Мәдәниара коммуникациядә фразеологизмнар.

Шайхулова Гульназ Фаязовна

Мәдәниара коммуникациядә фразеологизмнар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mdni_ara_kommunikatsiyad_frazeologizmnarnyn_role.docx21.58 КБ

Предварительный просмотр:

Г. Ф. Шайхулова.

Яңа Кәшер санатор интернат-мәктәбе, Әлмәт районы.        

Мәдәниара коммуникациядә фразеологизмнар.

      Мәдәниара коммуникация  ул - ике яки берничә мәдәниятнең үзендә булган мәдәни чараларын бер-берләре белән алмашу. Ә телләрне өйрәнү системасына килгәндә мондый чаралар телебездә сөенерлек күп. Бу чараларны бары тик укучы аңына барып җитәрлек итеп бирә алырга,  аларның  ни дәрәҗәдә кирәклеген төшендерә белергә кирәк.

     Бүгенге көндә республикабызда татарларга – рус телен, русларга татар телен белү иҗтимагый ихтыяҗга әйләнде. Рус телле балаларга татар теле сөйләшү-аңлашу, аралашу чарасы буларак укытыла. Без, укытучылар, үз чиратыбызда укучыларның алган белем-күнекмәләрен төрле аралашу ситуацияләрендә куллана белергә өйрәтергә тиешбез.

     Татарча сөйләмнең лексик күнекмәләрен үстерү өчен, сүзләрнең әйтелешен, язылышын, мәгънәсен, ясалышын, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә кулланылышын үзләштерү мөһим алымнарның берсе булып тора. Моның белән беррәттән һәр дәрестә, татар һәм рус телләрендәге сүзләрләрнең мәгънә ягыннан аермаларын күрә белергә, рус телендә эквивалентлары булмаган сүзләрне аңлатып бирә белергә өйрәтергә кирәк. Мәсәлән, рус телле укучыларга авыр бирелә торган фразеологик берәмлекләрне өйрәткәндә, укучыларга аларның эчтәлеге төшендерелә, мәгънәсе аңлатыла һәм аларны дөрес итеп куллана белү күнекмәләре камилләштерелә.

     Фразеологик берәмлекләрне гамәли үзләштерү дәресләре аеруча да эшлекле формада үткәрелә. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен төзелгән татар теле дәреслекләрендә фразеологик берәмлекләрне өйрәнү тулы бер системаны тәшкил итә.

     7 нче сыйныф дәреслегендә фразеологизмнарны өйрәнү күнегүләренә түбәндәге мисалларны китерергә мөмкин.

     1. Фразеологик берәмлекләрне кулланып, җөмләләр төзегез. [3, 12]  золотые руки - мастер на все руки – алтын куллы; махнуть рукой – кул селтәү һ. б. Мисаллардан күренгәнчә, әлеге күнегүләрне үтәп,  укучылар, татар һәм рус фразеологизмнарының эквивалентларын истә калдыралар, аларны сөйләмдә кулланырга өйрәнәләр. Алга таба башка биремнәр дә очрый.

1. Фразеологик берәмлекләрне татарчадан русчага тәрҗемә итегез һәм җөмләләр төзегез [3, 29] . Күзгә ташлану, ике сүз белән, үз күзем белән, үз сүзен әйтү, беренче караштан ук, буш кул белән килү.

     Әлеге күнегүләрне эшләүнең тагын бер үзенчәлеге бар: бу эшләрнең барысы да сыйныфта эшләнә, төркемнәргә бүленеп татарча-русча фразеологик сүзлекләр ярдәмендә алар тәрҗемә ителә, аннан соң һәр төркем үзләре язган фразеологизмнарны башкаларга җиткерә, шулай итеп әлеге берәмлекләр турында күбрәк беләләр.

     Әлеге дәреслектә фразеологизмнарны кулланып, сөйләм булдыруга юнәлтелгән күнегүләр дә бар.

Фразеологик берәмлекләрне диалогта файдаланыгыз  [3, 209] . Баш бала (первый ребенок); баш бармак (большой палец); баш бирмәү (не подчиняться)

8 нче сыйныф дәреслегендә фразеологик берәмлекләрне ныгыту күнегүләре шулай ук күп. Алар арасында түбәндәгеләрне атарга мөмкин:

1. Фразеологик әйтемнәрне укыгыз. Шулар белән җөмләләр төзеп языгыз, мәгънәләрен сүзлекләрдән карагыз [4, 64].  Борын асты кипмәгән, борынын күтәрү, борын салындыру, борын төбендә, борын тыгу, борын төртү, борын җыеру, борынга сугу; шулай ук [4, 81]. Монда русча-татарча яки татарча –русча фразеологизмнар сүзлеге файдаланыла.

 2. Фразеологик берәмлекләрне укыгыз. Татарчалары белән җөмләләр төзегез: смотрить другими глазами – башка күз белән карау; напускать туман – күзгә төтен җибәрү; держать в руках – кулда тоту.

       Фразеологик берәмлекләрне  аңлап кулланырга күнеккәннән соң, аларны кулланып диалоглар төзергә өйрәнәбез. Моның өчен укучыларга махсус күнегүләр бирелә.

  1. Әйтемнәрне чагыштырып укыгыз. Аларны кулланып, диалоглар төзегез: Алып кадәр – полтара Ивана; йөзгә бер тулмаган – не хватает одного до ста; винтиков не хватает – винтиклар җитми.
  2. Авыррак балаларга аерым эшләр бирелә. Мәсәлән, диалогка кирәкле репликаларны өстәгез; бирелгән фразеологизмнарны тиешле урыннарына урнаштырыгыз һ. б.

     Фразеологизмнарны коммуникатив максатта кулланырга өйрәнү алдагы сыйныфларда да дәвам итә. Мондый эшләр укучылар өчен бик кызык, бигрәк тә әлеге берәмлекләрне ике телдә чагыштыру. Шуңа күрә дә бу төр биремнәрне дәреслекләргә күбрәк кертү мөһимдер.

      Укучылар аерым бер дәресләргә үзләре фразеология темасына карата презентацияләр ясап киләләр. Кемнеке әйбәтрәк, тулырак, тагын ничек итеп ясарга була, шул турыда фикер алышалар.  

      Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, дәреслекләрдә урын алган күнегүләрне үтәп, беренчедән, сүзлек байлыклары арта. Икенчедән, алар ярдәмендә бәйләнешле сөйләм телен үстерү мөмкинлекләре арта. Өченчедән, укучылар ике телдәге фразеологик берәмлекләрне чагыштырырга, уртак һәм аермалы якларын билгеләргә күнегәләр. Гомумән әйткәндә, татар теле дәреслекләренең авторлары, укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килә торган һәм тәрбияви әһәмияткә ия булган күнегүләрне шактый уңышлы тәкъдим  иткәннәр.

Кулланылган әдәбият

  1. Сафиуллина Ф. С. Татарча-русча фразеологик сүзлек – Казан, 2001.
  2. Сафиуллина Ф. С., Фәтхуллова К. С.. Татар теле. 7 сыйныф. Казан, 2007.
  3. Сафиуллина Ф. С., Мөхиярова Р. Х. Татар теле. 8 сыйныф. Казан: Мәгариф, 2008.