чисталыгы; туганнар белән аралашуның ихласлыгы; кешеләргә яхшы мөнәсәбәт һәм башкалар  укытучыга бәя бирә. Тәртип бусагадан башлана, диләр. Шушы гыйбарәне онытмый, укытучы башлап һәр яктан үзе үрнәк булырга омтыла. Менә шуларга игътибарлы булганда, әйткән сүз үтемле, белем – тәрбия юнәлешендәге эшчәнлек дөрес булачак.

Авыл мәгарифе өлкәсен сайлаучы буларак, фикерләрем белән уртаклашуны дәвам итәм. Һәр ата – ана мәктәпкә баласын яхшы ниятләр белән бирә. Безнең бурыч — аларга белем, тәрбия бирү. Алга куйган максатым – һәр баланы,  мөмкинлегеннән чыгып, дәүләт стандарты таләбен үзләштерерлек итү. Мәктәптән чыгып киткәндә, укыдык без мәдрәсәдә, аңламадык бернәрсә дә, дип әйтерлек булмасын. Алган белемне укучы тормышта, яхшы максатта, файдалана белергә тиеш. Г.Ибраһимов тарафыннан әйтелгән: “ Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр,” – дигән сүзләр -  бүгенге мәгарифнең асылы.

Чираттагы максат — иҗади фикерле балалар тәрбияләү. Ягъни укучы дәреслек белән генә чикләнми, үз фикерен әйтә ала, үзенчә нәтиҗә чыгара. Дәүләт стандартының бу таләбе укучыны мөстәкыйльлеккә өйрәтә.  Шушы ике таләп үзләштерелгәннән соң, укучы тагын да җанлана, фәндә яңа төр эшләргә тартыла. Республика күләм конкурслар, олимпиадалар, иҗади фестивальләрдә катнашырлык көч таба һәм нәтиҗәләре белән сөендерә. Белем бирүдә альтернатив дәреслекләр авторы А.Г.Яхинның Һәм  Ә. З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә нигезләнәм.

Халык педагогикасын тирәнтен аңлаган, җирле компонентларны үз эшендә даими кулланган авыл мөгаллиме – мәгариф сакчысы, бар күңелен биреп, авыл яшәешендә төп урынны да  тотучы; рухи дөньяны, милли горурлыкны, әхлакны саклаучы; үткән белән бүгенге арасындагы бәйләнешне өзмәүче. Әйе, санап киткәннәрдә авыл мөгаллименең аяусыз тырыш хезмәте ята. Физик эшне дә, акыл хезмәтен дә менә дигән итеп башкара алган чын авыл мөгалимнәре булганда, мәктәпләр ябылмаганда, мәгариф яшәр. Авыл кызыннан авыл мөгаллименә әверелгән кеше буларак, бу хезмәтнең авыр да, кирәкле дә икәнен аңлыйм. Мин укучыларымны тормышка яраклы шәхес итеп тәрбияләргә тырышам. Аларның киләчәге якты, ышанычлы булыр дип уйлыйм. “Икми иген шытмас,өйрәнми белем йокмас”,- дигән әйтем - минем эш кыйблам! Түзем, эшчән, тыйнак, акыллы  а в ы л укытучысы   булганда,  әхлагыбыз камил, яшәү ныклы, ямьле булыр!