разработка программы "Яшь хәбәрче"

Нурисламова Эндже Азгамовна

В современной школе образовательный процесс  направлен не только на передачу (трансляцию) определенных теоретических знаний, умений и навыков, но и на разностороннее  развитие ребенка, на способствование раскрытию его творческих возможностей, индивидуальных способностей.

Тема моей  методической  разработки :"Яшь хәбәрче"

Актуальность методической разработки заключается в том, не только требование времени, но и нормативно закрепленное педагогическое действие, которое вошло в силу  с принятием в 2009 году Федерального государственного образовательного стандарта общего образования второго поколения, которое определяет: «В образовательном учреждении для участников образовательного процесса должны создаваться условия, обеспечивающие возможность работы с одаренными детьми, организации интеллектуальных и творческих соревнований, научно-технического творчества и проектно-исследовательской деятельности», то есть, творчество — это форма самореализации личности; это возможность выразить своё особое, неповторимое отношение к миру в современной школе.

 Моя задача: через влияние на уровень  культурного и нравственного воспитания учащихся, осуществить процесс формирования духовного облика нового человека в условиях современного демократического общества.

Методическая разработка основана на принципах системно-деятельностного подхода в обучении, через применение эффективных технологий исследования и проектирования, и воспитания учащихся, способствует формированию духовно-нравственных ценностей, гражданско-патриотическому воспитанию личности гражданина. Развивает личность ученика, формируя универсальные учебные действия, которые являются основой образовательного и воспитательного процессов в  реализации Федерального государственного стандарта основного общего образования.

Инновационный аспект методической разработки заключается в практической реализации идей проектной и исследовательской технологий на уроках и во внеурочной деятельности учащихся, максимального использования внутренних резервов для повышения эффективности учебно-воспитательного процесса в  формировании творческой личности.

Практикоориентированность методической разработки заключается в возможности применения, полученных знаний и умений всеми участниками образовательных отношений, социумом. Отношения сотрудничества выходят за рамки учебного общения и осуществляются в различных видах деятельности, стимулирующих практическое использование изучаемого предмета: совместное оформление газет, коллажей, работа над мини и макси проектами, участие в исследовательских и творческих проектах, издание сборника.

Цель методической разработки: создание развивающей образовательной среды, которая обеспечивает каждому учащемуся возможность проявить заложенное в нем от природы творческое начало, т. е. обрести способность быть творческим субъектом своего развития

.

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Э.Ә.Нурисламова

(югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы)

МБББУ «М.Вахитов исемендәге гимназия №2»

- Яр Чаллы, Рәсәй

Яшь хәбәрче

(5-9 сыйныф укучылары өчен  түгәрәк  программасы)

Газета – ул  дөньяның бер тәүлеклек тарихы.                                                                                                                                                                                                                       А. Шопенгауэр

Программа түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:

1.Белем бирү турында Федераль закон 29.12.12. елдан № 273;

2.Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә урта белем бирү (Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан кабул ителгән закон 17.12. 2010 елдан. № 1897);

3.Россия гражданинының шәхес буларак  рухи-әхлакый үсеше һәм тәрбия концепциясе;

4.Уку процессында укучыларның үзүсешен булдыру, коммуникатив аралашу сыйфатларын үстерү, мәдәни кыйммәтләрне таныту максатыннан универсаль уку гамәлләре (УУГ) формалаштыру программасы.

5.«Яшь хәбәрче» түгәрәге укучыларда аралашу культурасы, эрудиция, тәрбиялелек, сәнгатьле сөйләм, тәртип, җаваплылык, үз мөмкинлекләрен ачу сыйфатлары  аша һөнәри үзбилгеләнеш булдыру максатыннан оештырыла     

       Программаның  максаты :

 - шәхесне социаль  һәм иҗади үстерү, интеллектуаль камилләштерү өчен оптималь шартлар тудыру;

 -укучыларны журналист һөнәре белән якыннанрак таныштыру, аларда медиакультура  формалаштыру;

 - журналистика нигезләрен үзләштерү;

Перспектив максат: шәһәр, өлкә, федераль нәшриятләре белән хезмәттәшлек итәрлек,  киләчәктә журналист һөнәрен сайларлык укучылар әзерләү.

Программаны тормышка ашыру өчен түбәндәге мәсьәләләр куела:

 I белем бирү:

- журналист һөнәре үзенчәлекләре,   медиасферага катнашы булган  башка һөнәрләр турында  мәгълүмат бирү;

- журналистика тарихын өйрәнү;

 - укучыларда практик күнекмәләр булдыру: иҗади сәләтләрен үстерү-стенгазета, кулъязма, журнал, альманахлар чыгару, альбом, стендлар төзергә өйрәтү.

II тәрбияләү мәсьәләләре:

-актив тормыш позициясе булдыру;

-милләтара һәм халыкара аралашу  социумында толерантлык сыйфаты формалаштыру;

- журналист һөнәренең җәмгыять тормышында тоткан специфик роле турында карашлар формалаштыру;

-җаваплылык хисе тәрбияләү.

III үстерелеш мәсьәләләре:

-индивидуаль фикер йөртә белүче, үз кызыксынулары һәм иҗади мөмкинлекләре булган шәхесне төрле яклап камилләштерү аша  аңа  һөнәри юнәлеш бирү;

- укучыларның дөньяга карашларын киңәйтү.

 Курс дүрт блектән тора: 

I. «Журналистика тарихына кереш»,

II. «Журналистика нигезләре»,

III. «Нәшер ителәчәк материалны әдәби-техник яктан эшкәртү»,

IV. «Редакцион эшчәнлек».

Программаның билгеләнеше:

Түгәрәк материалы 5-9 сыйныф укучыларын күздә тотып төзелгән.

Түбәндәге юнәлешле мәгариф учреждениеләрендә кулланыла ала:

-гомуми белем бирү мәктәпләрендә;

- гуманитар профильле классларда;

-түгәрәкләрдә.

Һәр  бүлек  теория һәм иҗади  биремнәр блогыннан  тора.

Планлаштырылган нәтиҗә: белем-тәрбия барышында мәктәпнең вакытлы матбугатын булдыру; укучылар тарафыннан портфолио булдыру; журналистика эшчәнлеге буенча теоретик һәм практик  белемнәргә ия булу

        Программа юнәлеше - социаль-педагогик юнәлеш –укучыларның  коммуникатив и интеллектуаль осталыкларын, лидерлык сыйфатларын ачу, үстерү.       

 Программаның актуальлеге:

 Белем бирү учреждениеләре алдына һөнәри ориентлашкан, социальләшкән, иҗади шәхес тәрбияләү мәсьәләләре куелганга күрә,      « Яшь хәбәрче »  программасы актуаль.

   Укучылар тарафыннан чыгарылган  пресса балаларны аралашу  даирәсенә киңрәк тарта, үзләренең сәләтләрен, мөмкинлекләрен ачарга, һөнәрләр дөньясында ориентлашырга ярдәм итә.

   Мавыктыргыч итеп  сөйләү һәм язу җиңел генә бирелми. Моңа өйрәнергә кирәк. Шуңа өстәп укучыларның башка фәннәрдән хәбәрдәр булуы, төп база белемнәренә ия булулары сорала.

    Бүгенге көндә - заманча икътисади һәм социаль-мәдәни шартларда -  аралашу чарасы буларак  матбугат үсеш кичерә, чөнки  конкуретлык шартларында хезмәт базарында үз йөзеңне саклап калу , социумдагы  үзгәрешләргә  яраклашу вәзгыяте үсә.

Мәктәп газетасы-мәктәп тормышы белән таныштырып бару, беле малу ихтыяҗын арттыру, патриотизм хисләре тәрбияләү өчен мөмкинлек. Улукучының  шәхси һәм коллектив кызыксынуларына җавап бирә.Мәктәпнең үзидарә органы һәм укытучылар коллективы белән укучыларның мөнәсәбәтләрен җайга салу чарасы.

        Эшчәнлекнең  төп юнәлешләре:

Информацион: «Яшь хәбәрче» түгәрәге һәм мәктәп газетасы –мәктәп тормышына кагылган  информация тапшыруның иң оператив һәм күпкырлы формасы.

Белем бирү: Укучыларда грамоталы язу һәм сөйләм булдыру өчен, өчен аларны белешмәләр белән, сүзлекләр белән эшләүгә тарту кирәк. Укучыларда сүзләрнең язылышы, әйтелеше, мәгънәсен ачыклауда икеләнү булганда сүзлекләргә, белешмәләргә мөрәҗәгать итү гадәтен булдыру мөһим. « Яшь хәбәрче »   түгәрәгендә 5-9 нчы сыйныф укучылары журналист һөнәре турында башлангыч күзаллау һәм журналистика  таләп иткән культура  нигезләрен үзләштерәчәкләр, төрле жанрга караган текстлар белән эш итәргә, материаллар тупларга, аны системалаштырырга өйрәнәчәкләр.    Моннан тыш мәктәпнең матбугат үзәге оештырылып, газета чыгару эше дә күздә тотыла. Бу хезмәт үз алдына укучыларны журналист, редактор, корректор, фотокорреспондент рольләрендә сынап карау мөмкинлеге тудыра, һәм киләчәктә журналист һөнәрен сайлау юнәлешен бирә.

Тәрбияви: Яшь буынны тәрбияләүдә массакүләм информация чаралары әһәмиятле роль уйный. Алар укучы өчен  “дөньяга тәрәзә” булудан тыш, тормыш идеаллары һәм байлыклары туплау, кешеләрне, җәмгыятьне  дөрес кабул итү чыганагы  буларак та хезмәт итәләр

Коммуникатив: Бу программаны  белем бирү учреждениесендә тормышка ашыру укучы шәхесен  социаль  һәм иҗади үстерүнең оптималь шартларын булдыруга,  һөнәр сайлау юнәлешендә медиакультура  формалаштыруга  этәрә. Коллективта эшли белү , аралашу культурасы тәрбияли.

Принциплары:

•Газета укучыларына һәм авторларга ихтирам

•Укучы һәм укытучының  уңай образын тудыру .

• Газетаны ата-аналар да укуын да күздә тоту. 

• Белгән нәрсә турында гына язу.

• Мәктәп стеналарында гына бикләнмәү. 

• Иҗадилык   

• Газета сүзе аша башкаларны түбәнсетмәү.

Курсның кыйммәте:

       «Яшь хәбәрче» түгәрәге башлангыч урта белем бирүдә ФГОС таләпләренә җавап бирүгә нигезләнә, укучыларда шәхси, регулятив, танып белү һәм  коммуникатив универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга мөмкинлек тудыра .

        Шәхси универсаль уку гамәлләре формалаштыру максатыннан:

Актив тормыш позициясе булдыру;

Мәктәп тормышындагы вакыйгаларны гомумкешелек нормалары, этик кыйммәтләр ноктасыннан чыгып бәяләүне формалаштыру;

Үзең әйткән сүз һәм эшләгән эшең өчен җаваплылык хисе булдыру.

Регулятив универсаль уку гамәлләре формалаштыру максатыннан:

Үз эш урыныңны булдыру.

Эшне планлаштырырга, эш планына корректировкалар кертергә өйрәнү .

Ихтыяр көче тәрбияләргә , авырлыкларны җиңәргә өйрәнү.

Үз хезмәтеңне бәяләргә өйрәнү.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре формалаштыру максатыннан:

 Җәмгыять тормышында журналистика һөнәре тооткан специфик рольне ачыклау.

Укучы өчен кызыклы  информацияне ачыклый белү.

Фикерне телдән һәм язмача дөрес җиткерә белү.

Газета өчен  информация туплауның төрле юлларыннан файдалану (анкетирование, опрос, интервью).

Фикерне эзлекле һәм дәлилле итеп җиткерү.

Практик күнекмәләр булдыру( компьютерная верстки газеты).

Иҗади сәләт үстерү.

Татар телен, әдәбиятын,, компьютер технологиләрен өйрәнүгә кызыксыну тудыру.

Үз уңышларыңны күрсәтергә өйрәнү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре формалаштыру максатыннан::

Уртак мәсьәләне хәл итәргә өйрәнү.

Үзара хезмәттәшлек итә белү.

Мнологик һәм диалогик сөйләм мөмкинлекләреннән файдалырга өйрәнү.

Әңгәмәдешеңә ихтирам тәрбияләү.

Толеранлык тәрбияләү.

Планлаштырылган  нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

 Мәктәп газетасы чыгару аша актив тормыш позициясендә беренчел тәҗрибә булдыру;

 Каралар кабул иткәндә, инициатива күрсәтү;

Уңыш һәм уңышсызлыкларның сәбәбен ачыкларга

Метапредмет нәтиҗәләр:

Тел, әдәбият, тарих, информатика фәннәре белән бәйләнешне чагылдыру;

 КУелган максатка яраклы эш төрләрен формалаштыру;

яшьтәшләрең белән продуктив хезмәттәшлек оештыру;

 Предмет нәтиҗәләр :

 журналистика өлкәсенә караган терминнар белән эш итү;

 информация  туплау барышында фәнни-гамәли белем күнекмәләрен арттыру

Бүгенге көндә белем бирү процессының максаты  шәхесне социальләштерүгә, аны җәмгыять мөнәсәбәтләренең элементына әверелдерүгә корылган, шуңа күрә массакүләм информация чараларының белем бирү системасына йогынтысы яшь буынны  социаль үсештә тәрбияләүдә  бик көчле фактор булып  тора.

     Түгәрәк беренче чорда укучыларның татар теле һәм әдәбияты дәресләрендәге эшчәнлеккә таянып оештырыла. Мәктәптә журналистика эшчәнлеген җәелдерү өчен түгәрәк программасы үз эченә тәкъдимнәрне, планлаштыруны, эшнең эчтәлеген, шөгыльләнү өчен  материалларны ала. Бу программаны  белем бирү учреждениесендә тормышка ашыру укучы шәхесен  социаль  һәм иҗади үстерүнең оптималь шартларын булдыруга,  һөнәр сайлау юнәлешендә медиакультура  формалаштыруга  этәрә.        

«Яшь хәбәрче»  түгәрәк программасы иҗади эшләүче һәр укытучы өчен кулланылырлык итеп төзелгән, һәр бүлектә сәгатьләр санын үзгәртеп була.

Программа гуманитар профильгә юнәлеш тоткан гомуми белем бирү учреждениеләре өчен дә тәкъдим ителә.

Программа нигезендә түгәрәкләр уздыру мөмкинлеге дә бар.

 « Яшь хәбәрче » түгәрәк  эшчәнлеген календарь-тематик планлаштыру

Бүлектә каралган дәресләр темасы

Дәрес

 саны

Үткәрү формасы, эшчәнлек  төре

План.

вакыт

Факт

 вакыт

I. «Журналистика тарихына кереш» -6 сәг.

1

Кереш

1

Кереш дәрес. Курсның максаты, юнәлешләре.  “Яшь хәәрчеләр”  түгәрәгенең максаты һәбм бурычлары. Журналист һөнәренең бүгенге тормышта тоткан урыны. Журналистка хас булган сыйфатлар турында сөйләшү(обективлык, аралаша белү, түземлелек,сабырлык, өлгерлек,намуслылык һ.б).

”Журналистика”төшенчәсенең эчтәлеген ачу. Эврестик әңгәмә.

2

Газета дөньясы

1

Массакүләм мәгълүмат чараларының төрләре: газета-журналлар, радио-телевидение, Интернет.

Массакүләм мәгълүмат чараларының  икътисады һәм маркетингы. Массакүләм мәгълүмат чараларының товар буларак үзенчәлеге. Мәгълүмат базарын һәм потенциаль аудиторияне өйрәнү, басманың концепциясен эшләү. Массакүләм мәгълүмат чарасының мәгълүмат базарында үз урынын табу юнәлешендәге эшчәнлеге.

Әңгәмә оештыру, яраткан газета-журналлар турында сөйләшү, анализлау

Эврестик әңгәмә, иҗади эш, тест “Мавыгулар картасы”

3

 Журналистика барлыкка килү сәбәпләре

1

Белешмәләр, энциклопедияләр, сүзлекләр, интернет-материаллар белән эш

4

Татарларда беренче басма матбугат

1

Газетаны ничек чыгаралар?Беренче газета кайчан чыккан? Ул ничек дип аталган?

Татар телендә беренче гаета кайда һәм кем тарафыннан чыгарылган? кебек сораулар буенча  кереш әңгәмә .

И.Гаспралы,Закир һәм Шакир Рәмиевләр, Р.Фәхретдин, Ф.Кәрими, Г.Тукайның  матбугатка керткән өлешләре турында әңгәмә. Иҗади эш, конспект төзү

5

Бүгенге көн матбугатына күзәтү

1

Иҗади эш, конспект төзү

6

Бүгенге көн матбугатына күзәтү

1

Бүгенге көн матбугатына күзәтү .

Яшь журналист сафына кабул итү

«Журналистика нигезләре» -11 сәг.

7

«Жанрлар шәҗәрәсе” белән танышу

1

1)газета-журнал жанрлары; 2) «жанр», «факт»төшенчәләрен ачу. Журналистика башлангычында Антик театр.

8

Жанрлар остаханәсендә

1

Төп жанрлар турында мәгълүмат бирү. Мәкалә, репортаж, интервью, отчет Рецнзия,очерк, эссе жанрлары. 

Мәкалә язу методикасы. Язманың исеме,аның төп функциясе,аңа куелган таләпләр.  Рәхмәт,сорау,үтенеч мәкаләләре язып карау. Жанрларга бүлү принциплары. Газет-журналларга күзәтү

9

Яңалыклар

1

Яңалыклар. Аларны туплау, яктырту. Укучыга җиткерү-1 сәг.

Отчет төзергә өйрәнү-1сәг.

10

Репортаж

1

Репортаж һәм аның герое. Фоторепортаж.

11

Интервью

1

Интервью. Төрле газета-журналлардан алынган интервью үрнәкләренә анализ. Иң әһәмиятле сорауны бирә белү. Анкета сорауларына җавап язу. Язмаларның исемен, керешен, структурасын анализлау.

Интервью төрләре. Сорауларны классификацияләү

12

Пресс-релиз

1

Мәрхәмәтлек акциясе уздыру

13

Күзәтүләр, комментарийлар

1

Нәшрият басмалары белән эш.

14

Рецензия, корреспонденция

1

Караган театр турында  рецензия язу

15

Статья. Очерк

1

 Статья, очерк төрләре. Иҗади эш.

16

Эссе

1

Эссе, аның композициясен төзү үзенчәлекләре

17

Фельетон

1

Фельетон язу үзенчәлекләре. Г.Тукай  язган фельетоннарга күзәтү

III. «Нәшер ителәчәк материалны әдәби-техник яктан эшкәртү» -9 сәг.

18

Газета төзелеше

1

“Шәһри Чаллы” газетасы нәшриятында булу. Редакциянең структурасы, бүлекләре белән танышү. “Минем гимназиям” газетасына күзәтү ясау

19

Мәктәп редакциясе

1

Мәктәп редакциясе  составын сайлау.Психолог ярдәмендә тренинг узу

20

Мәктәп газетасы төрләре, типлары

1

Шәһәр мәктәпләрендә чыгучы газеталар белән танышу

21

Газета чыгарырга әзерләнү

1

Гимназия тарихына багышланган газета чыгаруга әзерлек

22

Иллюстрацияләр

1

Газета бизәлешен өйрәнү

23

“Сары пресса”

1

“Сары пресса” : плюсы һәм минусы

24

Пресс-чаралар әзерләү

1

Гимназия тарихына багышланган газета чыгаруга әзерлек

25

Пресс- документация

1

Гимназия тарихына багышланган газета чыгаруга әзерлек

26

Газета чыгару

1

Газета чыгару

IV. «Редакцион эшчәнлек» - 8 сәг.

27

Редакциянең структурасы һәм анда функцияләр бүленеше.

1

Редакциянең структурасы һәм анда функцияләр бүленеше.

Композиион-график модель. Басманың форматы һәм күләме. Газетаның исеме һәм аның бизәлеше. Макетлаштыру-газета битләрендә текстларны, иллюстрацияләрне, “банкларны, имзаларны урнаштыруның график планын төзү. Газета битен баганаларга (колонкаларга) бүлү. Шрифтлар сайлау. Мөһим текстларны, игътибарны җәлеп итәргә тиешле өлешләрен ассызыклау, калку итеп күрсәтү чаралары. Фотосурәтләрнең, рәсемнәрнең роле, функциясе.

Шәһәр журналистлары эшчәнлеге белән танышу

28

Төрле жанрдагы материалларны редакцияләү

1

Газета чыгару өстендә эш

29

Үз нәшриятеңне редакцияләү

1

Газета чыгару өстендә эш

30

Сөйләм культурасы

1

  Әдәби тел һәм аның стильләре. Функциональ стильләр: матур әдәбият стиле, көндәлек матбугат стиле, аларның үзенчәлекләре; фәнни стиль һәм аны үстерү өчен шартлар, эш кәгазьләренә хас үзенчәлекләр, эпистоляр стиль.

Телебездә кулланыла торган стильләрне, аларның үзенчәлекләрен белү. Төрле стильдәге текстларны аера белү; стиль хаталарын табу һәм төзәтү буенча эшләү. Аудиторияне җәлеп итү алымнары. Чыгыш ясаучыга таләпләр. Дикцияне камилләштерү.

31

Журналистлар белән очрашу

1

Журналист Резеда Ганиева белән очрашу.(М.Вахитов мәктәбен тәмамлау сәбәпле). “Яшь йөрәкләр” телетапшыруы турында сөйләшү, аның туу тарихы, проект төзү үзенчәлекләре.

 Журналистның һөнәри сыйфатлары турында сөйләшү. Радио, газета, телевидение журналисты ролендә булып карау.

32

Анкета төзү, мониторинг уздыру , анализлау

1

Гимназиядә укучылар өчен  матбугат чаралары турында анкета төзү, мониторинг уздыру , анализлау

33

Хат теле

1

Хат теле үзенчәлекләрен өйрәнү

34

 Курсны йомгаклау

1

Еллык түгәрәк эшенә анализ

Файдаланган әдәбият исемлеге

1. С.Г.Корконосенко.  Основы журналистики. Учебник

2. Мастерство журналиста.  Под ред.В.М.Горохова,  В.Д.Дельта.

3. Г.В.Лазутина.Основы творческой деятельности журналиста.

4. БеспаловаАГ., Корнилов Е.А, КороченскийА. П,  Лучинский Ю.В,

Станько А.И. История мировой журналистики.

5. Введение в теорию журналистики. Учебное пособие. Прохоров Е.П.,