Инша Укытучы- иң изге,иң кирәкле һөнәр иясе.

Низамутдинова Савия Тауфиковна

Инша

Укытучы- иң изге,иң кирәкле һөнәр иясе.

 

Табигатьтә кыш. Кояш инде күптән баеды. Йолдызлар җем-җем яналар. Шушы сихри матурлыкта, бөтерелеп-бөтерелеп, карлар ява. Күктәге тулы ай авылның һәр өенә яктылык тарата. Күп йортларда инде утлар сүнгән. Авыл уртасындагы бер йортта әле дә ут күренә. Анда барысы да йоклауга карамастан, укытучы дәфтәрләр тикшерә. Ул әле җитдиләнә, әле серле генә елмаеп куя, әле көлеп җибәрә, алдында бер кочак дәфтәрләр...

     Укытучы һөнәре - җир йөзендә иң гүзәл һәм иң җаваплы һөнәрләрнең берсе. Мөгаллим исемен йөртү өчен табигать биргән илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк.
Җир йөзендәге һәр кеше дә укытучы булып бетә алмый, укытучы булып эшләү өчен җан җылысы, ачык күңел, олы йөрәк һәм балаларны ярату кирәк .  Һәр кешенең, ул тормышта нинди генә зур дәрәҗәгә ирешкән булмасын, белем алуы мәктәп бусагасын атлап кергән көненнән башлана. Ә мәктәптә аны ягымлы елмаеп, үз баласыдай якын күреп, беренче укытучысы каршы ала. Һәм баланың киләчәктә нинди булуына, тормышта үз урынын таба алуына беренче укытучысының аны белем дәрьясына ничек алып кереп китүе нык тәэсир итә. Мәктәп еллары бер-бер артлы уза, балага ничәмә-ничә укытучы белем бирә. Алар балаларның барлык  шаянлыкларын да кичерә, балада белемгә омтылыш уяту өчен төрле яңа алымнар кулланып дәресләр үткәрә, төн йокыларын калдырып дәфтәрләр тикшерә, шәхси мәнфәгатьләрен читкә куеп, мәктәптән тыш чаралар уздыра, үз белемен күтәрү өстендә эшли, коллегалары белән тәҗрибә уртаклаша .Кыскасы, укытучы эшенең бөтен авырлыкларын сабырлык белән үткәреп җибәрә алар.  Укытучыларның сабырлыгына, фидакарьлегенә, тырышлыгына, булдыклыгына таң калырлык хәтта. 

    Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң-укытучы бул!" дигән бер галим. Хак сүзләр... Укытучыдан башка президент та, патша да, инженер-төзүче, язучы, сатучы да булмас иде. Балаларның иңнәренә канат куеп, һәрберсенә тормышта урын табарга булышкан кеше дә-укытучы! Һәрберебез тормышта мәктәп бусагасын атлап чыгабыз, гомеребездәге иң күңелле мизгелләрне - мәктәп сукмакларын үтәбез. Мәктәптә укыган чакта җанга ятышлы, яраткан укытучың була торгандыр ул. Син аның дәресенә һәрвакыт әзерлек белән киләсең, дәресендә кызыксынып тыңлыйсың, һәрбер әйткән сүзенә колак саласың һәм гомумән аңа охшарга тырышасың.
   Мәктәптә яраткан фәннәрем география белән әдәбият иде. Бу фәннәрдән бервакытта да әзерлексез килмәдем. География дәресендә Лотфулла  абый Шакировның безнең җиребез, андагы илләр, халыклар турындагы сөйләүләрен үтә дә кызыксынып тыңлый идем. Туган телебезнең нечкәлеген аңларга, дөрес сөйләшергә өйрәтүдә Һаҗәр апа аеруча зур тырышлык куйды. Аның дәресләре кызыклы, мавыктыргыч булып, сизелмичә дә узып китә иде. Ул зур осталык белән татар шагыйрьләренең шигырьләрен укый, безнең күңелләребезгә үк җиткерә белә, безне хисләнергә, уйланырга мәҗбүр итә иде. Һаҗәр апа безнең өчен укытучы гына түгел, чын дус, якын кеше дә иде әле.. Без һәрвакыт аның белән уй-фикерләребезне уртаклашабыз, аңа киңәшләр сорап килә идек.. Ә ул вакытын кызганмыйча гел безнең янда булырга тырыша иде. Мәктәп бусагасын атлап чыккач та онытылмый икән ул яраткан укытучы.

 Шушы сихри кышкы  төндә үземнең укытучыларым турында уйланып утырдым да һәм шуны аңладым:мин  башка һөнәрне үзләштерсәм дә , тормышымны,гомеремне укытучылыкка багышладым. Укытучы һөнәре миңа тылсымлы бер дөнья кебек иде.Укытучыларымның йогынтысы да бик зур булгандыр. Балачагымда минем ике яраткан уеным бар иде. Берсе әтиемнең тракторы.Ул тракторда утырып йөрер өчен иртән иртүк тора идем . Киң кырларда әтием белән җирне сукалаулар әле дә күңелемдә саклана. Ә икенче иң яратып уйнаган уеным- укытучы булып уйнау. Мин башкалар кебек курчакларны төзеп утыртып,аларга дәрес бирмәдем. Алай миңа кызык түгел иде. Мин гомумән курчаклар белән уйнамадым. Горурланып әйтә алам, мин ике энемне дә, мәктәпкә кергәнче укырга өйрәткән идем инде. Әлифбаны укый беләләр иде алар,беренче сыйныфка кергәндә.Шулай ук язарга өйрәнделәр.  Һәрберсенә  аерым журналлар ясап, билгеләр куеп бара идем.

Ни хикмәт,алар мине тыңлыйлар иде.Елаганнарын ,киреләнгәннәрен хәтрләмим. Шул ук вакытта ук инде күңелемә кереп урнашкан булгандыр инде  ул һөнәр.

  Мәктәпне  тәмамлаганга да бик күп вакыт узды.Ә тормыш юлларым барыбер мәктптән аерылмады. Хәзер инде үзем укытучы. Менә инде егерме алтынчы ел Кайбыч мунициаль районының Ульянково төп гомуми белем бирү мәктәбендә рус балаларына татар теле һәм әдәбияты укытам. Һәр иртәне дәрескә ашыкканда да,сыйныф ишеген ачып кергән вакытта да,баларның текәлгән сораулы күз карашларын күргәндә дә ирексездән балачагым килеп баса.  Һәм мин һәркем өчен тәүге уку йорты булган мәктәпнең кеше тормышында никадәр урын тотканлыгына янә бер тапкыр ышанам. Мин укыткан балалар да балачак елларын,мәктәптә укыган чакларын бары тик якты итеп кенә искә алсыннар өчен кулымнан килгәннең барысын да да эшләргә тиешмен дип үз-үземә чираттагы мәртәбә сүз бирәм.

Еллар үткән саен ныграк төшенә  барасың: белем учагы дип юкка гына  әйтмиләр икән бит мәктәпне,кешенең киләчәккә карашы да, максат -хыяллары да ,яшәү рәвеше дә әнә шул чакта формалаша икән.Язмышыма рәхмәтлемен,мин бик татау коллективта эшлим. Беренче көннәрдән үк алар миңа таяныч булып,гел ярдәм кулы сузып тордылар.

Мине  5 нче сыйныфка  сыйныф җитәкчесе итеп куйдылар.Бик дулкынланып сыйныф бүлмәсенә кердем дә, балаларның янып торган кызыксынулы карашларын тоеп,туктап калдым. Үземә сорау бирәм: “Кабул итәрләрме?” Кабул иттеләр.

   Минем беренче сыйныфым. Мин алар белән бергә өйрәндем, алар белән бергә укытучы булып үстем, тормыш дәресләрен үттем. Мин аларны яраттым һәм бу яратуның уртак булуын тойдым. Бу минем эшемә, иҗатыма зур этәргеч булып торды.

 Эшемне бик яратам, аннан шатлык табам . Мин гади генә укытучы түгел,мин татар теле укытучысы! Һәр тел -үзе бер дөнья .Тел- өйрәнү преметы гына түгел,ә халык күңеле,аның шатлыгы,кайгысы,хәтере,байлыгы.

 Белем һәм тәрбия бирүнең мөһим мәсьәләрен хәл итү юнәлешендә күпкырлы эш алып барам һәм ул киләчәккә юнәлтелгән. Ә киләчәк һәрьяклап мәгълүматлы, эзләнүчән,хәбардар,эрудицияле булуны,балалар белән сак эш итә белүне һәм аларны хөрмәт итә белүне сорый.  Тагын бер  нәрсәне  ассызыклап үтәсе килә: ярдәмчел, таләпчән һәм югары аралашу культурасы булуы да бик мөһим,чөнки яшь буынга тиешле гомуми белем бирү  иҗтимагый байлык  үзлекләренә  дә ия. Ә югары  дәрәҗәдә  белем алган һәм чын мәгънәсендә акыллы,интеллигент булып үскән  кешеләр җәмгыятебезгә һәм дәүләтебезгә зур файда китерә.Мәгариф эшендә һәр яңалык ,вакыйгаларының эчендә  кайнарга тырышам. Соңгы елларда методик эш мәгариф  системасын модернизацияләүнең төп юнәлешләре буенча оештырыла. Шуннан чыгып, мин үзалдыма шәхескә юнәлтелгән укыту тәҗрибәсен киң кулланып, белем тәрбия системасы белән идарә итүне информатизацияләүгә һәм педагогик эштә нәтиҗәлелеккә ирешергә омтылам.Хәзерге заман укытучысы аң-белемле,компьютер белән эшли белә торган кеше. Тик ышанасы килә,белем алуның автоматлашуы ничек кенә алга китмәсен,укучылар белән күзгә- күз карап аралашуга ни җитә.Техник җиһазлар укытучының белем бирү вакытында ярдәмчесе генә. Татар теле укытучысы буларак ,мин укучыларымның киң күңелле  булуларын телим. Ә моның өчен укытучы иң элек Кеше булырга тиеш.Шунда гына безнең йөрәкләрдә сабырлык та ,өмет тә, мәхәббәт тә урнашыр.

 Укытучы нинди генә булмасын,яшьме ул,картмы; исемле,исемсез; гади укытучымы,категориялеме, дәрәҗәлеме,дәрәҗәсезме- барыбер аларның һәрберсе бала өчен Укытучы. Иң әһәмиятлесе-бала үз укытучысына соклансын.Иң зур бәхет,еллар үткәч берәр укучыңның :”Апа,нихәлләр.Рәхмәт безне укытып,кеше иткәнегез өчен”,-дигән сүзләрен ишетү. Шул гади генә берничә җөмлә укытучыны сөендерә,күкләргә күтәрә.

  Ә табигатьтә кыш.Йолдызлар җем- җем  яналар. Шушы сихри матурлыкта, бөтерелеп-бөтерелеп карлар ява...