"Яшь журналист" электив курсыннан эш программасы

Әюпова Алсу Фаит кызы

       Тел байлыгы турында дәреслекләрдә бирелгән материал гына телне тиешенчә үзләштерергә мөмкинлек бирми. Шуңа күрә укучыларга дөрес язу, сүзне урынлы куллану, матур сөйләү кагыйдәләрен аңлату максатыннан ясалган әлеге эш нәтиҗәсез булмас. Бу электив курс укучыларга  белем һәм күнекмәләрне камилләштерергә ярдәм итәргә тиеш.

       “Яшь журналист” исемле электив курс атнага 1 сәгать исәбеннән 35 дәрескә исәпләнгән.

      Сөйләм, аралашу осталыгы һәрбер кеше өчен мөһим. Кызганычка каршы, хәзерге көндә сөйләм осталыгына өйрәтү өчен дәресләрдә бирелгән вакыт кына җитми. Кешеләрнең хаталы сөйләмен, басым кую кагыйдәләре, дөрес сөйләм бозылышын ишетергә туры килә. Шуңа күрә укытучыларга телне, сөйләм төзү кагыйдәләрен, дөрес әйтелешне киңрәк өйрәтү кирәк. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon programma_elektivnogo_kursa_-.doc108.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Зәй   муниципаль районы «Кадер урта гомуми белем мәктәбе»

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Әюпова Алсу Фаит кызының

«Яшь журналист» ЭЛЕКТИВ КУРСЫННАН ЭШ  ПРОГРАММАСЫ

2018 нче ел

АҢЛАТМА  ЯЗУЫ

    Тел байлыгы турында дәреслекләрдә бирелгән материал гына телне тиешенчә үзләштерергә мөмкинлек бирми. Шуңа күрә укучыларга дөрес язу, сүзне урынлы куллану, матур сөйләү кагыйдәләрен аңлату максатыннан ясалган әлеге эш нәтиҗәсез булмас. Бу электив курс укучыларга  белем һәм күнекмәләрне камилләштерергә ярдәм итәргә тиеш.

     “Яшь журналист” исемле электив курс атнага 1 сәгать исәбеннән 35 дәрескә исәпләнгән.

     Сөйләм, аралашу осталыгы һәрбер кеше өчен мөһим. Кызганычка каршы, хәзерге көндә сөйләм осталыгына өйрәтү өчен дәресләрдә бирелгән вакыт кына җитми. Кешеләрнең хаталы сөйләмен, басым кую кагыйдәләре, дөрес сөйләм бозылышын ишетергә туры килә. Шуңа күрә укытучыларга телне, сөйләм төзү кагыйдәләрен, дөрес әйтелешне киңрәк өйрәтү кирәк. Күренекле татар шагыйрәсе Лена Шагыйрьҗан болай дип язган: «Сүзләр үзләре турында үзләре сөйләп тора. Әмма аларның бездән яшерен серләре бар. Без гомер буе шул серләрне ачарга омтылып яшибез...»

     Курс дәвамында алынган төрле теоретик, практик белемнәр һәм фән казанышларына нигезләнеп тикшеренүләр, эзләнүләр нәтиҗәсендә, укучыларның аралашу, оештыру, иҗади сәләте дә үсә. Электив курсны тәмамлаганда, укучыларның сәләт һәм мөмкинлекләрен истә тотып, зур булмаган фәнни эш башкарырга тәкъдим ителә. Фәнни эш башкару алга таба белем алу юнәлешен, укучыларга киләчәктә үз һөнәрен дөрес сайларга ярдәм итәчәк. 

Максат:

  • коммуникатив: укучыларны туган телендә иркен сөйләшергә һәм аралашырга, логик эзлекле итеп уйларга, фикерне төгәл, ачык итеп җиткерә белергә өйрәтү, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү;
  • фәнни: эпитет, гипербола, литота, метафора, метанимия, сынландыру кебек сурәтләү чаралары турында теоретик мәгълүмат  бирү;
  • тәрбияви: туган телгә ихтирам, гуманлык һәм ярату хисләре тәрбияләү; әти-әниләргә, ятим балаларга шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү; матурлыкны күрә һәм тоярга, туган як табигатен яратырга өйрәтү;  туган илең белән горурлану, аны яклау.

Бурычлар:

  • Укучыларда туган телебезгә карата ихтирам хисләрен арттыру.
  • Укучылар иҗатын җәелдерү.
  • Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү.
  • Балаларның буш вакытларын файдалы һәм нәтиҗәле оештыру.
  • Балаларның эстетик зәвыкларын үстерү.

Класс турында кыскача белешмә:

  • укыту вакыты: 5 ел
  • укучыларның саны: 10 - 15
  • укучыларның яше: 11-17 яшь
  • атналык сәгатьләр саны: 35
  • дәресләрне үткәрү урыны: татар теле кабинеты һәм информатика кабинеты
  • группаның составы: даими
  • балаларны туплауның үзенчәлекләре: ирекле
  • дәрес төре: группа белән

Программаны үтәүдә катнашучы турында кыскача белешмә:

  1. Филологик  белемле укытучы (программаның “теория” һәм “практика” өлешләрен үтәү өчен)
  2. Компьютерда эшли белүче филологик  белемле укытучы (материалны  компьютерда җыю һәм бастыру өчен)

        Укытучы алдына куелган бурыч түгәрәк утырышларын мөмкин кадәр мавыктыргыч, кызыклы итеп, төрле алымнар кулланып үткәрүдән гыйбарәт.

        Халык авыз иҗаты материалларыннан: әкият, табышмак, мәкаль-әйтемнәрдән файдалану бер үк вакытта ике бурычны үтәүгә хезмәт итә: беренчедән, алар укучыларга татар әдәбиятыннан, фольклорыннан  белешмә бирә; икенчедән, иҗади эштә файдалану өчен материал булып тора.

        Курс алдында торган иң мөһим бурычларның берсе шул: иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан, укучылар “Ялкын” журналын, “Сабантуй” газетасын даими укып барырга, татар спектакльләрен, балалар өчен татарча телевидение һәм радио тапшыруларын карарга һәм тыңларга, яңа чыккан әдәби әсәрләр белән танышып барырга тиешләр.

     Уку елы башында балалар өчен булган вакытлы матбугатка күзәтү оештырыла. Укучыларның игътибарын газета–журналлардагы рубрика төрләренә, шигырьләрнең, мәкаләләрнең тематикасына, күтәрелгән проблемаларның актуальлегенә юнәлтү сорала. Укучылар белән эшләү барышында аларның шәхси үзенчәлекләрен истә тоту бик әһәмиятле. Мәсәлән, һәр укучыга да шигырь язу сәләте бирелмәскә мөмкин. Кемдер үзен әкият иҗат итүдә, мәкалә язуда сынап карый ала. Кемдер вакытлы матбугатта басылган материалларны туплап, эшкәртеп, мәктәптә чыгучы газета өчен әзерли ала. Шунлыктан укытучы алдында  укучыларның иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерү буенча җитди бурыч тора.

      Укучылар сурәтләү чаралары турында хәбәрдәр белергә, аларны танырга, үз иҗатларында куллана белергә тиешләр. Бу сурәтләү чаралары белән таныштырганда җирле һәм якташ язучы-шагыйрьләрнең әсәрләреннән файдалану кулай. Әлеге алым балаларда якташлары белән горурлану хисләре уята, патриотик тәрбия бирә.

Курска йөрүче укучы  белергә тиеш:

  • телдән һәм язмача бәйләнешле сөйләм төзергә;
  • актуаль темага мәкалә язарга;
  • якташ язучы һәм шагыйрьләрнең иҗатларын белергә,
  • шигъри рифмалар уйлап табарга;
  • ел дәвамында әдәбият һәм сәнгать әһелләренә кагылышлы истәлекле даталар турында хәбәрдар булырга;
  • язылган материалны редакцияләргә;
  • газетаны компьютерда җыя белергә.

         

“ЯШЬ ЖУРНАЛИСТ” КУРСЫ ӨЧЕН ТӨЗЕЛГӘН  ПРОГРАММАНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

Эшнең эчтәлеге

Сәгать саны

Практик  

теоретик

“Яшь журналист” курсының планы белән таныштыру.  Максатын, бурычларын әйтү

1

Авыл китапханәсенә сәяхәт. "Сабантуй", "Зәй офыклары" газеталары, "Ялкын" журналына күзәтү ясау. Татарстанда һәм Россиядә чыга торган газета- журналлар турында мәгълүматлар бирү. Төп рубрикалары белән танышу

1

Компьютерда клавиатура төзелеше, хәрефләр, символлар урнашуы белән танышу.  Мәкалә төрләре турында белешмә. Мәкалә - информация

1

Хәреф җыю режимнары (тел, баш хәреф). Татар хәрефләре (ә, ү, ө, һ) Абзац. Абзацны форматлау.  Шрифтлар, аларның төрләре белән танышу. Текст фрагментлары белән эшләү (күчерү, өстәп кую, нөсхәләү)

1

“Тамчы”  гәҗитен чыгару

6

Текст эченә өстәлмәләр урнаштыру

1

"Ялкын" журналының рубрикаларын күзәтү. Мәкалә язу

1

"Зәй офыклары" бездә кунакта.  Җыелган текстның хаталарын тикшерү һәм төзәтү

1

Әсәрләрдә сурәтләү чаралары табу. Газетаның макетын төзү, материалларны урнаштыру

3

Газета - журналлардагы әкиятләрдән гипербола һәм литотаны табу. Тупланган материалны компьютерда җыю. Метафора, метонимия, сынландыру кебек сурәтләү чараларын табу

1

Җыелган материалны битләргә туплау, хаталарны төзәтү. Шигырь төзелеше

3

Җирле язучыларның иҗаты белән танышу

1

 Таблицалар ясау. Лирик шигырь һәм чәчмә форма.  Сканер ярдәмендә рәсемнәр кертү

1

Шигъри ритм.  Шигырь Һәм хикәяләр язу күнегүләре

1

“Илһам”, “Алтын каләм” конкурсларына папка туплау.  Хикәя. Очерк. Текстны бизәү алымнары.  

4

Газетаның сыйфатына карата тәкъдимнәр буенча фикер алышу

1

Очерк язу күнегүләре. Очерклар уку .

1

Әдәбиятта һәм сәнгатьтә ел фасыллары

1

Татар халык авыз иҗаты. Мәкальләр.  Табышмаклар. Бәетләр

2

Йомгак.  Газеталардан күргәзмә оештыру. Фикер алышу. Түгәрәккә йомгак. Нәтиҗәләр. Актив хәбәрчеләрне билгеләү, аларны бүләкләү.

3

                         “Яшь журналист” электив курсы эшен планлаштыру

Эшнең эчтәлеге

Вакыты

Үтәлеше

1.

Курс эшен оештыру, эш планы белән таныштыру. Укучыларны түгәрәкнең максаты, бурычлары белән таныштыру

2.

"Сабантуй", "Зәй офыклары " газеталары, "Ялкын" журналына күзәтү ясау. Татарстанда һәм Россиядә чыга торган газета- журналлар турында мәгълүматлар. Аларның төп рубрикалары.

3.

Компьютерда клавиатура төзелеше, хәрефләр, символлар урнашуы белән таныштыру.  Мәкалә төрләре. Мәкалә - информация

4.      

Хәреф җыю режимнары (тел, баш хәреф). Татар хәрефләре (ә, ү, ө, һ). Абзац.  Абзацны форматлау. Шрифтлар, аларның төрләре. Текст фрагментлары белән эшләү (күчерү, өстәп кую, нөсхәләү)

5.

“Тамчы”  гәҗитен чыгару.

6.

Текст эченә өстәлмәләр урнаштыру.

7.

"Ялкын" журналын күзәтү. Ошаган рубрикага мәкалә язу

 

8.

Документларга график объектлар өстәү. "Сабантуй" бездә кунакта.  Җыелган текстның хаталарын тикшерү һәм төзәтү

9.

Әдәби әсәрләрдә сурәтләү чаралары. Эпитет.

Газетаның макетын төзү, рубрикаларны урнаштыру

10.

“Тамчы”  гәҗитен чыгару.

11.

Төрле газета - журналлардагы әкиятләрдән гипербола һәм литотаны табу. Тупланган материалны компьютерда җыю. Метафора, метонимия, сынландыру

12.

Компьютерда җыелган материалны битләргә туплау, хаталарны төзәтү. Татар шигырь төзелеше

13.

Компьютерда җыелган материалны битләргә туплау, хаталарны төзәтү. Рифмалауга күнегүләр

14.

Компьютерда җыелган материалны битләргә туплау, хаталарны төзәтү. Рифмалауга күнегүләр

15.

“Тамчы”  гәҗитен чыгару.

16.

Җирле язучылар иҗаты белән танышу

17.

 Таблицалар ясарга өйрәнү.  Лирик шигырь һәм чәчмә форма.  Сканер ярдәмендә рәсемнәр кертергә өйрәнү

18

Шигъри ритм. Шигырь Һәм хикәяләр язу күнегүләре

19

Word art объекты белән эш итү. “Илһам”, “Алтын каләм конкурсларына папка туплау.

20

“Тамчы”  гәҗитен чыгару.

21

Газетаның сыйфатына карата тәкъдимнәр буенча фикер алышу

22

Хикәя жанры. “Илһам”, “Алтын каләм” конкурсларына папка туплау.

23

Текстны бизәү алымнары.  “Илһам”, “Алтын каләм” конкурсларына папка туплау.

24

Газетаның алдагы санына материалларны компьютерда җыю

25

“Тамчы”  гәҗитен чыгару.

26

Очерк жанры. Очерклар уку . “Илһам”, “Алтын каләм” конкурсларына папка туплау.  

27

Очерк язу күнегүләре.

28

Әдәбиятта Һәм сәнгатьтә ел фасыллары

29

Газетаның алдагы санына материаллар җыю

30

“Тамчы”  гәҗитен чыгару.

31

Татар халык авыз иҗаты. Мәкальләр.  Табышмаклар

32

Татар халык авыз иҗаты. Бәетләр

33

Иҗади йомгак

34

Газеталардан күргәзмә оештыру

35

Газеталар буенча  фикер алышу. Түгәрәккә йомгак. Нәтиҗәләр чыгару. Актив хәбәрчеләрне билгеләү


ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

  1. “Зәй офыклары” газетасы, 2017-2018 нче ел саннары
  2. “Көмеш кыңгырау” газетасы, 2017-2018 нче ел саннары
  3. Мәкалә яза беләсеңме? Мәгариф, № 12, 1998ел, 23б.
  4. Низамов И.М. Ничек әйтергә? Ничек язарга? - Казан ”Мәгариф” нәшрияты
  5. “Салават күпере” журналы, 2016-2017 нче ел саннары
  6. Сафиуллина Ф.С.., Ризванова Л.М.  Татар теленең омонимнар сүзлеге. - “Хәтер” нәшрияты, 2007ел
  7. Хатипов Ф. Ф. Әдәбият теориясе.- Казан :”Мәгариф” нәшрияты, 2000.
  8. Хәбибуллина З.Н. Сочинение язуның теориясе һәм практикасы. -  Норлат.