Инновацион технологияләр ФДБС гамәлгә ашыру шартларында укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру өчен нинди методикалар отышлы?

Гарипова Гульназ Раисовна

Хөрмәтле коллегалар! Инновацион технологияләр ФДБС гамәлгә ашыру шартларында укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру өчен нинди методикалар отышлы дип саныйсыз?

 

Комментарии

Гарипова Гульназ Раисовна

Икенче буын Федераль дәүләт белем бирү кысаларында белем бирү процессының эчтәлеген яңарту, аның нәтиҗәләрен югары сыйфатлы итү, җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Әлеге стандартлар буенча, дәресләрнең структурасы тамырдан үзгәрәчәк.

Традицион дәресләрдән аермалы буларак, укытучы, әзер материалны бирүче түгел, ә белем алуны оештыручы булырга, белем һәм күнекмәләрне комплекслы рәвештә компетенцияләр буларак биреп, укучыны үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш. Укытучының төп максаты: укыту-тәрбия бирү процессында укучының белемгә сәләтен ачу, универсаль уку гамәлләре формалаштыру, рухи яктан камил, иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашырырга сәләтле, гомумкешелек кыйммәтләренә уңай карашлы шәхес тәрбияләү.

Шул очракта гына безнең укучылар яңа тормыш шартларына яраклашкан, гомуми мәдәни үсешкә ирешкән, үз фикере булган һәм җәмгыятькә файдалы шәхесләр булачаклар. Бу бурычларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы нинди юллар белән тормышка ашыра ала соң?

Рәзилә Файзуллина

Татар телендәге сөйләмне тыңлап аңларга (аудирование) өйрәтү максатыннан кулланылучы уеннар

Дәресләрдә төрле уеннар куллану, хәрәкәтләр күрсәтү нәтиҗәсендә дә сүзнең мәгънәсен аңлауга ирешеп була. Мәсәлән, «Гәүдә төзелеше» темасын өйрәнгән вакытта, балалар белән «Күз, колак, борын» дигән уен оештырырга була. Бу очракта балалар сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр. Хор белән күз дип әйткәндә, балалар, торып, күзләрен күрсәтәләр; колак дигәндә, утырып, колакларын тоталар, борын дигәндә – борыннарын. Уен вакытында сүзләрнең эзлеклелеге һәм әйтелү тизлеге үзгәреп тора. Уен шау-шулы, күңелле килеп чыгачак, иң мөһиме – балалар, үзләре дә сизмәстән, яңа сүзләрне исләрендә калдырачаклар.

«Кем беренче таный?». Укытучы (яки яхшы өлгерүче укучы) яраткан әкият геройларын сурәтли яисә алар турында укый. Укучылар тыңлыйлар. Алар кайсы әкият геройлары турында сүз барганын белергә тиешләр. Мәсәлән,

а) Аның чәче коңгырт, кыска. Борыны озын, кашлары кара. Колаклары зур, чиста. Ул матур, шаян малай. Аның исеме ничек? (Буратино).

б) Бу – кыз. Аның чәче зәңгәр, озын. Кашлары кара. Күзләре зәңгәр, зур. Борыны кечкенә. Ул матур кыз. Аның исеме ничек? (Мальвина) [5, 17].

«Шәвәли». Шәвәли ролен укытучы үзе башкара. Өйрәнелгән темалар буенча укучылар аңа сораулар бирәләр. Шәвәли аларга ялгыш җаваплар бирә. Укучылар аны төзәтергә тиеш булалар. Мәсәлән, Син кем? – Шәвәли. Мин кыз.(Дөрес җавап: Мин Шәвәли. Мин малай). Бу уен укучыларны тел нормаларына игътибарлы булырга өйрәтә, сүзләрне дөрес куллану күнекмәләре формалаштыруга ярдәм итә.

«Иҗади диктант». Укытучы аерым җөмләләр (сүзләр, фразалар, хикәяләр) әйтә, ә укучылар нәрсә ишетсәләр, шуны ясыйлар. Аннан соң рәсемнәр астына язулар язып куялар (сүзләр, фразалар, җөмләләр, хикәяләр).

Тактада эчтәлеге буенча бер үк, бары тик берничә деталь белән генә аерыла торган рәсемнәр эленә. Ләкин аларның бары тик берсе генә уенда канашучылар тыңлаучы магнит язмасындагы хикәяне тасвирлый. Тыңланылган хикәягә туры килүче рәсемне күрсәткән уенчы җиңүче була.

«Диктор». Укучылар текстны тыңлыйлар, темасын билгелиләр, темага бәйле информацияне аерып алалар, конспектлар төзиләр (ачыклаучы сүзләрне язып алалар, схемалар сызалар, планнар язалар, таблицалар тутырталар). Шуннан үзләренең язмалары буенча алар «диктор»ның сөйләмен кабаттан «тудыралар». Уен ахырында иң яхшы дикторга конкурс үткәрелә.

«Ел фасыллары». «Ел фасыллары» темасы белән бәйле булган лексиканы активлаштыру. Бу уенны башлау алдыннан ел фасылларының исемнәрен һәм аларның билгеләрен кабатларга кирәк. Бу темада авыр булмаган шигырьләр ятларга була.

Аннан соң укытучы берәр укучыга исемен әйтмичә генә, берәр ел фасылын уйларга һәм аны сурәтләргә куша. Мәсәлән, «Салкын. Ап-ак. Мин тимераякта, чаңгыда шуам. Кар атышып уйныйбыз. Кар бабай ясыйм».

Укучылар белергә тырышалар: «Бу иртә язмы?», «Бу кышмы?».

Ел фасылларын дөрес атаган кеше җиңеп чыга.

«Фоторобот яса». Һәрбер укучыда кәгазь бите һәм төсле карандашлар. Класс өч командага бүленә (һәрберсе – милиция бүлеге). Өч алып баручы билгеләнә (яхшы өлгерешле укучылар). Алар милиция бүлегенә югалган дусларын табу үтенече белән мөрәҗәгатьитәләр. Алып баручылар тышкы кыяфәтен сурәтлиләр, ә балалар туры килүче рәсемнәр ясыйлар. Әгәр рәсем сөйләмгә туры килсә, югалучы табылган дип санала. Мәсәлән, «Бу минем сеңлем. Аның исеме Гүзәл. Гүзәл укучы. Аның чәче озын, күзләре зәңгәр. Ул кызыл күлмәктән иде».

Гарипова Гульназ Раисовна

2.1. Татар телендәге сөйләмне тыңлап аңларга (аудирование) өйрәтү максатыннан кулланылучы уеннар

Кеше тормышында уен хезмәт, эш кебек үк әһәмиятле урын тота. Шуңа күрә дә кешене балачактан тәрбияләү, аның киләчәктәге эшчәнлегенә юл салу уен процессында башлана. Бала уенда нинди булса, үскәч, эшендә дә шундый ук була. Аерым кешенең яшәү тарихын, ягъни аның эшчәнлеген һәм нинди шәхес булып җитүен балачактагы уенның алга таба үсеше, аның акрынлап эшчәнлеккә күчүе итеп карарга мөмкин. Элекке заманнардан ук кешеләр уенны өлкәннәрнең тәҗрибәсен буыннан-буынга тапшыруда нәтиҗәле чара буларак файдаланганнар. Уен – бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз бер өлеше. Тәрбия чарасы буларак, ул балаларның камилләшүенә, шәхес буларак формалашуына, үзгәрүенә этәргеч булып тора. Балага белем һәм тәрбия уен аркылы яхшырак бирелә. Ул уйнаган вакытта бик күп нәрсәләрне таный, үзенә күнекмәләр ала. Уен формасында оештырылган дәресләр фән белән кызыксынуны көчәйтә, баланың мөстәкыйльлеген үстерә. Педагогика һәм психология өлкәсендә укыту методы буларак, уен ХХ гасырның 70 нче елларында киң тарала. Укыту про- цессында уен технологиясе максатчан булуы белән гомуми уен эшчәнлегеннән аерылып тора.

Рус телле укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерү максатыннан нинди уеннарны кулланып була соң? Белгәнебезчә, коммуникатив компетенция үз эченә укучыны ана телендә иркен аралашырга, сөйләшергә өйрәтүне ала. Сөйләм эшчәнлеге төрләренә исә тыңлап аңлау (аудирование), сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм керә [17, 6].

Аудирование – мәгълүматны ишетү каналы аша кабул итү. Чит телдә яңгыраган сѳйләмне аңларга ѳйрәтү турында сүз барганда, тыңлап аңлау һәм ишетеп аңлау төшенчәләренә тукталып китәргә кирәк. Тыңлап аңлау ул – махсус, ягъни барлык игътибарны юнәлтеп тыңлау. Ишетеп аңлау – катлаулырак процесс, ул – сѳйләүчене махсус тыңламасаң да аңлауны күзаллый. Әйтик, транспортта барганда, як-ягыңдагы башка пассажирларның сѳйләшүен һ.б. Сѳйләүчене тыңларга, әмма аңламаска мѳмкин. Бу – сөйләшүнең аралашучылар барысы да белгән телдә бармаганда яки бу телне белү дәрәҗәсе җитәрлек булмаганда шулай була. Шуңа күрә аудирование, сѳйләм белән беррәттән, икенче телдә аралашуны тәэмин итә торган тѳп эшчәнлек тѳре булып санала [10, 34].

Психологлар Л.С.Выготский, Н.И.Жинкин, И.А.Зимняя, А.А.Леонтьев хезмәтләре тыңлап аңлауның психологик табигатенә, аның башка сөйләм эшчәнлеге төрләре белән бәйләнешенә багышланган.

Укучыларны татар сөйләменә өйрәтүнең коммуникатив юнәлеше, сөйләшеп аралашу формасына өйрәтү буларак, аудированиега – яңгыраучы сөйләмне тыңлый һәм аңлый белергә өйрәтүне күз алдында тотарга тиеш. Әмма, кагыйдә буларак, гамәлдә сөйләм эшчәнлегенең әлеге төренең мөмкинлекләре бәяләнеп бетелмәгән. Күпчелек укытучылар, татар сөйләме үзеннән-үзе аңлашылыр, дип уйлыйлар, ахрысы.

Психологлар хаклы рәвештә, аудированиены катлаулы сөйләү-уйлау процессы дип исәплиләр.

Дәресләрдә төрле уеннар куллану, хәрәкәтләр күрсәтү нәтиҗәсендә дә сүзнең мәгънәсен аңлауга ирешеп була. Мәсәлән, «Гәүдә төзелеше» темасын өйрәнгән вакытта, балалар белән «Күз, колак, борын» дигән уен оештырырга була. Бу очракта балалар сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр. Хор белән күз дип әйткәндә, балалар, торып, күзләрен күрсәтәләр; колак дигәндә, утырып, колакларын тоталар, борын дигәндә – борыннарын. Уен вакытында сүзләрнең эзлеклелеге һәм әйтелү тизлеге үзгәреп тора. Уен шау-шулы, күңелле килеп чыгачак, иң мөһиме – балалар, үзләре дә сизмәстән, яңа сүзләрне исләрендә калдырачаклар.

«Кем беренче таный?». Укытучы (яки яхшы өлгерүче укучы) яраткан әкият геройларын сурәтли яисә алар турында укый. Укучылар тыңлыйлар. Алар кайсы әкият геройлары турында сүз барганын белергә тиешләр. Мәсәлән,

а) Аның чәче коңгырт, кыска. Борыны озын, кашлары кара. Колаклары зур, чиста. Ул матур, шаян малай. Аның исеме ничек? (Буратино).

б) Бу – кыз. Аның чәче зәңгәр, озын. Кашлары кара. Күзләре зәңгәр, зур. Борыны кечкенә. Ул матур кыз. Аның исеме ничек? (Мальвина) [5, 17].

«Шәвәли». Шәвәли ролен укытучы үзе башкара. Өйрәнелгән темалар буенча укучылар аңа сораулар бирәләр. Шәвәли аларга ялгыш җаваплар бирә. Укучылар аны төзәтергә тиеш булалар. Мәсәлән, Син кем? – Шәвәли. Мин кыз.(Дөрес җавап: Мин Шәвәли. Мин малай). Бу уен укучыларны тел нормаларына игътибарлы булырга өйрәтә, сүзләрне дөрес куллану күнекмәләре формалаштыруга ярдәм итә.

«Иҗади диктант». Укытучы аерым җөмләләр (сүзләр, фразалар, хикәяләр) әйтә, ә укучылар нәрсә ишетсәләр, шуны ясыйлар. Аннан соң рәсемнәр астына язулар язып куялар (сүзләр, фразалар, җөмләләр, хикәяләр).

Тактада эчтәлеге буенча бер үк, бары тик берничә деталь белән генә аерыла торган рәсемнәр эленә. Ләкин аларның бары тик берсе генә уенда канашучылар тыңлаучы магнит язмасындагы хикәяне тасвирлый. Тыңланылган хикәягә туры килүче рәсемне күрсәткән уенчы җиңүче була.

«Диктор». Укучылар текстны тыңлыйлар, темасын билгелиләр, темага бәйле информацияне аерып алалар, конспектлар төзиләр (ачыклаучы сүзләрне язып алалар, схемалар сызалар, планнар язалар, таблицалар тутырталар). Шуннан үзләренең язмалары буенча алар «диктор»ның сөйләмен кабаттан «тудыралар». Уен ахырында иң яхшы дикторга конкурс үткәрелә.

«Ел фасыллары». «Ел фасыллары» темасы белән бәйле булган лексиканы активлаштыру. Бу уенны башлау алдыннан ел фасылларының исемнәрен һәм аларның билгеләрен кабатларга кирәк. Бу темада авыр булмаган шигырьләр ятларга була.

Аннан соң укытучы берәр укучыга исемен әйтмичә генә, берәр ел фасылын уйларга һәм аны сурәтләргә куша. Мәсәлән, «Салкын. Ап-ак. Мин тимераякта, чаңгыда шуам. Кар атышып уйныйбыз. Кар бабай ясыйм».

Укучылар белергә тырышалар: «Бу иртә язмы?», «Бу кышмы?».

Ел фасылларын дөрес атаган кеше җиңеп чыга.

«Фоторобот яса». Һәрбер укучыда кәгазь бите һәм төсле карандашлар. Класс өч командага бүленә (һәрберсе – милиция бүлеге). Өч алып баручы билгеләнә (яхшы өлгерешле укучылар). Алар милиция бүлегенә югалган дусларын табу үтенече белән мөрәҗәгатьитәләр. Алып баручылар тышкы кыяфәтен сурәтлиләр, ә балалар туры килүче рәсемнәр ясыйлар. Әгәр рәсем сөйләмгә туры килсә, югалучы табылган дип санала. Мәсәлән, «Бу минем сеңлем. Аның исеме Гүзәл. Гүзәл укучы. Аның чәче озын, күзләре зәңгәр. Ул кызыл күлмәктән иде».

2.2. Укучыларны диалогик һәм монологик сөйләмгә өйрәтү уеннары

Диалогик сөйләмгә өйрәтү һәрбер дәрестә дә булырга тиеш. Укучыларның әлеге сөйләм төренең көндәлек тормышта кирәклеген тоюы мөһим. Барлык лексик-грамматик материал диалоглар һәм аралашу ситуацияләре аша үзләштерелә. Беренче дәресләрдән үк укучылар татар теленә генә хас булган диалогик сөйләм үрнәкләре, аларда кулланылган этикет формулалары белән танышалар. Диалоглар белән эшләү коммуникатив юнәлештә алып барылырга тиеш.

Һәр дәрестән соң аларның бу төр күнекмәләре арта бара, чөнки үрнәк диалог, аралашу ситуацияләре аша бу эш нәтиҗәле оештырыла. Диалогик сөйләмне үстерү максатыннан түбәндәге уеннарны кулланырга мөмкин:

«Нәрсә? Кайда? Кайчан?». Һәрбер укучы (уртача өлгерүчеләр группасыннан) берәр төрле хәлгә туры килүче фактны атый. Бирем: бу хәлне, чараны белергә (авырдан өлгерүчеләргә), һәм аның белән бәйле булган башка фактларны атарга (яхшы өлгерүчеләргә).

«Әйдәгез танышыйк». Укучылар дәрескә төрле хайван, кош битлекләре алып киләләр һәм үзара түбәндәгечә сөйләшәләр.

1 нче вариант: – Исәнме! Син кем?

– Исәнме! Мин Куян. Ә син кем?

– Мин сыер.

2 нче вариант: – Исәнме! Синең исемең ничек?

– Исәнме! Минем исемем Тавык. Ә синең исемең ничек?

– Минем исемем Әтәч.

Дәрестә диалогик сөйләмгә өйрәтү белән беррәттән укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерүгә дә игътибар итәргә кирәк. Диалог белән чагыштырганда, монологик сөйләм - катлаулырак һәм озынрак сөйләм формасы булып тора. “Рәсем буенча сөйлә”, “Кем дәвам итә?”, “Урман җыелышы” кебек уеннарны сөйләмнең әлеге формасын өйрәткәндә кулланып була.

«Рәсем буенча сөйлә». Ярышның һәр катнашучысы рәсем буенча, эчтәлек логикасын саклап, берәр җөмлә әйтәләр. Кем иң соңгы җөмләне әйтә, шул җиңүче була.

«Кем дәвам итә?». Бер кешедән кала, уенның бөтен катнашучысы, алдан тыңланылган текст ярдәмендә, алдан укылган тексттан алынган сүзләр, фразалар белән карточкалар алалар. Уенда катнашучыларның барысы да сөйләм логикасын тыңлыйлар, чөнки аларның һәрберсе сөйләмдә үзенең урынын билгеләргә тиеш. Контролер (яхшы өлгерүче укучы) сөйләмнең барышы һәм логикасы артыннан тикшерә һәм уен ахырында нәтиҗә чыгара.

«Урман җыелышы». Аю (бу рольне яхшы өлгерүче укучы уйный) җәнлекләрнең көзен кышка әзерләнүләре турында җыелыш алып бара. Җыелышта төрле җәнлекләр чыгыш ясыйлар һәм кемнең ничек кышка әзерләнүе турында сөйлиләр. «Тәҗрибәсез» җәнлекләргә киңәшләр бирәләр.

«Төймә җыябыз». Бу уен өчен укучыларның төсле карандашлары булырга тиеш.

Укытучы: «Бүген без дәрестә төймә җыячакбыз, дөресрәге, төймә рәсеме ясаячакбыз. Төймәнең сере шунда ки, һәр төймә бер сүзгә туры килә. Төймәләр күбәю белән безнең җөмлә дә зураерга тиеш. Димәк, беренче җөмлә бер сүздән, ягъни бер төймәдән тора («Аю»). Икенчесе – ике сүздән, ягъни ике төймәдән («Зур аю») тора. Һәр юл башында төймәләр ясап буйыйсыз, ә янына җөмләләр язасыз». Һәм шулай дәвам итә.

Нәтиҗәдә балалар 12-15 төймәдән торган мәрҗән җыя ала. Мәсәлән, «Бу бик зур, акыллы, матур аю урманда яши, җиләкләр, үләннәр ашый һәм бал ярата». Укучылар беренче төймә, ягъни беренче сүзне сайлагач, бу уен буенча мөстәкыйль язма эш үткәрергә була [5, 18].

Сөйләшергә өйрәтүдә фразалы уеннар зур мәгънәгә ия, чөнки аларның җавабы гади генә булмый, ә элек өйрәнелгән лексик берәмлекләрне дөрес куллануны, татарча җөмләләрнең төзелешен белүне (хикәя, сорау, инкарь) сорый.

Мисалга «Сорау-җавап» тибындагы уены китерегә була. Мәсәлән. Бер укучы соравын яза, икенчесе – җавабын (сорауны күрмичә). Ә менә «Юк-бар сүз» тибындагы уенда укучылар фраза төзи. Мәсәлән, берәү ияне яза, язганны каплый һәм битне икенче кешегә бирә, ул хәбәрне яза һ.б. Җөмләнең структурасы бирелә. Соңыннан алар бөтен класс белән укыла һәм хаталары төзәтелә.

«Сорау-җавап». Һәр укучы нинди дә булса малай исемен (Петя) яза, язылган күренмәслек итеп бөкли һәм чираттагы уенчыга бирә. Икенчесе кыз исемен (Сара) яза һәм өченче уенчыга бирә. Өченче уенчы Петяның Сарага нәрсә әйтүен яза һәм битне дүртенчегә бирә. Әлеге уенчы кызның җавабын яза һәм битне тагын җибәрә. Бишенче кеше малайның кызны калдырып, кайда китүен яза. Алтынчы уенчы аның нигә китәргә тиешлеген яза (нинди максат белән) һәм тагын җибәрә. Җиденче кызның җавабын яза һәм шулай дәвам итә. Уен ахырында битләр ачыла һәм аларның эчтәлеге кычкырып укыла.

Шулай ук «ватык телефон» яки «попугай» тибындагы уеннарны кулланырга була. Монда сүзләр чылбыры төзелә, һәм һәрбер чираттагы сүз алдагы сүзнең ахыргы иҗегеннән башлана.

«Һәр иртәдә син нишлисең?». Уен ярдәмендә укучыларны төрле модель кулланырга өйрәтергә була: сорау – җавап.

Укытучы (аннан соң яхшы өлгерүче укучы) берәр укучыга туп ыргыта һәм сорау бирә: «Һәр иртәдә син нишлисең?». Иптәше әйткән җөмләне кабатлаган яки сорауга бөтенләй җавап бирмәгән кеше уеннан төшеп кала.

«Ватык телефон». Балалар түгәрәккә басалар. Укытучы бер укучыга пышылдап кына сүз әйтә. Мәсәлән, күлмәк. Бу сүзне укучы күршесенә әйтергә тиеш. Сүз, шулай итеп, ахыргы укучыга кадәр барып җитә. Һәр укучы сүзне кычкырып әйтә.сүз үзгәргән булса, ялгыш әйткән кеше ачыклана һәм аңа «җәза» бирелә. Мәсәлән, шигырь сөйләү, җырлау һ.б. [5, 11].

Безнең уйлавыбызча, сөйләмгә өйрәткәндә шулай ук лексик уеннарны башкару да кулай. Шуларның берсе – “Кар өеме” уены. Укучылар түгәрәк өстәл принцибы буенча утыралар, ә өстәл уртасында өйрәнелүче сүзләр һәм әйтелмәләр язылган карточкалар куелган. Бер укучы карточка ала, аны бөтенесенә күрсәтә һәм әлеге сүзне яки әйтелмәне җөмләдә куллана. Чираттагы укучы икенче карточканы ала һәм алдагысы белән логик яктан бәйләнгән тагын бер җөмлә уйлап әйтә. Укучыларга уен бер төрле булып тоелмасын өчен карточкалар күгәрчен, чәчәк һәм башка формаларда төзеләләр. Мәсәлән, укучылар коллектив хикәя төзиләр. Һәр фраза билгеле бер сандагы сүзләрдән тора: беренчесе бердән, икенчесе икедән һ.б. Соңгы фразаны төзеп чыгучы җиңеп чыга. Алып баручы (яхшы өлгерүче укучы) бөтен җөмләләрне тактага язып бара. 1... . 2... һ.б.

Лексика белән эшләгәндә әлеге типка туры килүче икенче уен да файдалы була. Бөтен группа фотосурәт, рәсем, күренешне тасвирлауда яки хикәя төзүдә катнаша. Актив сүзлекне куллану уенның иң кирәкле кагыйдәсе булып санала [5, 5].

«Ул нинди төстә?». Уен укучыларның төсләрне белдерүче лексика куллануны кабатлауга юнәлтелгән.

Өстәлдә төрле төстәге уенчыклар җәеп салынган. Укытучы бер укучыга (алып баручыга) берәр хайванны уйлап куярга киңәш итә. Калганнар аның нинди хайван яки җәнлек икәнен белергә тиешләр. Башта алар сораулар бирәләр: «Ул ак төстәме?», «Ул кызылмы?», «Ул зәңгәрсу төстәме?», «Ул карамы?» һ.б.

Шуннан төсне дөрес атаган укучы икенче сорау бирә: «Бу ак куянмы?». Әгәр укучы ялгышмаган икән, ул алып баручы була.

«Эстафета». Укучылар ике рәткә басалар. Укытучы «башладык» диюгә, беренче укучы, тәкъдим ителгән темага караган сүз әйтеп, таякны иптәшенә тапшыра, анысы – икечесенә. Эстафета таягы финишка алданрак барып җиткән төркем җиңүче була. Бу уенны санарга өйрәткәндә дә уйнарга мөмкин. Бердән унга һәм киресенчә – уннан бергә кадәр саный-саный, балалар таякны бер-берсенә тапшыралар [15, 151].

"Син 30 га кадәр саный аласыңмы?". Укытучы балалардан ничәгә кадәр саный алуларын сорый. Укучылар төрле саннар әйтәләр. Укытучы алардан 30 га кадәр генә санарга сорый. Укытучы бер укучыга санарга тәкъдим итә, ләкин, утызга кадәр санаганда, өчле саны, өчле кергән саннар, өчкә бүленә торган саннар әйтелми, алар урынына "исемдә" дип әйтергә кирәк. Шул рәвешле, бу уен саннарны кабатларга гына түгел, ә укучыларның игътибарлыгын үстерергә ярдәм итә.

Тизлеккә булган лексик уеннар да әһәмиятле (укучылар бирелгән сүзләргә тиңдәш яки капма-каршы мәгънәле сүзләрне; әлеге сүзтезмәләрдә кулланырга мөмкин булган сүзләрне мөмкин кадәр тизрәк әйтергә тиеш булганда). Мәсәлән:

«Киресен әйт». Балалар түгәрәккә басалар, уртада – алып баручы (яхшы өлгерешле бала). Ул уенны башлый: балаларга таныш булган бер сүз әйтә һәм тупны берәр уенчыга ыргыта. Уйнаучы сүзнең капма-каршы мәгънәсен әйтә һәм тупны кире кайтара.

Уенда түбәндәге сүзләрне кулланырга була: әни – әти, апа – абый, эне – сеңел, ак – кара, җәй – кыш, яз – көз.

«Кем күбрәк әйтер?». Укучылар ике төркемгә бүленәләр. Тактага 2 рәсем эленә. Һәр төркем укучылары, үз рәсеме буенча, чиратлашып, сүзләр әйтергә тиеш. Тукталып калган яки әйтә алмаган укучы уеннан чыга. Күбрәк сүз әйткән төркем укучылары җиңүче була.

Гарипова Гульназ Раисовна

Укучыларны укырга өйрәтү уеннары

«Сүзләр тап». Озын сүз бирелә. Мәсәлән, э л е к т р о с т а н ц и я . «Бу сүздә кем күбрәк сүзләр таба?» дип сорау бирелә. Җавап: ат, ак, кар, карт, электр, ант һ.б.

«Әниләр һәм бәбиләр». (карточкалар белән). Карточкада сүзләр языла: ат, сыер, эт, көчек һ.б. Буталылалар. Укытучы: «Бәбиләргә үзләренең әти-әниләрен табарга ярдәм итик», – ди. Укучылар (белем дәрәҗәләренә бәйле рәвештә) билгеле бер вакыт аралыгында бәбиләр исемнәрен әти-әниләре исемнәре белән тәңгәлләштерергә һәм әлеге парлы исемнәрне кычкырып укырга тиешләр. Калганнар иптәшләренең җавабын игътибар белән тыңлыйлар һәм, кирәк булса, хаталарын төзәтәләр.

Икенче вариант. Берничә тема буенча сүзле карточкалар әзерләнә (мәсәлән, «Йорт хайваннары», «Кыш», «Җәй»). Бутыйлар. Такта янына өч укучы чакырыла (аларның белемнәре бер дәрәҗәдә булырга тиеш). Алар 1 минут эчендә үзләренең темаларына караган сүзләрне баганаларга җыялар. Аннан чират буенча үзләренең сүзләрен укыйлар. Калганнар игътибар белән тыңлыйлар һәм хаталарны төзәтәләр. Уенда катнашучылар сүзләр җыйганда башка укучыларга сүзләр(авырдан өлгерүчеләргә), сүзтезмәләр (уртача өлгерүчеләргә) һәм җөмләләр (яхшы өлгерүчеләргә) язарга бирергә була.

Әлеге уенны начар өлгерүчеләр белән, аларга темалар буенча әзрәк сүзләр биреп, башлау уңышлы. Уртача һәм яхшы өлгерүчеләргә һәрберсенә 3-6 сүздән күбрәк бирергә кирәк [5, 15].

Төрле грамматик күренешләрне кабатлатучы, камилләштерүче уеннар алда әйтелгән уеннар белән тыгыз бәйләнештә, чөнки алар сөйләм ситуацияләрен алмаштырмыйлар, ә өстәмәлелек бирәләр. Грамматик уеннар дәресләрдә дә, дәрестән тыш эшләргә бәйләп тә үткәрелә.

«Нәрсә кайда?». Укытучы сыйныф бүлмәсендәге, өстәлдәге, сумкадагы әйберләр турында сорый. Укучылар аларның урыны турында, өйрәнелгән җөмлә үрнәкләреннән файдаланып хәбәр итә. Мәсәлән, Бу нәрсә? – Бу карандаш. Карандаш кайда? – Карандаш өстәлдә.

«Син ни эшли аласың?». Укучылар алу ярдәмче-функциональ фигыльнең сорау, раслау һәм инкарь формаларында кулланылуын кабатлыйлар.

Класс ике командага бүленә. Бер команда алу фигыле белән берәр төрле җөмлә уйлый (Мәсәлән, Без яза алабыз). Икенче команда әгъзалары сораулар биреп, аны белергә тырышалар: «Сез укый аласызмы?», «Сез татарча сөйләшә аласызмы?», «Сез русча сөйләшә аласызмы?» һ.б. Бу сорауларга түбәндәге җаваплар бара: «Юк, без укый алмыйбыз» яки «Әйе, без татарча сөйләшә алабыз» [5, 15]

«Алар нишли?». Укытучы төрле темага караган исемнәр әйтә. Укучылар мәгънәләре буенча туры килә торган фигыльләр уйлап әйтергә тиешләр. Мәсәлән, Әни тегә (яза...). Куян ашый (эчә...). Кем күбрәк фигыль уйлап таба, шул җиңә.

«Телефоннан сөйләшү». Һәр командадан ике алып баручы сайлап алына (яхшы өлгерүче укучылар), алар классның төрле башларында торалар. Алар «телефоннан» сөйләшәчәкләр. Беренче укучы «челтәр» буенча (ягъни калган укучылар) иптәшенә биреләчәк сорауны бирә, шуннан соң шул «челтәр» буенча аңа җавап та киләчәк. «Челтәрләрнең»бурычы – һәр фразаны дөрес һәм тиз бирергә, капма-каршы очракта «элемтә өзеләчәк», һәм команда җиңеләчәк.

Шулай итеп, без татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланылучы кайбер уеннарны карадык. Алар барысы да рус балаларын аралашырга өйрәнү юлында актив кулланылырга тиешле уеннар. Бу уеннар сөйләмне яхшыртуга гына юнәлдерелмәгән. Алар зуррак мәгънәгә дә ия. Нәкъ менә уенда баланың иҗади мөмкинлекләре ачыла һәм яхшыртыла. Уен әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәтә һәм аңа үзенең мөнәсәбәтен күрсәтә. Уен – балаларның алар яши торган һәм үзгәртергә тиеш булган дөньяны танып-белү юлы. Укыту уенында, укучыларның әзерлекләрен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, дифференциаль якын килүне дә кулланырга була. Шуңа күрә бу уеннар рус мәктәбендә татар теле дәресләрендә мәҗбүри компонент булырга тиеш. Һәрбер уен темадан чыгып сайланырга тиеш. Шул очракта гына ул телне өйрәнү процессында уңай нәтиҗәләр бирер дип ышанып әйтергә мөмкин.