ФДББС яктылыгында татар әдәбияты дәресләрендә проект методын куллану.

Камалеева Эльвира Раисовна

ФДББС яктылыгында татар әдәбияты дәресләрендә проект методын куллану.

Э.Р. Камалеева

        Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучы эшчәнлегенең нәтиҗәле юнәлешләреннән берсе булып проектлар методы санала. Бу метод укучыларның өйрәнгән белемнәрен гамәли куллана белүләренә, мәгълүмати тирәлектә ориентлашу осталыкларына, иҗади фикерләү сәләтләренә нигезләнә.

       Проект методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы .

   Проект - эзләнү эшчәнлеге – төпле фикере булган балалар тәрбияләү технологияләреннән берсе. Аның нигезе - эзләнү-тикшеренү эше. Проект эшчәнлеге укучыларда да, укытучыда да зур кызыксыну тудыра. Ул фикерләүне, сөйләмне, үз уйларыңны формалаштыра белү сәләтен үстерә. Проект-эзләнү эшчәнлеге барышында укучы коллективта эшләргә, үзенә бирелгән эшкә җаваплы карарга, куелган сорауларга җавап табарга өйрәнә. Методик яктан караганда, проект эше фәнни һәм гамәли проблемалы-юнәлешле тикшеренү эшчәнлегеннән гыйбарәт. Ул, теге яки бу проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында, укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Күпчелек очракта бу эш төркемнәрдә эшләнә һәм берничә этаптан тора.

•      тема тәкъдим ителә;

•      юнәлеше, максаты, бурычы аңлатыла;

•       үтәлү вакыты билгеләнә ;

•      проект-эзләнү эшенең планы төзелә ;

•       укучылар үзләрен кызыксындырган шәхси биремне сайлыйлар;

•       укучы бирем буенча материал эзли, җыя;

•       йомгаклау дәресендә проект-эзләнү эшенә нәтиҗә ясала

•      эшчәнлекнең нәтиҗәләре бәяләнә.

•      проект эше яклау.

 

 

          Проект-эзләнү эше мөстәкыйль алып барылса да, укытучы җитәкчелегеннән башка уңышлы була алмый. Ул укучылар эшенә тиешле юнәлеш бирә, вакытында үтәлүе , проект эше  сыйфатын тикшерә, эшне оештыра.

         Проектлар методын  кулланып  эшләү  укытучыдан үз эшенә иҗади якын килүне таләп итә.  Ул инде укытучы буларак кына түгел , режиссер, җитәкче, консультант яки башка рольгә кереп, укыту процессын оештыра.

             Әдәбият дәресләрендә проект-эзләнү эшчәнлеген оештыру аеруча отышлы. Бу метод укучыларда иҗади фикерләргә, төрле чыганаклардан кирәкле мәгълүматларны табарга өйрәтә, китап укуга кызыксыну уята.

Мисал өчен, рус төркемендә "Өч кыз" әкиятен өйрәнгәндә  оештырылган  проект-эзләнү эшен тәкъдим итәсе килә. Проект-эзләнү эшенең темасы  - " Өч кыз" татар әкиятенең һәм "Өч кыз" рус әкиятенең уртак һәм аермалы яклары".

      Укучыларга проект-эзләнү эше алдыннан аның максаты - "Рус һәм татар әкиятләрен чагыштыру"  һәм проблемасы - "Рус һәм татар әкиятләре нәрсә белән аерыла" аңлатылды .

      Беренче этапта без текст белән эшләдек. Укучылар барысы да әкиятләрне укып чыктылар, татар халык әкиятен тәрҗемә иттеләр. Икенче этапта укучылар әсәрне анализлауга күчтеләр. Бу этапта сыйныф өч төркемгә бүленде, һәр төркем өчен конкрет максатлар куелды: беренче төркем ("көчсезрәк" укучылар) әкиятнең төп геройларын билгеләргә, аларга характеристика язарга тиеш булдылар. Икенче төркем әкиятләрнең аермалы якларын, өченче төркем  - охшаш якларын эзләделәр.

Укучылар (үз теләкләре белән) өстәмә рәвештә әкият эчтәлегенә туры килгән мәкальләр таптылар. Күрсәтмәлелек өчен проект-эзләнү эшенең нәтиҗәләрен таблицага төркәп бардык.    

Татар әкияте "Өч кыз "  

          Рус әкияте "Өч кыз"

Төп геройлар

Өч кыз

Өч кыз

Кыскача характеристика

Өлкән апалар - ихтирамсызлар, игътибарсызлар, әниләренә битараф, акча турында гына уйлыйлар.

Сеңелләре киң күңелле, ярдәмчел, ихтирамлы.

Өлкән апалар ялкаулар, усаллар, тәккәберләр.

Сеңелләре эшчән, ярдәмчел, тапкыр, акыллы

 

Тискәре геройлар

Өлкән апалар

Өлкән апалар, убырлы карчык

Әкият нәрсәгә өйрәтә ?

Әкият әнине хөрмәт итәргә, яратырга өйрәтә. Әнине кадерләмәгән кеше бәхетсез була, ә кадерләгән - бәхетле.

Эшчән, тырыш, тапкыр буларга өйрәтә.Тырыш кеше генә үз бәхетенә ирешә ала.

                                                         Мәкальләр

Ана җылысы - кояш җылысы.

Туган ана бер, туган Ватан бер.

Анаң хәерче булса да, анардан китмә.

Анасына өргән эт бүре авызына төшәр.

 

Эшләгән - үлмәс, эшләмәгән - көн күрмәс.

Эшлекле таш күтәрә, эшлексез көн үткәрә.

Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй.

Добро не умрёт, а зло пропадёт.  (русская)

                                         Әкиятләрнең охшаш яклары

Ике әкият тә тылсымлы. Төп геройлары- өч кыз. Авырлыклар килгәндә ике әкияттә дә өлкән апалар үзләрен тискәре яктан күрсәтәләр.Әкият ахырында аларга җәза бирелә. Унай герой -аларның сеңлесе.

                                                 Аермалы яклар

Бәлага әниләре юлыга

Тиен - ярдәмчел, уңай геройга ярдәм итә

әниләренә битараф булу өчен өлкән апаларга җәза бирелә.

Бәлага балалары юлыга

Мәче - усал, убырлы карчыкка булыша.

тәккәбер, ялкау булу өчен өлкән апаларга җәза бирелә

Аннан соң, без фикер алышу этабына күчтек. Һәрбер укучы үз фикерен әйтте, дәлилләде. Төркем эшчәнлегенә төзәтүләр, өстәүләр кертелде.

       Проект-эзләнү эшенең соңгы этабында укучылар укытучы ярдәмендә рус әкиятендә дә, татар әкиятендә дә явызлыкка һәм яхшылыкка бертөрле мөнәсәбәт булганын исбатладылар. Яхшылык һәм явызлык төшенчәләренә барлык милләтләрдә дә бертөрле караш дигән нәтиҗә чыгардылар.

   Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда  яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.